Лилия Әскаровадан ипи рецепты
Тәмле булсын

Лилия Әскаровадан ипи рецепты

Башта 1 бокал җылы суга аш кашык песок, чүпрә салып кабартабыз.

Кирәк була:

800-850 гр су
11 гр коры чүпрә
Тоз, песок, сыек май — һәрберсе берәр аш кашыгы
Арыш оны 150-200 гр, цельнозерновой 200 гр, Калганына высший сорт оны кушып камыр бастым. Ак оннан да ярый. Сезгә ничек ошый, шулай пешерегез.

Эш тәртибе: башта 1 бокал җылы суга аш кашык песок, чүпрә салып кабартабыз,чүпрә күпергәч — калган ингридиенты кушып, кабартырга куябыз, күпереп менгәч, онга төшереп, әвәләп табага җәябез, тагын күпертәбез.

Рецепт буенча, 180 гр мичтә 40 минут тоткач, мичне 170-160 куеп яңадан 30-35 минут тотабыз дип язылган. Духовканың кызуын чамалагыз.

Тәмле булсын.


Нет комментариев