Рәмзия Әхмадуллинадан кош теле рецепты
Тәмле булсын.
Камыр өчен 3 йомырканы тулысынча, 2 йомырканың сарысын алабыз,1 ч кашыгы песок, чеметеп кенә тоз, чеметеп кенә чәй содасы алына.
Уртача катылыкта камыр басабыз.
Камырны, пакетка тыгып, ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Шуннан соң җәеп, сырлы кискеч белән кисеп, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Суына төшкәч, кош телләре өстенә шикәр комы сибеп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев