Мәрьям Миңнегуловадан тәмле салат рецепты
Ә сез әле Яңа ел табынына нинди салатлар ясаячагыгызны уйладыгызмы?
Әлеге салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез сылыйбыз, ә калган катлам араларына майонез гына.
1 кат — угычтан уган пешкән бәрәңге угычтан (мин эресеннән удым), әзрәк тоз сиптем;
2 кат — сеткалап сарымсаклы майонез;
3 кат — шакмаклап туралган ысланган тавык ите салдым;
4 кат — майонез;
5 кат — вак итеп туралган әз генә суган сибәбез;
6 кат — кореяча кишер;
7 кат — саламлап туралган кыяр;
8 кат — майонез;
9 кат — угычтан йомырка агы удым;
10 кат — майонез;
11 кат — угычтан сыр удым;
12 кат — майонез;
13 кат — угычтан йомырка сарысы удым.
Теләгәнчә бизибез. Майонезны үзегез чамалап сылагыз инде, мин пакетка салып, пакетның очын кисеп, сеткалап гына йөреп чыгам. Тәмле салат, туклыклы. Савытка бисквит пешерә торган кольцоны куям да, шуның эченә катлап ясыйм, ясап бетергәч кольцоны алам. Тәмле булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев