Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Люля-кебаб әзерлибез

Якыннарыгызны люля-кебаб белән сөендерегез әле.

Люля-кебаб әзерләр өчен иң элек фарш әзерлибез, нинди иттән дә ярый. Мин үзем сарык ите кулланам. Әмма фарш майлы булырга тиеш.

Массага вак итеп туралган суган кушабыз, кипкән базилик, кинза, зира, кара борыч, кызыл борыч, тоз салып яхшылап 15 минут болгатабыз. Фарш шампурда яки шпашкада яхшы ябышып торсын өчен 10 минут тирәсе итне отбивать итәбез, ягъни фаршны учка алып, көч белән савытка атабыз.

Әзер фаршны шпашкаларга тезәбез дә духовкада яки мангалда сеткага тезеп, әйләндереп пешерәбез. Люля-кебабны шулай ук шампурларда да пешерергә мөмкин.

Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев