Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тәмле булсын

Лариса Шәвәлиевадан лагман ашы рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк була: 500 гр ит, 1 зур суган, 2 кишер, 1 болгар борычы (мин суыткычта катырылганны салдым); шуларны вак итеп турыйбыз.

Мин лагманны казанда пешердем, казанга усемлек мае салабыз, яхшылап кыздырабыз, итне салып кызартабыз, болгатып торып, шуна эзер туралган яшелчәлэрне салабыз, өстенә тоз, борыч сибәбез.

3 аш кашыгы томат пастасы салып болгатабыз да, каплап 20 минутлап пешерәбез. Өстенә кайнаган су коябыз, суны эз салмагыз, бәрәнге салгач, куе булмасын, шулпасы житәрлек булсын. Акрын утта 1,5 сәгать пешердем, 3 бәрәңгене шакмаклап турап салдым. Ит авызда эреп торырга тиеш. Соңыдан, лавр яфрагы, тәмләткечлә салып, сундереп, бер 5 минут тотабыз.
Икенче савытта токмач пешерәбез. Лагман өчен мин эзер токмач алдым. Өйдә узегез токмач ясасагыз тагы да тәмлерәк була.
Тәлинкәгә токмач салабыз, аннары пешкән тәмле итле соусны  яшел үләннәр сибеп табынга бирәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев