Меренговый рулет рецепты
Температураны бер градуста тотарга кирәк
Камыр:
-6 йомырканың агын сарысыннан аерып алабыз
-Чеметеп кенә тоз салып миксер белән күпертә торабыз йомырка агын
-200 гр шикәр комын ипләп кенә йомырка агына кертәбез миксер эшли, масса куера
Миксерны сүндерәбез дә
-0,5чәй калагы лимон кислотасы салдым
-2 аш калагы кукуруз крахмалы салып ипләп кенә лопатка белән болгатабыз. (бәрәңге крахмалы салдым бу юлы)
Листка пергамент кәгазь куеп әзер массаны җәябез
150 гр духовкага 40 минутка озатабыз. (ачып карамыйбыз духовканы)
Крем:
220 гр 33 процентлы сливкига 80 гр шикәр пудрасы салып миксер белән туглыйбыз да
200 гр творожный сыр салып кремыбызны әзер булганчы туглыйбыз.
Рулет җыябыз:
Меренга коржигын алабыз
Пергамент кәгазен алабыз
Суытабыз (тиз суына)
Кремны җәеп рулет итеп төрәбез һәм бизибез.
Искәрмә: газ духовкасында меренганы ясый алмыйм-катып китә, электр духовкасында яхшы чыга.
Температураны бер градуста тотарга кирәк.
Мәрьям Миңнегулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев