Өйдә ясалган карамель рецепты
Карамель ясау өчен: 1/2 литр сөт, 3 стакан шикәр комы, 1 стакан коры сөт (сухое молоко - рус.), 100 гр ак май кирәк була.
Башта, майдан кала барлык ингредиентларны да кушыгыз һәм бутагыз.
Катнашманы кәстрүлгә салып, кайнарга куегыз. Масса көрән төскә кергәнче болгаткалап торыгыз. Шуннан соң гына ак майны өстәп, әзер булганчы утта тотыгыз.
Карамельне әзерләү өчен 1,5 сәгать вакыт китә. Азрак кайнаткан очракта, куертылган сөт чыгачак. Артыграк кайнатсагыз - ирис кәнфите.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев