Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тәмле булсын

Лилия Әскаровадан клярда балык рецепты

Артык майдан котылу өчен балыкны кәгазь сөлге белән түшәлгән тәлинкәгә салыгыз.

Клярда балык әзерләү өчен теләсә нинди балыкның филесен кулланырга мөмкин. Бары тик майлы балык кына кулланырга рөхсәт ителми. Филе сөяксез һәм кабыксыз булырга тиеш.

Балыкның филесен юыгыз һәм артык дымны бетерү өчен кәгазь сөлге белән яхшылап киптерегез. Балыкны 3 см калынлыктагы кисәкләргә турагыз. Киселгән филене ике ягына тәменчә тоз, төелгән кара борыч сибегез.

Кляр ясыйбыз: 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 150 мл сөт, 2 аш кашыгы майонез, якынча 200 г он. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Клярдагы балык кисәкләрен майда ике яклап кызгылт төскә кергәнче кыздырып алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев