Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Әтнә таңы” миңа бик ошый

Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында 2003 елдан бирле “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге эшли.

Җитәкчесе – укытучы Зөлфидә Насыйрова. Заманында журналистика факультетын тәмамлап, техникумга эшкә урнаша. Биредә “Яшь хәбәрчеләр” “Шәһри Казан” журналисты Хәмзә Бәдретдинов белән очрашалар. Уку йортында иҗат түгәрәге оештыру идеясе әнә шул чакта туа күрәсең.

Бүгенге көнгә күз салсак, бу түгәрәккә 12 студент йөри, ә уку йортының мәгълүмати киңлеген “Яшь хәбәрчеләр”дән башка күз алдына китерүе үк кыен. Алардан бер төркем – Әлфис Сәгъдиев, Гүзәл Насриева, Азат Садыйков, Алмаз Сәлимьянов, Айсия Галимҗанова, Айсинә Закирова белән алар “Әтнә таңы”н укыган вакытта очраштык.

  • “Район газетасын укымыйча калганыбыз юк...
  • Татар теле байлыгын арттыруга да зур йогынты ясый ул...
  • “Әтнә таңы” миңа бик ошый...

Яшь буын вәкилләре – студентлар фикере бу. Алар әйткәнне ишеткәч, киләчәккә өмет уянды. Газетабызны яшь буын да үз итә ләбаса!

Әйтергә кирәк, “Яшь хәбәрчеләр” “Җилкәннәр” исеме астында үз газеталарын да иҗат итәләр. Монысы уку йорытының “Студентлар советы” белән берлектә башкарыла. Шунысы да бар, әлеге газета татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Гадәттә, бу түгәрәк әгъзаларын шигърият өлкәсен үз итүчеләр буларак телгә алалар. Җитәкчеләре әйтүенчә, беренче чиратта төрле темага мәкаләләр язу белән билгеле икән алар. Кыскасы, укытучы тырышлыгы һәм укучылар бердәмлеге нәтиҗәсендә уку йорты тагын бер өстәмә һөнәр ияләре әзерли түгелме?! Афәрин!

Араларында иҗат белән ихлас шөгыльләнүчеләр дә бар икән инде. Тәҗрибәләрен арттыру максатыннан, ел саен, технология-дизайн көллиятенә баралар. Анда “Көмеш каләм” конкурсы үтә. Шөкер, техникумның “Көмеш каләм” иясе дә бар. Узган елны Диләфрүз Мәрдәнова үзе иҗат иткән шигырь белән I урын яулап кайткан. Нәтиҗәдә, иҗат белән кызыксынучылар саны тагын да арткан. Әлбәттә, түгәрәкнең атнага бер тапкыр, 45 минут кына узуын күп дип булмый. Шуңа карамастан уңай нәтиҗәсе – күз алдында.

  • Иҗат итәрдәй мөмкинлегебез дә, теләк тә зур безнең “Яшь хәбәрчеләр”дә. Республикакүләм конкурс һәм бәйгеләрдән читтә калганыбыз юк, ди җитәкче.

Элегрәк тагын да күңелле булган икән. Шундый бер очракны да искә алды. Мәзәк сүзләр һәм тел осталыгы бер дә юктан тумый бит ул.

“Укучылар тормыштан алып язарга өйрәнегез, иҗат илһамыгызны эшкә җигегез”, – ди. Шунда берсе язып та куя. “Укытучы иҗат илһамы турында сөйли, ә мин тәрәзәдән карап үз Илһамымны уйлап утырам әле”. Көлке дә, шул ук вакытта укытучы әйткәнчә тормыштан алып язган бит...

Күргән-белгәннәрдән, ишеткәннәрдән чыгып шундый фикер туды: “Киләчәктә журналист булмасалар да, иҗат өлкәсендә кайнаулары бәхәссез ярдәм итәчәк әле аларга”. Шулай булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев