Үз согында помидор консервалыйбыз
Тәмле булсын

Үз согында помидор консервалыйбыз

Моның өчен «итле», тыгыз тәнле, помидорлар алына. Мәсәлән, «Бычье сердце»

1 литрлы 3 банка өчен ингредиентлар:

  • 3 кг помидор
  • 50 г тоз;
  • 50 г шикәр комы;
  • дәфнә яфрагы, хуш исле борыч — тәменчә

Әзерләү тәртибе:

  1. Помидорларның ярты өлешен  блендер яки иттарткыч аша үткәрегез.
  2. Әзер массаны кәстрүлгә бушатыгыз, шикәр комы, тоз өстәгез. Кайнатып чыгарыгыз да, уттан алыгыз.
  3. Калган помидорларны  зубочистка белән тишкәләп (ярылмасын өчен), тәмләткечләр белән аралаштырып,   стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.
  4. Өстенә кайнар массаны агызыгыз.
  5. Банкаларны тимер капкач белән каплап, төреп алып куеыгыз. Суынгач, суыткычларга урнаштырыгыз.

Саба таңнары


Нет комментариев