Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Лимон һәм виноградтан компот

Кышка тәмле компот. Бик тиз һәм мәшәкатьсез әзерләнә.

Виноградны теләсә нинди сорттан файдаланырга була. Бигрәк тә кара виноград . Ул компотка купшы бай төс һәм тәм бирә! 

Хәзерләү: Виноградны агып торган суда юабыз. Яхшы юылган һәм киптерелгән банкаларга виноградны салабыз. ⠀ Банканы 1 / 2гә диярлек тутырабыз.  3 литрлы банкаларга. ⠀ Лимонны түгәрәкләргә кисәбез. Кабыгы ачылык бирә ала, шуңа күрә аны теләгәнчә я чистартыгыз яки калдырыгыз. Һәр банкага 1-2 лимон түгәрәк өстибез. Лимон тәмен төрләндерәчәк һәм компотка матур төс бирәчәк. Һәр банкага 200-250 гр  шикәр өстибез. ⠀ Кайнар су салабыз. Әйләнәбез. Шикәрне бик селкетеп эретәбез. ⠀ Төпне өскә әйләндерәбез һәм ким дигәндә бер тәүлеккә яхшылап төрәбез. 

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев