Суган пирожкие пешердегезме әле?
Тәмле булсын

Суган пирожкие пешердегезме әле?

Яңгырлардан соң суганнар күзгә күренеп үсте.

Кирәк булачак:

— 3 аш кашыгы он
— 3 аш кашыгы көнбагыш мае
— 1 аш кашыгы шикәр комы
— 1 чәй калагы тоз

Барысын бергә кушабыз да, кайнап торган 1 стакан кайнар су салып, әйбәтләп болгатабыз.

Бераз суынгач, тагын 1 стакан җылымса су салабыз. 3 йомырканың сарысын кушып болгатабыз. 2 чәй калагы чүпрә һәм он өстибез. 4 −5 стакан тирәсе он салып, камыр басабыз. Онны аз-азлап салырга кирәк. Онга да карый. Камырны 1 сәгатькә кабарырга куябыз.

Айзилә Рәхмәтуллина

Хезмәт


Нет комментариев