Рәмзия Әхмадуллинадан ананаслы салат рецепты
Тәмле булсын!
Бик сусыл, тәмле, җинел салат.
Ысланган тавык түше,
Берәр банка кукуруз, кызыл фасоль, ананас,
Шул ук күләмдә морковча (морковь по корейски),
Майонез.
Кишерне бераз ваклап, ананас белән тавык итен шакмаклап турап салабыз. Барысын бергә кушып, майонез белән болгатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев