Лилия Әскаровадан кореяча кыяр салаты рецепты
Тәмле булсын!
Кирәк була:
- 5 кг кыяр
- 8 уртача кишер
- 10 татлы борыч
- 3 кашык тоз
- 1 стакан сыек май
- 1 стакан уксус
- 1 стакан шикәр комы
- 20-25; шт түгәрәк кара борыч
- 1 кап кореяча кишер өчен приправа
- Гвоздика 10 шт
- Кориандр 15-20 шт.
- 2 баш сарымсак.
Кыярны өлешләргә бүлдем. Кишерне кореяча теркадан үткәрдем. Борычны озынчарак кискәләдем. Сарымсакны сыттым. Калган кушылмаларны салып болгаттым. 3 сәгать шулай болгаткалап торабыз. Аннан кәстрүлдә кайнатып чыгарып, стерильләшкән банкаларга ябып куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев