Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнә юллары ник бу хәлдә

Май аенда “Халык контроле”нә 2 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.

Әле бу ай башында ук М. Ильфир автомобиль юлында зур чокыр-чакырлар барлыкка килүен, асфальт кисәкләре булуын, шулай ук транспортның андый каршылыклар алдында туктап, каршы як хәрәкәт юлына чыгарга мәҗбүр булуын хәбәр иткән. “Юлны йөк машиналары җимерә”, – ди ул һәм фотодәлил дә терки.
Бу ай ахырында Г. Ильяс исемле райондашыбыз да шушы ук “Халык контроле”нә юлның халәте куркынычсыз булмаудан зарлана.
Моның Олы Әтнә-Ары юлының бер өлеше булуын аңлагансыздыр инде. Җаваптан күренгәнчә, мәсьәлә уңай хәл ителә – бу юлда чокыр-чакырны ямау эшләре башкарыла.
Анысы шулай, булды ул ремонт эшләре. Тик бу мөрәҗәгать уңай хәл ителеп, күп вакыт та узмады, кабат кызганычка каршы, дип язарга мәҗбүрбез – ул участоктагы юл кабат җимерелде. Шөкер, аларны тагын ямый башладылар. Автотранспорт ияләрен кисәтү урынлы булыр – вак таш түшәлгән андый участокларга кызу килеп керә күрмәгез. Зыяны сизелерлек булачак.
Әнә шулай чокыр ямау эшләре кышка кадәр булыр әле монда, мөгаен. Ни өчен кышка кадәр генә диярсез. Чөнки бозланып кат­кач тигезләнер ул юллар дип өмет­ләник.
Бу хакта белгечләр белән сөйләшкән булды. “”Аның кадәр авырлыктагы йөк машиналары йөрүгә исәпләнмәгән ул юл”, – диделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев