Тавык ите белән ананас салаты
Балтач районы Субаш авылы кызы Алисә Ибраһимовадан бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.
1 нче катка ысланган тавык итен шакмаклап турап саласы һәм сетка итеп майонез сылыйсы, 2 кат — консервланган ананасны шакмаклап турап саласы, 3 кат — теркадан йомырка кырыбыз, 4 кат — майонез, 5 кат — теркадан сыр кырасы.
Салатның өстен әстерхән чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә мөмкин.
Автор: Алисә Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев