Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Мини пицца – бутер рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк була: колбаса, 2 йомырка, сыр, помидор, укроп, майонез, кетчуп, тоз, батон.

Ике йомырканы ватабыз, угычтан уып колбаса, сырны бер савытка салабыз. Помидорны, укропны турап, тәменчә тоз салып колбасалар янына кушабыз. Бер савытка майонез, кетчуп салып соус ясыйбыз. Табага пергамент кәгазь җәеп өстенә тостер ипиләре тезәбез. Өсләренә соус ягып, эчлекне салабыз. Мин өстенә суыткычтан алып моцарелла сыры да өстәдем. 200° җылытылган духовкага тыгып 15-20 минут чамасы пешерәбез ( үзегезнең духовкагызны чамалыйсыз инде). Тәмле булсын! Балалар бик яратып ашыйлар. Сез дә ясап карагыз әле).

Раилә Минибаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев