Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Аяк асты тулы дару

Белә идегезме?

Туган җиребез Татарстанның табигате искиткеч гүзәл, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы гаять бай. Урманнарында, болыннарда, кырларында, су буйларында ашарга ярак­лы күптөрле үләннәр, гөмбәләр үсә. Сулыклары – балыкларга, урманнары җәнлекләргә бай. Халык бу хәзинәне элек-электән киң кулланган. 
Алардан ашамлыклар, аш тәмләткечләр әзерләгән. Табигать аның даруханәсе дә булган. Күп кенә кыргый үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең кеше өчен бик кирәкле витаминнарга, аксымнарга, углеводларга, минераль тозларга бай икәнлеген фән күптән исбатлаган. Ачлык, сугыш елларында халыкны ач үлемнән алып калуда табигатьнең роле искиткеч. Халык ачтан интексә дә, витамин кытлыгы кичермәгән, түземсезләнеп кар астыннан беренче үләннәр чыгуын көткән.
Сугыш чоры балалары, без дә язны көтә идек. Ашарга яраклы үләннәрнең кайсы иртәрәк чыга, кайсының кай җирен ашарга ярый, без бу турыда хәбәрдар. Кузгалак, юа, акбаш, кәҗә сакалы, балтырган, какы ише үләннәрне  без шәп беләбез. Алар арасында какы бик популяр. Колхозның чәчмичә калдырган пар җирләрендә аның уңышы яхшы булыр иде. 4-5 км ераклыктагы  басудан без аны капчык белән ташыдык. Су буйларында үскән кәҗә сакалы да безгә таныш. Ул сабаклангач, сабагын арчып, саклык белән иренгә тидермичә ашыйбыз. Иренгә тисә, иреннәр кутырлый, ләкин тәмле...
Хәзерге балалар боларны белмиләр, белергә дә теләмиләр. Аларга экзотик җимешләр, матур каплардагы, әллә нинди ят исемле, каткан, кипкән нәрсәләр, төрле төстәге газлы сулар кирәк.  Ул ризыкларның  химик кушылмалар кушып әзерләнгәнен бала каян белсен?! Әти-әниләре белсәләр дә сатып алалар, нарасыйларын ашаталар.
Без – табигать балалары, безнең организм үзебез туып үскән җирлектәге ризык­ларга җайлашкан? Ә читтән китерелгән банан, киви, фейхоа кебек җимешләр безгә ят. 
Чамадан тыш кулланып, балаларга ашатып, без организмыбызны азапламыйбыз микән? Хәзерге докторлар да белми торган авырулар бәлки шуңадыр? Маймылларга, көньяк халыкларына, папуасларга банан, киви файдалыдыр, ә безгә юк. Мин бабайның йокысы зирәк, йоклый алмый уйланып ятканда башка төрле фикерләр керә. Элек армиягә китүче егетләр белән хәзергеләрен чагыштырып карыйм да, шундый фикергә киләм. Элек егетләр колхозда эшләп чыныккан, тазарак шикелле иде, хәзергеләре сыеграк, нәзберек, нәзек, озын буйлы дип әйтимме?.. Югыйсә, хәзер ашау да яхшырак шикелле. Монда да сәбәп шул ук үләннәргә, витаминнарга барып тоташмый микән? Элек халык төрле шифалы үләннәрне күбрәк кулланган, аларны әзерләү ысулларын яхшы белгән. Күп өйләрнең чормаларында, караңгы чоланнарында көлтәләп тә, кечкенә киндер капчык­ларда да төрле дару үләннәре эленеп торыр иде. Атлар белән баланга, колмакка, чикләвеккә, җиләккә йөрүләр хәзер сирәк күренеш. Хәер, хәзер аның атлары да бетеп бара. Һәр йортта җиңел машиналар булса да, аңа утырып табигать кочагына чыгып, дару үләннәре, җиләк-җимеш җыйнау юк дәрәҗәсендә. Ә кышкы озын кичләрдә тышка чыкмаслык бураннарда ашау өчен дип җәйдән  җыеп куйган урман чикләвегеннән, мал караганда печәнлектәге хуш исле елга печәне астында саклаган миләштән һәм киптерелгән шомырттан да тәмле җимеш булмый иде. 
Кыргый үләннәр составына яшәү терәге булып саналган С витамины керә. А витамины җитмәсә, кешенең үсеше тоткарлана, ул ябыга, күрү сәләте кими. Ә А витамины каротиннан ясала. Без чүп үләне дип йөрткән көтүче сумкасы үләнендә каротин кишердәгегә караганда да күбрәк. Мондый  мисалларны күп китереп булыр иде. Мин хәзер, хөрмәтле укучым, сезгә безнең тирәлектә үсүче  һәм халык тарафыннан  күп кулланыла торган дару үләннәрен, җиләк-җимешләрнең кайберләренең исемлеген китерәм һәм аларның файдалы якларын күрсәтеп үтмәкче булам.
Каз үләне – кан туктатып, сидек кудыргыч үзлекләре бар. Ул кан басымын күтәрә. Аны тире авыруларыннан файдаланалар.
Кара миләш (арония) – җиләкләрендә Р, С витаминнары күп. Аларны инфекцион һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаганда кулланалар.
Андыз -  медицинада тамырлары белән тамырчаларын файдаланалар. Сулыш алу юллары авыруларын (бронхит, трахеид) дәвалау өчен кулланалар.
Гади мәтрүшкә – дару максатында чәчәк атучы үләнен файдаланалар. Анда дуплау матдәләре, эфир майлары, аскорбин кислотасы һәм флавоноидлар бар.
Мәтрүшкә үләне аппетитны ача. Аны золотухадан (төче авыруыннан), тимгелләрдән хуш исле ваннарлар ясау өчен файдаланалар. Чәчне ныгыта.
Сары мәтрүшкә (зверобой) – медицинада үләне файдаланыла. Дезин­фикацияләү, ялкынсынуларга каршы һәм бөрештергеч үзлекләргә ия. Ашказаны авырулары вакытында эчәләр. Пешкән җирләрне дәвалаганда да кулланыла.
Ике өйле кычыткан (крапива двудомная) – медицинада яфракларын файдаланалар. Аларда С, В, К витаминнары, каротин, дуплау, аксым матдәләре, кырмыска кислотасы, тимер, һ.б. бар. Үпкә бөер, эчәк авыртуларыннан дәвалый. Организмда тимер җитешмәгәндә файдалы.
Зур әрекмән (репейник) – медицинада тамырлары файдаланыла. Аны сидерткеч һәм тирләтә торган дару буларак, подаградан һәм ревматизмнан кулланалар.
Үги ана яфрагы – дару буларак чәчәк кәрзиннәре һәм яфраклары файдаланыла. Яфраклары төнәтмәсен үпкә авыруларыннан, какырык чыгаргыч һәм йомшарткыч буларак, дезинфикацияләү, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар.
Мелиссаның (лимон бөтнеге) – яшь һәм киптерелгән яфраклары аш тәмләткеч буларак, көзән җыеруга каршы, нерв сис­темасын тынычландыру өчен, йөрәк даруы, тирләткеч авыртуны басу өчен кулланыла.
Борыч бөртеге (мята перечняя) – үләнендә эфир майлары, органик кислоталар, дуплау матдәләре, микроэлементлар бар. Медицинада ментол аеруча киң кулланыла.
Сырганак (облепиха) җимеш­ләреннән май алалар. Анда В, В2, F, В6, E һәм Р витаминнары бар. Сырганак мае авыртуны басу, пешүләрне, өшүләрне, экземаларны дәвалау өчен кулланыла.
Дару тузганагы (одуванчик) – медицинада тамырлары файдаланыла. Ул аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту өчен ачы тәмләткеч, үт кудыргыч, эч йомшарткыч буларак кулланыла.
Көтүче сумкасы – чүп үләне. Даруга үләнен файдаланалар. Бөер, үт куычы авыруларыннан, лихораткадан, ревматизмнан, нервларны тынычландыру өчен файдалы.
Гөлбадран (пижма) – дару чималына аның чәчәк төркемнәрен әзерлиләр. Аларда дуплау матдәләре һәм ачы матдәләр, эфир мае, органик кислоталар һәм алколоидлар бар. Гөлбадранның төнәтмәсен суалчан кудыргыч дару буларак файдаланалар. Гөлбадран кайбер эчәк авыруларын дәвалауда кулланыла.
Бака яфрагы (подорожник) – медицинада яфраклары файдаланыла. С һәм К витаминнарына, энзимнарга, лимон кислоталарына бай. Бака яфрагында яраларны төзәтү тәэсире көчле.
Ак әрем – дару чималына әремнең үләне файдаланыла. Медицинада ак әрем аппетитны ачу, ашкайнату органнарының эшчәнлеген көчәйтү өчен, үткугыч дару буларак, ашказаны-эчәк юллары һәм ашказаны асты бизе авыруларыннан кулланыла.
Сукыр кычыткан – чүп үләне дияргә була. Аны тынычландыргыч дару ясау өчен, йөрәк-кан тамырлары неврозларыннан дәвалау өчен файдаланалар.
Гади меңъяфрак – дару чималына аның үләнен файдаланалар. Үләнендә эфир мае, сумалалар, С, К витаминнары, кырмыска кислотасы Һ.б. бар. Меңъяфрак үләне кан туктаткыч, үт кудыргыч һәм ялкынсуларга каршы үзлекләргә ия.
Канлы үлән (чистотел) – бу үсемлек ачулы, аның белән сак эш итәргә кирәк. Аны сөялләрне көйдерү, борын-йоткылыкны чайкау, тире туберкулезыннан, ашказаны җәрәхәтеннән авыртуны басу өчен һ.б. файдаланалар.
Каен гөмбәсе (чага) – аларда зур күләмдә металл тозлары, органик кислоталар, полисахаридлар,  итериннар, лигнин һ.б бар. Аның төнәтмәсен хроник гас­тритлардан, ашказаны җәрәхәтләреннән дәвалау өчен кулланалар. Организмда матдәләр алмашын яхшырта.
 Гөлҗимеш – алда санап кителгән үсемлекләр  арасында гөлҗимеш иң шифалысыдыр мөгаен. Аның составында барлык витаминнар, кальций , калий, магний, тимер ише матдәләр бихисап күп. Ә инде С витамины 14%,  ягъни карлыгандагыга караганда ике тапкыр күбрәк.
С витаминына бай булуы нәтиҗәсендә чир китереп чыгаручы бактерияләргә, вирусларга каршы көрәшергә ярдәм итә.  Иммунитетны ныгыта, ялкынсынуларны бетерә, авыртуны баса, югары тән температурасын төшерә.  Томаудан, ютәлдән, буыннар сызлаудан коткара. Моннан  тыш, гөлҗимеш  төнәтмәсе кан басымы күтәрелүдән саклый. Гипертониклар өчен бик файдалы. Чәй яки төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә.
Мин бу мәкаләдә үзебез яшәгән тирәлектә үсә торган шифалы үләннәрнең барысын да санап чыгуны мөмкин дә түгел, алар бик күп. Шулар арасыннан безнең якта күбрәк таралган, күбрәк кулланылучыларын гына күрсәтергә булдым.  Күрсәтелгән үләннәр сезне кызыксындырса, алар турында тулырак мәгълүматны интернет аша таба аласыз.
Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз! Дару үләннәре җыйнау өчен иң кулай вакыт. Форсатны кулдан ычкындырмагыз. Ашыгыгыз!

Илсур Шакиров,Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев