Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Әтиле кешеләргә яшәү җиңелрәк булды»

Кызыл Утар авылында гомер итүче сугыш чоры баласы Рөстәм Ибраһимов әнә шулай ди.

Урамда яз кояшы елмая, көн шундый матур, җылы. Чын җәй ае кебек. Югыйсә, май башы гына.
 Кызыл Утар авылына юл алдык. Күптән бу якларда булган юк икән инде. Бер урамлы авылга тракторчы Рөстәм абый Ибраһимовны эзләп килүебез. Адресы билгеле, аңа да безнең килүебез турында хәбәр ителгән. Шулай итми хәлебез юк, чөнки Рөстәм абыйны башкача өйдә тота алмаска мөмкинбез. 84 яшендә булса да, гел хәрәкәттә ул.
Күзләр тимәсен
Капкадан керүгә, йорт бусагасыннан ук каршы алды үзебезне Рөстәм абый. Төз гәүдә, зәп-зәңгәр күзләр, мөлаем йөз. Әле дә күзләр тимәсен үзенә. Яшь вакытта бик чибәр кеше булгандыр бу, дигән уй йөгереп үтте баштан. Хуҗа кешегә ияреп, өйгә узабыз. Ялгызы гына яши дип тә әйтмәссең, бар җирдә тәртип, чисталык. Ә ялгыз гомер итүенә 7 еллап вакыт узган инде.
...Кызыл Утар авылы егете Рөстәм абый. Биредә туып-үскән, белем алган. Бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган. Әтисе сугышка киткән вакытта 4 айлык булып кала ул. Үз гомерендә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтмәгән, әти йөзен күрмәгән кеше ул. Әтисе Свердловск өлкәсендә алган яраларыннан госпитальдә үлә.
 Әниләренә биш бала булып кала алар. Ике кыз, өч егет, Рөстәм – төпчеге. Кызганычка каршы, бер абыйсы да бала вакытта үлеп китә. Тол калган әниләренә дүрт баланы аякка бастыру җиңелдән булмый. Сугыш вакытындагы газапларны искә дә аласы килмәде аның. 
“Язга чыккач, үләннәр ашый башлый  идек. Бөтен кеше ашагач, ашарга ярак­лысы бетеп тә китә иде”, – диде.  Ни хикмәт, ул чордагы “язылмаган Закон” буенча, 1941 елның декабрендә туса да, 1942 елгы дип яздыралар аны.
– Элек шулайрак булган бит. Декабрьдә туучыларны икенче елның 1 гыйнварына чыгарып яздырганнар. 1941 ел балалары булсак та, 1942 елгы булып йөрибез, – дип искә алды ул.
4 сыйныфны тәмамлау белән ат җигеп, басу тырмалый башлый Рөстәм абый. Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы булырга укый. Һәм 50 елдан артык чылбырлы тракторда эшли. Лаеклы ялга чыккач та, 10 ел күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. “Баштарак “ДТ-54” тракторында, аннары “ДТ-74”тә, соңрак яңа кайткан “ДТ-75” тракторында 7 ел бернинди ремонтсыз эшләдем”, – ди ул. Аннары яңа чылбырлы трактор-бульдозер кайта колхозга. Пенсиягә кадәр шул тракторда эшли.
– Сез килгән юлларны “ДТ-75” тракторы белән мин өеп чыктым. Барысы 10 километрга сузыла ул дамба. 70 яшемә кадәр колхозда эшләдем. Колхозда эшләмәгән эшем калмады. Зарланып әйтмим, хезмәтемне яратып эшләдем. Мин малай вакытта колхозыбыз “Мичурин” исемен йөртте. Кышлаулар белән берләшкәч, «Муса Җәлил» булды. Шашылар да кушылгач, “Таң” күмәк хуҗалыгы исемен йөртәбез, – дип истәлекләре белән бүлеште Рөстәм абый.
“Бик күп эшләнде”
Гомер буе хезмәт куйган техникаларын искә алгач, Рөстәм абый әнә шулай диде. Иң элек, бигрәк тә кышкы чорда якын-тирә авыллардагы юлларны кардан чистартып чыга торган була ул. Үзенең чылбырлы тракторларын, аеруча бульдозерны яратып, сагынып сөйләвенең сәбәбе әнә шунда бугай. 
Үзен аямый, көне-төне хезмәттә була ул. Өйдәге хезмәт хатыны Дания җилкәсенә төшә.
– Хатыным Дания белән 39 ел бергә яшәдек. Кызганычка каршы, авырып үлеп китте. Аның белән матур гомер кичердек, – Рөстәм абый тынып калды. Никадәр генә яшерергә теләсә дә, күзләреннән сагыш яше бәреп чыкты. Даниясеннән соң, ике ел ялгызы яшәгәч, кабат өйләнә ул. Ул хатыны белән дә 15 еллап гомер кичерә. Кызганыч ул да авырып китә һәм Рөстәм абыйны ялгыз калдырып бакыйлыкка күчә.
– Ялгызым яшәвемә дә 7 еллап булды инде. Балаларым ярдәмнәреннән ташламыйлар. Гел кайтып торалар. Бүгенге көндә оныкларым, оныкчыкларым да бар. Балалар үзләре янына чакырсалар да, барасым килми. Туган нигездә рәхәт.
 Хезмәтемне яраттым. Иң мөһиме  –Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне бирсә, эшләп кеше үлми димен. Үземнән чыгып әйтәм. 85нче яшь белән барам инде. 1941 ел дип язсалар, 85 тулган да булыр иде, – ди ул елмаеп. 
Хатыны Дания белән өч балага гомер бүләк итә алар. Кызганычка каршы, бер кызы да узган ел гүр иясе булган. Аның турында да тыныч кына сөйли алмады ул. Ата күңелен меңгә телеп, ачы күз яшьләре бите булып аска тәгәрәде. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен инде үзенә.  
Көн дә 2-4 километр
Өйдә ялгызы булгач, тик утырасы килми Рөстәм абыйның. Көн дә җәяүләп йөрергә тырыша. Үзе өйгән дамбаларны карап кайта.
– Яшь вакытта уйланылмый икән ул. Олыгайгач, яшьлектәге күңелле вакыйгалар искә төшә. Һәр мизгелне күңел аша уздырам, барысы да истә, – ди хезмәт ветераны. Сүзен дәвам итеп:
– Кызыл Утар 130 хуҗалыклы авыл булган. Заманында авыл гөрләп тора иде. Йорт саен 4-5 бала, йортлар тыгыз урнашкан, кеше күп иде.
Эх, яшь гомерләр. Хезмәт, балалар ыгы-зыгысы белән сизелми дә үтеп киткән. Шунысы куанычлы үкенерлек итеп яшәлмәгән. Бүгенге көндә багыш-күреш итәргә менә дигән күршеләре, һәрвакыт ярдәм итәргә торган авылдашлары, «әти», «бабай», дип өзелеп торган балалары, оныклары, оныкчыклары бар.
Үз көче, куллары белән төзегән йортның бүрәнәләре нык, туган нигезендә дә ата-ана хакын саклап яшәлгән. 
Солдат хезмәте
Баштарак күзе начар күрү сәбәпле, армиягә алмыйлар аны. Соңрак армия сафларына чакыртып алалар. Кулы эш белгән солдатны төзелеш батальоны (стройбатка) билгелиләр. Беларуссия якларына хезмәт итәргә алынса да, ант (присяга) кабул иткәннән соң, аларны Ташкентка җибәрәләр. Биредә җир тетрәп, шәһәр бик нык җимерелгән вакыт. Рөстәм абыйга ташчы булып, шәһәрне яңадан төзергә туры килә. Ике катлы йортлар төзиләр. Аннары кабат Беларуссиягә, Гомель шәһәренә кайтаралар аларны. 
Рөстәм абый армиягә киткән вакытта олы баласы 11 айлык булып кала. Аннары отпуск ялына да кайтып килергә туры килә аңа. Шулай итеп, ике ел да алты ай хезмәт итеп кайта ул. Ул кайтканда инде икенче баласы да алты айлык була.
Авылга кайткач, колхозда ташчы булып та эшләп ала әле. Чөнки төзелешләр өчен нәкъ менә әлеге оста кулларның кирәк чагы була. Әмма тракторда эшләү теләге көчлерәк булу сәбәпле, яраткан хезмәтенә кире кайта. 
Иртә таңнан кояш батканга кадәр «тимер ат»ны “йөгәнләргә” туры килсә дә, ялгышып кына да зарлану сүзен әйтмәде ул. Чөнки халыкка ихлас күңелдән яхшылык эшләп, шуны сагынып сөйләрлек хатирәләр булгач, шуннан да зур куаныч бармы икән? Юктыр, мөгаен. Туган авылын, аның кешеләрен, тормышны, хезмәтен яраткан Рөстәм абый Ибраһимов янында булып кайткач, моңа тагын бер кат инандык. 

Гаилә националь проекты кысаларында олы яшьтә булса да актив тормыш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев