Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Табын күрке - икмәк!

Гөлгенә Сабитовадан ипи рецепты.

Ипи пешерер өчен кирәк булачак:
1) 530 гр он,
2) 9 гр тоз,
3) 4 гр коры чүпрә,
4) 420 мл җылымса су.

Онга тоз һәм чүпрә салып болгатырга. Шуңа су салып камыр ясарга. Камырны табагында калдырып, өстен пленка белән каплап, җылы урында 2 сәгать тотарга. Төнгә холодильникка алып куярга, пленканың әәз генә кырыен ачык калдырырга. Икенче көнне холодильниктан алгач, тактага он сибеп, камырны төшереп түгәрәкләргә. Табага пергамент җәйгән идем, бераз пергаменты ябышты. Шуңа күрә икенче, Аллаһ насыйп итсә пергамент җәймичә пешереп карыйсым килә. Табага бераз он сибеп түгәрәк камырны куярга. 1 сәгать камыр ял итә, бераз кабара. 1 сәгатьтән соң түгәрәк ипинең өстенә сызыклар кискәләп җибәреп, бераз он сибәргә. 200гр духовкада 45 минут пешерергә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев