Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Әтнә таңы”на 2025 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә

Почтальоннарыбыз: “Бер укыган укый инде ул. Ә укымаганны берничек тә яздырып булмый”, – дисәләр дә, халыкның йөрәгенә үтү мөмкин ул. Һәрхәлдә, шуңа өметләник.

Әле кайчан гына газетага язылу чоры төгәлләнгән кебек иде. Октябрь аеннан киләсе яртыеллыкка язылу башланып китте. Көннәрнең, айларның, елларның узганы сизелми дә. Хәер, еллар агышы агым су кебек булгач, айлар узганын көндәлек мәшәкатьләр белән сизми дә калабыз. 2025 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу чоры башлана, дип әйтүгә гаҗәпләнәсе дә юк. Шөкер, алдагы яртыеллыкта почтальоннарыбыз, җитәкчеләребез, газета укучыларыбыз ярдәме белән алдагы ел тиражын саклап кала алган идек. Инде бу юлы да сынатмабыз, дип ышанабыз.
...Газета укучылар хәтерлидер, агымдагы елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләрен азрак курку хисе белән көткән идек. Аллаһка шөкер, борчылуларыбыз узгынчы гына булды. 
Районыбыз поч­тальоннары ара­­сында планны арттырып үтәү­че­ләрнең булуы шат­лан­дырды. Бә­рәс­кә почта бү­леге почтальонна­ры да бербөтен булып эш­ләп, матур күр­сәткечләргә иреш­теләр.
Кайбер авылларда “Әтнә таңы”на язылу күрсәткече алдагысыннан шактый кимегән бер вакытта, биредә аны арттырып, 109 процентка ук җиткерделәр
Биредә почта җитәкчесеннән тыш, 4 хат ташучы эшли. Менә алар: Зөлфия Хәкимова, Сәвия Корбангалиева, Гөлназ Сәгъдиева, Зөлфия Кинжаева, Айгөл Баһавиева. Алар бе­лән бик күңелле әңгәмә кордык. Почтальоннарның аерым фикерләрен чәчми-түкми җыеп, һәр райондашның йөрәгенә салып чыгарга иде ул!
– Ничек инде үз районың тормышы белән кызыксынмыйсың!
– Интернетта газетадагы кебек җитди язмаларны табып булмый.
– Элек берәүдән дә район газетасына языласыңмы дип сорыйсы юк иде. Бөтен яңалык шунда бит инде.
Моңа өстәп газета укучы өлкәннәрнең нык кимүен, алар­ның йорт-җирен читтән килгән татарча белмәүчеләр сатып алуын, шулай ук газета-китап укый белми торган телефон ышкучылар буыны барлыкка килүне дә әйтергә кирәк. Әлбәттә, газетага язылырга теләмәүчеләрнең төп массасы болар түгел. Электән үк башкалар алдында масаеп, үзен “иң умный” итеп, тәккәберләнеп йөрүчеләр күп хәзер. Нәкъ менә шулар инде ул алдан коткы таратып, гайбәт сөйләп йөрүчеләр. Аларга төрле негатив хәбәрләр, кемнедер сүгү, гаепләү сүзләре якынрак. Азрак булса да уйлагыз әле, җәмәгать, чынлыкта шулай бит! Ниндидер уңыш турында язу аларга кирәкми. Алар аны укымый да һәм тырнак астыннан кер эзли башлый. Кызганычка каршы, шуларга иярүчеләр бик күп.
Үз башың эшлә­мәсә, кешегә иярү кулай бит ул.
Газетабызга 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Почтальоннарыбыз: “Бер укыган укый инде ул. Ә укымаганны берничек тә яздырып булмый”, – дисәләр дә, халыкның йөрәгенә үтү мөмкин ул. Һәрхәлдә, шуңа өметләник. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев