Наилә Әхмәтшинадан бисквит пешерү рецепты
Өстен бизәү - сезнең фантазияга бәйле.
5 йомыркадан гади бисквит (26 см) — сметаналы һәм бананлы крем белән
Порция: 26 см диаметрлы, биек торт
Ингредиентлар (бисквит өчен):
-
5 йомырка (бүлмә температурасында)
-
1 стакан (200 г) шикәр комы
-
1,5 стакан он
-
1 чәй кашыгы разрыхлитель (кабарткыч)
-
1 аш кашыгы үсемлек мае (форманы майлау өчен)
Ингредиентлар (крем өчен):
-
1 банка каймаклы куертылган сөт (сгущенка)
-
1 савыт (400-500 г) 15%лы кибет сметаны
-
2-3 банан
Әзерләү:
Тирән савытка 5 йомырканы сытып, 1 стакан шикәр комы салып, 10 минут дәвамында югары тизлектә күпертәбез (масса кабарып, агарган төскә кергәнче). 1,5 стакан онны 1 чәй кашыгы разрыхлитель белән бутап, акрын гына әлеге массага кушабыз.
Духовканы алдан 180°Cка кыздырып, пешереп алабыз. Форманы кыздырылган духовкага куегыз. 30-35 минут дәвамында пешерегез. Беренче 25 минут эчендә духовканы ачмагыз!
-
Әзер бисквитны духовкадан алып, 5-10 минут табасында калдырыгыз.
Крем әзерләү һәм тортны җыю:
Бисквитны ике өлешкә кисәбез.
(Пропитка) Тортка сеңдерү өчен 2 аш кашыгы куертылган сөткә ярты стакан кайнаган су салып болгатыгыз. Әлеге сиропны торт җыя торган подноска салып, бисквитның аскы өлешен сиропка куеп, бераз сеңдерәбез.
Крем өчен сметананы һәм куертылган сөтне кушып әзерлибез. Бисквитка кремны сылагач, банан тезәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев