Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тәмле булсын

Рафилә Шәмсетдиновадан чизкейк рецепты

Чизкейкны 180 градуслы мичтә 1 сәгать чамасы пешерәсе.

Камыры: туңдыргычтан алган 150 грамм сыер маен кыргычтан уарга, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1,5-2 стакан он салып, песочный камыр ясарга. Мин үзем 1,5 стакан гына он салдым. Камырны майланган формага бортларын күтәртеп җәяргә һәм эчлек әзерләгәнче суыткычка куеп торырга.

Эчлек: 400 грамм эремчек, 140 граммлы "Хохланд"ның творожный сыры (сливочный), 1 стакан шикәр комы, 1 пачка ванилин (2 грамм), 10 грамм ванильле шикәр, ¼ уртача лимонның согын сыгарга да була, кыргычтан кабыгы белән чыгарсагыз да була, 6 аш кашыгы каймак (сметана 20%).

Эремчекне блендер белән төерләре беткәнче болгатырга, янына калган ингредиентларны салырга һәм миксер белән болгатырга, бер массага килгәч, берәм-берәм 4 йомырка салып, миксер белән тагын болгатасы. Эчлекне алдан әзерләнгән камырга агызырга, бортлар өскәрәк чыгып калсын. 

180 градуслы мичтә 1 сәгать чамасы пеште. Пешергәндә ачып карамагыз, өсте ярылып китә! Пешеп чыккач та сүндерергә һәм газ капкачын ачмаска, шунда килеш кенә суынырга тиеш. Өстен җиләк-җимеш белән бизәсәгез була. Тәмле булсын!

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев