Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әлифба репетиторы

1969 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаучылар арасында ике кыз – Винера белән Кафия була. Бу вакытта аларга 19 яшь: Арчадан еракка китәселәре килми, “безне районда гына калдырыгыз әле”, – диләр. Кызларның сүзләрен тыңлап, аларны Кышлау авылы башлангыч мәктәбенә билгелиләр.

Кызлар килеп төшә авылга, юллар юк, Арча районының иң ерак почмакларының берсе — мари чиге. Ташлап качасылары килә, фатирларны да күп алыштыралар. Кафия ел ярымнан соң Казанга китә.
Кызларны авылда кем тота, бәйләп куя ала? Әлбәттә, ир солтаны — егетләр. Винерага да авылның иң уңган егете күз сала. Күз төшмәслек түгел шул: ул йөз чибәрлеге, буйсын матурлыгы. Әле укытучы дигән мактаулы эше дә бар. Алдынгы тракторчы Фоат белән бераз дуслашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куялар.
Винера үзе Урта Курса кызы. 16 яшькә кадәр әтиәнисе Котдус-Нәгыймә йортында бәхетле бала булып үсә. Пионер, комсомол оешмаларында да булырга туры килә, ә гаиләдә дини тәрбия ала.
Винера Котдус кызы Кышлауда 40 ел балалар укыта. Хәреф танырга өйрәтә, язу күнекмәләре тәрбияли. Ул үзенең уңышларын укытучылары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар белән бәйли. «Бу ике бөек шәхестән алган белем һәм тәрбия минем гомерем буена җитте. Сәләй Гатич та, Рәмзия Гыйләҗевна да безнең өчен бик кадерле кешеләр иде инде алар. Чиксез горурланып яшибез әле дә аларда укуыбыз өчен. Рәмзия апа безнең сыйныф җитәкчебез дә булды. Ул безне тормышта ничек яшәргә икәнен өйрәтте. Бик күп нәрсәләргә өйрәтте ул: дуслыкка, һәр кешенең авыр вакытта хәлен белергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә, шулкадәр тату итеп тотты ул безне төркемдә, мин аңа бик рәхмәтле. Шулхәтле сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтте безне, шул дәрестән керде инде ул. Югары белемле, чибәр, без — кызлар аңа охшарга тырыша идек. Сәләй Гатич безне уйларга өйрәтте, проблемалы сораулар куя иде ул. Безне үзе белән тиң куеп сөйләшә иде. Ул дәрес бирүче түгел, ә чын укытучы иде. Аның һәр дәресе семинарга, конференциягә әйләнә иде, халык академигы булган инде ул. Сәләй Гатич тагын шигырьләр яза иде, безне дә шигырь язарга өйрәтә иде. Балалар өчен шигырьләрне мин үзем яза торган булдым. Бәетләр, мөнәҗәтләр дә язам. Аларның безгә биргән белемнәре тормышта бик кирәк булды», — дип сөйләде Винера апа миңа.
Педучилище тәмамлап килгән кызлар, авылның йөрәген һәм күңелен тәшкил иткән кебек, могҗизаи кешеләр булганнар алар. Винера апа да тормыш арбасына ныклап җигелә. Концертлар, спектакльләр куя башлыйлар авыл яшьләрен оештырып. Ямь өстенә ямь өстәлә сала тормышына. Пропагандист буларак та укыта башлый. Бәйрәмнәрдә докладлар, фермада агитатор, сайлау комиссиясендә эшләүләр. Укытучы дип тормыйлар, әле юл кырыйларын да чаптыралар, күкәй дә җыйдыралар, сарык- -сыерларның саннарын да исәпкә алдыралар, чөгендер чүбен утарга кишәрлек тә куялар.
Укытучының төп эше дә бар бит әле — укыту. Кырык ел эчендә күпме бала Винера Котдусовнаның куллары һәм йөрәге аша узган. Күп укучылары Әтнәдә генә түгел, Татарстанда танылган кешеләр инде аның. Үз балаларының өчесен дә: Гөлүсәне, Фәнилне, Гөлчәчәкне үзе укыта. Оныгы Исламны алты яшендә Вагыйзовлар әлифбасыннан укырга өйрәтә.
Беренче чыгарган укучылары инде үзләре әбиләр, бабайлар бүген. Шулар белән аралашып яши. Бик хөрмәт итәләр үзен. Укучылары бәйрәмнәрдә котлыйлар, өйләренә киләләр, бүләкләр бирәләр. Үзе дә бүләкләр бирергә ярата. Шундый олы хөрмәттә яши ул бүген Винера апа.
Тагын бер вакыйганы язмыйча калдыра алмыйм. Винера апа болай дип дәвам итте. «Хәзер 1 нче сыйныфка укырга өйрәнеп керәләр бит. Миңа мөрәҗәгать итәләр әти-әниләр. Мин әлифба репетиторы хәзер. Балаларны нәкъ менә Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова әлифбасыннан укырга өйрәтәм. Алар әлифбасыннан бик тиз укырга өйрәнәләр. Булат исемлемалайны һич кенә дә өйрәтә алмаганнар укырга. Миңа алып килделәр. Вагыйзовлар әлифбасының ярдәме тиде. Малай гөрләтеп укый башлагач бик шаккаттылар. Шулай миңа балаларны күп алып киләләр.
Укытучыларым, әлифба авторлары, Сәләй Гатич белән Рәмзия Гыйләҗевнаны һәрвакыт горурланып искә алабыз, алар рухына догалар кылабыз, алар биргән тирән белемнәрне әле дә кулланабыз, ә алар язган тиңдәшсез „Әлифба“ һаман да үз эшен башкара.»
Винера Котдус кызының педучилище тәмамлавына быел 55 ел була. Юбилей уңаеннан төркемнәре белән очрашуга җыелырлар, яшьлек хатирәләре белән уртаклашырлар, яраткан укытучыларын искә алырлар. Тормыш шулай алга таба дәвам итә.


Дамир Таҗиев, «Әлифба» музее җитәкчесе, Арча районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев