Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Ватрушка рецепты

Гөлгенә Сабитовадан ватрушка рецепты.

Камыры:
1) 200 мл җылымса сөт,
2) 1 йомырка,
3) 1 а.к. песок,
4) 0,5 б.к. тоз,
5) 1 п. ванилин,
6) 6 гр. чүпрә,
7) 70 гр эретелгән сыер мае,
8) он.

Камыр басып, 30-40 минут ял иттерәбез, кабара. Камырдан түгәрәкләр ясап , табага куярга һәм уртасына стакан төбе белән әйбәтләп басып чокыр ясарга. Уртасы чокырлы булып кала. 1 йомырка сарысына 1 а.к. сөт кушып болгатып, шуның белән майлап чыгарга.

Эчлеге өчен кирәк була:
1) 400гр творог,
2) 3 а.к. песок ,
3) 1 йомырка.
Авыл творогына песок, йомырка кушып блендер белән издем. Болай эшләгәндә йомшак, крем кебек була, төерле булмый. Теләге булган кешегә вак җимеш тә салып җибәрергә була.

Камырның уртасына эчлеген салып духовкада пешерергә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев