Әтнәдә каз өмәсе йоласы 40 каз йолку белән тәмамлана
Түбән Көек авылында күркәм йоланы бүген дә дәвам итәләр.
Татар халкы гомер-гомергә күпләп каз үстергән. «Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына килеп чыкмагандыр.
Хәзер инде авылларда күптән йорт казлары асрамыйлар. Урам тутырып йөргән ап-ак казлар – инкубатордан алып үстерелгән бәбкәләр. Әмма нинди генә каз булса да, аны яхшы итеп ашатасы, вакыты җиткәч, урнаштырасы да бар.
Без үскәндә, кышкы чорга кергәч, авылда каз өмәсе башлана иде. Кичтән әзерлек эшенә тотыныла: тәм-томнар пешерү, мунчаны җылытып кую, кирәк-яракларны әзерләү. Соңгы елларда каз өмәләрен ак кар яуганчы ук үткәрә башладылар. Көз аеның кояшлы, әмма салкынча көнендә Түбән Көек авылында үткән каз өмәсендә без дә булып кайттык.
Узган ел әлеге авылда узган каз өмәсен социаль челтәрләр аша гына күзәткән идек. Бу юлы барып, күреп кайтырга булдык.
Без килгәндә, бер төркем апалар казларны йолкып бетереп киләләр иде. Бүген өмә Лилия Гайнуллина гаиләсендә икән. Авылның 7-8 апасы берләшеп, бер көндә әлеге җаваплы эшне башкарып чыгарга тырышалар.
– Бергә эшләгәч күңелле дә, тиз дә була, – диде каз йолкучы апаларның берсе.
– Бу атнада миндә булабыз, – дип сүзгә кушылды икенче апа.
– Авылда каз үстерүчеләр күпме соң?
– 8-9 хуҗалык бар инде, – диеште апалар.
Урамда, суы кайнап торган казан янында 3-4 хатын-кыз казның эчен алалар, ак мамыктан чистартып бетерәләр, башларын, тәпиләрен эшкәртәләр иде.
Эшне оештырган, башлап йөргән Лилиядән каз өмәсе традициясенең ничә еллап баруы турында сораштырам.
– Авылыбызда элек-электән яши бу матур традиция. Бер кеше башлый, анда 25 каз була. Аны бер көндә йолкып бетерәбез, икенче көнне икенче кешедә өмә үтә. Каз өмәсенең соңгысы Иске Шимбер авылында тәмамлана. Анда безне кырык каз көтә. Октябрь ахыры, ноябрь башларында була ул өмә. Түбән Көектән җыелып менәбез әлеге өмәгә. Аннары безнең үзебездә дә 40 каз иде, – диде Лилия эш белән таныштырып. Сүзен дәвам итеп:
– Быел казларның бер генә дә бала йоны юк, Аллаһка шөкер. Алдагы елларны бала йоны булгач, быел махсус аппарат та алып куйган идек. Кирәге чыкмады. Казның бала йоны булса, бер көндә 25 каз йолкып булмый. Күп булса унау була иде, – диде.
Афәрин, апалар. Гөлнисә Әхмәдуллина, Фирая Хәкимова, Фәридә Шәяхмәтова, Мөршидә Гәрәева, Ләйсән Мөхәммәтгалиева, Рузия Зарипова, Рәсимә Хәкимова, Нурфия Шиһапова, Фәрдия Гәрәева, Эльмира Әхмәдуллинаның җитез кулларына, бердәм булып эшләүләренә сокланып карап тордым. Матур традицияне саклап, бүгенге көнгә кадәр дәвам итүләре бары тик мактауга лаек.
Шунысын да әйтергә кирәк, Түбән Көек авылында бүгенге көндә дә күпләп каз асраучылар бар икән әле. 10га якын шәхси хуҗалыкта 20дән артык каз үстерәләр. Хәер, үстерәләр, дип әйтүе генә ансат.
Тырыш, уңган-булган хатын-кызларыбыз булганда халкыбызның күркәм традицияләре югалмас, дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев