Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнәнең ерак авыллары

Бактачы – районыбызның төньяк-көнбатышында урнашкан, Марий Эл Республикасы белән чиктәш авыл.

Авыл җирлеге мәгъ­лүматлары

Бүгенге көндә Бактачы авылында 11 йортта 21 кеше яши. Рәсми мәгълүматларга караганда, биредә 28 кеше үк теркәлгән.
Шөкер, яшел үлән буйлап барасы булса да, транспорт эзен шәйләргә була. Редакция машинасы белән авыл урамнарын берничә тапкыр әйләнергә дә өлгермәдек, бер хатын-кызны күреп алдык. Куанганыбызны күрсәгез икән!
Ә ул танышыбыз – Фәридә Мәгъсүмова, әллә урамда чит-ят машина күргәч, әллә безнең кеше очрауга шатланып кычкыра-кычкыра: “Гафу итегез, сезнең белән сөйләшеп алырга булыр микән?” дип артыннан йөгерүне күргәч, адымнарын тагын да кызулатып гаип булырга теләде. Безнең редакциядән булуыбызны кат-кат әйткәч кенә туктады бугай. Үзе белән ияртеп авылның бер башыннан икенчесенә алып барып – безне авылда яшәүчеләр белән таныштырды ул. Шуларның берсе – Илсия Сабирова.
– Элек авылда буш йортлар юк иде. Югары урамда гына 12 йорт булганлыгын хәтерлим, – ди.
Аның мәшәкатьле куаныч белән йөргән көннәре әле. Авылда үзе янында калган кызы Казанда фатир алган. Тора-бара Илсия апаның да Казанга, аның янына китүе бар икән әле. Үзе: 
– Йорт-җирне ташлап бер дә китәсем килми, – дисә дә.
Җәмәгате тракторчы Фәритне еш искә ала ул. Инде аның вафатына да 28 ел узган. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы, берсе шулай ук мәрхүм...
Аның белән уртак танышларыбыз да бар икән ләбаса! Минем туган авылымда туганнары да бар икән. Аннан тыш та, танышларын искә алып, сорашты.
– Газетага хәзер Казанда яшәүче, элек Казак Үртәмендә яшәгән сыйныфташым Рафаэль Бәйрәмов язса, бик куанып укыйм, – ди.
Темадан бераз читкәрәк китеп кабат авылны искә алыйк әле. Бактачы – Күлле Киме авылына якынрак урнашкан, шуңа күрә юлсыз юлы кыскарак. Әле монда, юк дисәң дә, яшәүчеләр очрый. Әлбәттә, бу очракта күрше Яңа Бәрәскә авылы белән чагыштырып язуым монысын. 

Рәсми мәгълүмат

Күлле Киме авыл җирлегендә әйтүләренчә, Яңа Бәрәскәдә нибары 5 йорт кына гамәлдә икән. Аларда бары 7 кеше яши. Дөрес, монда да теркәлүчеләр саны күбрәк – 24 кеше. 
Фәридә ханым исә рәсми мәгълүматлар белән санлашмастан:
– Кышкы чорга авылның бу башында – 2, биредә – 1, урта тирәдә – 2, теге тирәдә 3 хуҗалык кына калды.  Әнә шул 9 хуҗалык тирәсе инде, – дип санап узды.
Ул да авылда 30 елдан артык яши. Казан янындагы Дәр­виш­ләр бистәсеннән шушы авылга тормышка чыгып кайткан.
– Күршеләрем бик яхшылар. Рашат һәм аның җәмәгате Раи­лә бик кунакчыл­лар. Һәркемгә ярдәм ку­­лы сузарга әзер то­­ралар. Ә Тәскирә апа­га тиз­дән 90 яшь тула, – ди­гәч, юлы­быз­ны шул якка таба дә­вам ит­тек. 

Ул йортка якынлашуга, капка төбендә трактор-агрегатлар һәм йортның каршы ягында, көтүлектә тыныч кына йөрүче мал-туар каршы алды. 
Гаҗәеп гаилә яши бу нигездә. Рашатның әнисе һәм Раиләнең каенанасы Тәскирә апага (әби дип әйтергә үк тел әйләнми) 90 яшь гыйнвар ае ахырында булачак икән. Күз тимәсен аңа! Әле үз акылында, аягын-кулын йөртә дип дежур сүзләр генә язу монда бөтенләй урынсыз. Аның белән авылның үткәнен искә алып, бүгенгесенә борчылып, озаклап сөйләшеп утырдык.
– Шушында тудым, шушында үстем. Тәлгатем мине бер ай йөрүгә үк өенә алып кайтты. Тагын бер айдан соң үзе армия хезмәтенә китте. Мин 3 ел да 3 ай каенанам Фәйрүзә белән яшәдем, – дип искә ала ул.

Җәмәгате 60 яшен дә тутырмыйча вафат була, ә каенанасы белән 30 ел бергә яши. Инде улы һәм килене Раилә белән 30 елга якын бер түбә астында гомер итә.
Данлыклы “Алга” кол­хозы­ның атказанган колхозчысы ул. Медальләре дә булган. “Балалар уйнап, документларына кадәр ертып юк иттеләр”, – ди. 35 ел дәвамында фермада дуңгызлар тәрбияли. Үз сүзләре белән әйтсәк, дуңгызларга укол да кадый, кирәк булса, дәвалый да. Хәер, бу очракта бик кызык башка мәгълүматны телгә алыйк.
– Мин эшләгән чорда җиде җитәкче генә алышынды, – дип гаҗәпләндерде ул. Шунда ук исемнәрен дә санап узды. – Гарәфетдин, Шәүкәт, Гомәр абый, Сәлим, Марат, Мулланур, Зөлфәт һәр җыелышта мактап кына тордылар үземне. 
Элеккеләрне еш искә ала. “Болынга печән чабарга авылдан 13 җигүле атка төя­леп төшә идек. Ике бригада булып, ярыштан чаптык, богыл куйдык, чүмәлә тарттырдык, – дип сагынып сөйләде. Тәлгать-Тәскирә гаиләсе 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерә. Төпчегеннән тыш, барлык балалары да шәһәргә китәләр.
Бергә 28 ел торабыз инде, – дип сүзгә кушыла килене Раилә ханым.
Рашат-Раилә дә 1 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үс­терәләр. Хәзер ул балалар шә­һәр­­дә яшиләр.
Раилә турында да аерым телгә алу урынлы булыр. Күрше республикадагы Морки бистәсеннән соң, урман эчендә Кышна исемле татар авылы бар. Әнә шул авылдан икән ул. Тормышка чыгып, менә кабат урман читенә килеп урнашкан.
Тагын бер сокландырганы – “Әтнә таңы”ннан тыш, башка исемдәге газеталар да алдыра бу гаилә.  Авыл җирендә малсыз буламы инде ул – 4 баш сыерлары да бар! Әле бозау-таналардан тыш бу.
Иң куангыныбыз – шушы авыл тракторчыларының урамнарны гел тәртиптә тотулары, монда кышын да юлның яхшы халәттә булуын ишетү булды. Почтальон, күрше Яңа Бәрәскә авылыннан, газета-журналдан өзми, пенсияне вакытында китерә – атнага бер тапкыр булса да килеп тора икән. Өстәвенә, сорасаң, кирәкне өеңә китереп бирә, диделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев