Айрат Кашшапов: “Безнең яшьләрне «Салават күпере»ннән эзләргә кирәк”
Ярый әле бездә авыллар бар! Туфрагында эре бодайлары, болынында сайрар тургайлары, тәнгә сихәт бирә торган чишмәләре, урамында тәгәрәп үскән малайлары бар.
Әмма бүген яшь кызлар элеккечә чишмәләрдән су ташымый, әниләр мичкә ягып ипи пешерми, кичке урамда тальян гармун моңнары да ишетелми. Тик шулай да авыл барыбер ямьле. Шунысы куанычлы, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Кышлау авыл җирлегенең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында җитәкчесе Айрат Кашшапов белән сөйләшәбез.
– Халык телендә “авыл советы” дип йөри торган авыл җирлеге башлыгының эше җиңелләрдән түгел. Багана башында ут янмаса да, урамда этләр йөрсә дә аңа хәбәр итәсең, күршең белән сүзгә килсәң дә, җылы сүз өмет итеп аңа чабасың. Сезнең эш көнегез нәрсәдән башлана? Башта авылны бер әйләнеп чыгасызмы, әллә инде эш урынына киләсезме?
– Авылны ук әйләнеп йөргән юк. Шулай да авыл тормышы белән хәбәрдар булып торасың инде.
Этләр, багана уты янмый, дип шалтыратучылар була. Баганага ут куйганчы бер-ике атна да үтә кайчак. Ник алай, диярсез. Чөнки авылда баганага менәрлек электрчылар калмады хәзер. Бүген әйтте дә, иртәгесе көнне үк алыштырып кую минем көчемнән килми. Әтнә егетләренә дәшәргә туры килә. Аларның җайлары кайчан килә инде. Рәхмәт, сүзне тыңлыйлар.
Иртәгез ничек башлана дисез.
Кайвакыт туп-туры йомыш белән хуҗалык җитәкчесенә менеп китәргә туры килә. Эшне киңәшмичә дә эшләп булмый. Кыш көне нинди бураннар булды. Аллаһка шөкер, юлсыз тормадык бит.
Берәү дә урамнан чыкмыйча калмады. Хуҗалыкның көчле тракторлары булганга күрә ул. Аксубай районының Шәрбән дигән авылында таныш егет авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Бураннардан соң аның белән сөйләшәбез. Авыл җирлегенең «Беларус» тракторы бар. Мин юри аннан: “Ничек соң, «82» тракторы белән урамнарны чистарта алдыгызмы, дип сорыйм. Ә ул: “Кая инде ул трактор андый карларны чистарта алсын. Инвестор техникасын өмет итеп булмый. Ә сездә ичмасам колхозлар бар”, – ди. Нәрсә генә сөйләшсәк тә шуңа кайтып калабыз. Хуҗалык нык булып аягында басып торса гына, җирлектә дә эш бара. Менә шуларны чагыштыргач, без, Аллаһка шөкер, бик әйбәт шартларда яшибез әле, димен. Бер күмәк хуҗалыкка ике авыл җирлеге, 7 авыл керә бит. Күмәк хуҗалык техникалары ялт итеп эшләп тордылар. Рәхмәттән башка сүз юк.
– Үзара салым акчасына быел нинди эшләр башкарырга планлаштырдыгыз? Халык бу яктан каршы килмиме?
– Үзара салым акчасы димәктән, Яңа Өҗем белән Кызыл Утарда әлләни күп акча җыелмый. Халык аз бит инде. Шуңа да ниндидер төзелеш кузгалту, нидер төзүгә барып җитеп булмый. Шулай да авылны чистарту дип торабыз. Авылны тигәнәк басмасын, газ, су баганаларына зыян китерә торган агачларны кисеп, чистартып кую эшләрен башкарырга планлаштырабыз. Кышлау авылына да чистарту керә. Биредә дә куркыныч тудырган агачлар бар. Зуррак эшләрдән – Чапаев урамына кергәндә күпер бар, шуны төзекләндерергә уйлыйбыз. Үзара салым акчасына башкарасы эшләргә килгәндә, бер кыенлык бар. Без сумманы куйган вакытта төзелеш материаллары фәлән сум була. Киләсе елны планлаштырган эшеңне эшли башлаганда бәяләр күтәрелә дә китә. Шул нечкәлекләре бар эшнең.
Кышлау авылында янгын куркынычсызлыгын искә алып сулы цистерна эшләтергә иде. Аллаһы сакласын, янгын була калса, тиз генә тагып чаба торган бер цистерна да юк авылда. Бездә үзәкләштерелгән суүткәргечләр юк. Гидрантлар куеп булмый. Өч авылда да суүткәргечләр юк ул. Алдагы елларда башка авылларда куйдырдык. Быел менә Кышлауга куярга дип планлаштырабыз. Бер елны Кызыл Утарда янгын булды. Суны юлда җыелып торган күлдәвектән алырга туры килде. Андый вакытта бер чиләк су да бик кадерле бит. Халык каршы түгелме, дисез. Киресенчә, 100 процент ярдәм итә халык, аңлашып, киңәшләшеп эшлибез. Аннары авыл җирлегенең күзгә күренми торган эшләре дә бик күп әле аның.
– Авыл зиратлары нинди хәлдә?
– Зиратлар каралган, начар хәлдә түгелләр. Яңа Өҗемдә бер агач та калдырмадык. Утарныкы да чиста. Зиратны аркылы чыгып була. Кышлау зиратын да чистартып тотабыз.
– Соңгы елларда сезнең җирлектәге авыл мәдәният йортлары да яңартылды...
– 2021 елда Кызыл Утар клубында грант отып ремонт ясадык. Түбә, тәрәзә ишекләрен алыштырдык. Тышладык, өлешчә фундаментлар эшләдек. Курчак өе булды, валлаһи. Күмәк хуҗалык та ярдәмгә килде. Эчке ягын да эшләтте. Кышлау мәдәният йортында да капиталь ремонт булды. Шушындый шартларда эшләрбез, дип кем уйлаган. Мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге бер түбә астында булса да, керү юллары үзгәрде. Биредәге матурлыкка үзегез дә игътибар иткәнсездер. Дөресен әйткәндә, ике мәдәният йорты да камил безнең.
– Соңгы елларда авыл картая, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ул сүз сезнең авылларга да кагыламы соң?
– Кагыла инде. Авыл картая, бәхәссез, картая. Тик ул бездә генә түгел, ил белән шулай. Тагын менә бер әйбер бар, бу минем фикер. Аның белән кайберәүләр килешмәскә дә мөмкин. Бу темага сөйләшеп, нишләп яшьләр авылда калмый, дигәч, эш юк, диләр. Бу гына түгел аның сәбәбе. Үзенә дә, хатынына да эш бар. Башка чыгып торам дисә, буш йорт та бар. Бер мисал китереп әйтүем. Барыбер Казанга китте бер гаилә.
– Анда рәхәтрәк инде...
– Рәхәттерме, белмим.
– Авылда бит эшләргә кирәк. Бәлки шуның өчен китәләрдер.
– Бәлки, яшьләр шуңа кызыгадыр. Авылдагы кебек сәгать дүрттән торып, сөт бирүдән башламыйлар алар эшләрен. «Салават күпере»ндәге 18 катлы йорттан ул эшкә сәгать 8дә генә бара. Саный китсәң, сәбәпләрне табып була. Ләкин мин килешмим аның белән. Мәсәлән, егет кешенең монда эше бар. Машинасы да бар. Йорт-җир җитеш, кадак та кагасы юк – бөтен нәрсә бар. Юк, Казанга китә. Киләчәктә җәмәгать буласы кеше, мин авылга кайтмыйм ди. Шул сәбәпнең тагын бер фикере, хәзер күлмәк итәген кыстырып, бәрәңге бакчасында чүп утый торган кызлар килми авылга. Бу сүзнең авторы мин түгел. Ул кеше мәрхүм инде. Бу сүзне аның әйткәненә дә 20 ел бар инде. Менә шулай итеп җыйсаң, сәбәпләре бик күп җыйнала.
Шундый буын үсеп килә, ә бәлки үсеп тә җиткәндер – авыл җирен яши торган урын дип кабул итми. Ул шимбә-якшәмбе кайтып, кунак булып, шашлык пешереп ашап, мунча кереп, ял итеп китә торган җир дип кенә кабул итә торган буын үсеп килә.
Нәрсә ул авыл җире, нишлиләр анда? Сөт-каймак, йомырка каян килә?! Аннары яшьләр клубка да килми. Алар кич машина белән шәһәргә барып кайталар. Ә безнең заманда бөтен тормыш клубта иде. Чөнки ул вакытта телефон, компьютер, машина юк. Хәзер тормыш икенче. Заман үзгәрә. Казанга «Салават күпере» комплексына баргач, 18нче катка күтәрелеп караганда башымдагы кепкам төшеп китте. Менә мин әйтәм, шушында безнең механизаторлар, сыер савучылар, авылдан киткән киленнәр, безнең авылның яшьләре, димен.
– Бик җанлы сөйләшү булды бу. Рәхмәт сезгә. Ничек кенә булмасын, авылның киләчәген матур итеп күрәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев