Мәрьям Миңнегуловадан кабартма рецепты
Тәмле булсын
1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чэй калагы чүпрә,2 чәй калагы шикәр комы,болгатып күпертергә куябыз.
Камыр басасы савытыбызга салабыз 2 аш калагы шикәр комы,2 йомырка,ярты чәй калагы тоз,125 гр-ак май,ванилин,күпертелгән чүпрәне,он салып камыр басабыз,камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш.
Җылы урынга кабартырга куябыз,кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз.
Камыр кабаргач,камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп,стакан белән кисәбез(форма).
Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып,бер 15-20 минут кабартабыз.(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш)
Майда пешерәбез.
Суынгач уртасына шприц белән повидло(варенье) тыгабыз,кемдә шприц юк,урталай бүлеп ягарга мөмкин!Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев