Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Авыл бизәге – ак әби

Районыбызда гомер кичерүче өлкән яшьтәге өлкәннәребезне зурлап тәбрикләүләр бүген дә дәвам итә.

Һәр авылда бардыр ул изге күңелле, олы йөрәкле, иманлы, йөзеннән нур бөркелеп торган әбиләр.
Түбән Бәрәскә авылының Югары очында гомер кичерүче олысы-кечесе дә яраткан, хөрмәт иткән, кешелекле, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Сания әби Гыйззәтуллина олуг юбилеен билгеләп үтте. 
Мин генә түгел, бөтен кеше дә эшләде
...Өйнең түр башы. Ә анда юбиляр, башына ак яулыгын бөркәнгән Сания әбекәй тын гына өйдәге ыгы-зыгыны, килгән кунакларны күзәтә. Бүген аның туган көне, барлык хөрмәт аңа гына. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң: 7 яшеннән тормыш арбасына җигелгән, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән нәни кызчык, менә бүген ак яулыгын бәйләп түр башында утыра. Шөкер, үтелгән гомер үкенерлек түгел: янында “Әни” дип өзелеп торган балалары, “Әби” дип торган оныклары, оныкчыклары, ихтирам итүче якыннары, “Ак әби” дип хөрмәт итүче авылдашлары бар. Ә үтелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә башласаң, исең китәрлек: гөнаһсыз, самими балачак, сугыш урлаган яшьлек еллары, пар канатлы гаилә тормышы, ана булу шатлыгыннан тамган күз яшьләре, ару-талуны белми хезмәт кую, йөрәк астында йөрткән газиз балаңны югалту ачысы... Түзсә дә, түзә икән адәм баласы. Ачы хәсрәтләр, авырлыклардан соң да, күңел көрлеген югалтмаган Сания әбигә сокланып утырдым. Тормышы турында сорашканда ник бер зарлансын. Хезмәт юлының авырлыгы турында әйтә башласаң да: “Заманалар авыр булды. Мин генә түгел, ул вакытта бөтен халык та эшләде”, – дип кенә әйтеп куйды. Тик шулай да Сания әби искә алган, күңел түренә уелып калган берничә мизгелгә тукталмый мөмкин түгел. 
Соңгы тапкыр күрешү
–  Сугыш чыгасы елны, әтидән хат килде. Ул хәрби кеше иде. Әнигә: “Мин егетләр алырга Казанга килдем. Барыйны минем яңа алып кил”, – дип яза ул. Колхозда сука вакыты иде. Абыйны җибәрмәделәр. Әни мине үзе белән алып китте. Җәяүләп Чыпчыкка киттек. Аннан соң поездга утырып Казанга мендек. Анда әтинең апасы бар иде. Без шуның янына килдек. Әти өйдә юк, апасы гына. Авыл өе, мин тәрәзәдән урамга карап утырам. Өйгә яшел киемнән киенгән бер кеше керә. Мин шул чакта: “Абау, яшел кием кигән бер абый керә”, – дип әйтеп куйдым. Әтинең апасы Мәдинә апа: “Әтиең инде ул синең, әтиең”, – дип аңа каршы чыгып йөгерделәр. 
Зур мич янында кәзәнлек бар иде. Куркыптырма, оялыптырма шунда кереп качтым. Өйгә керүгә әти: “Барый кайда”, – дип сорады. 
Әни аңа, абыемны җибәр­мәүләре, ә мине алып килүен әйтте. Әти сөенеченнән мине кочаклап алды. 
Ул безне Чыпчыкка кадәр озата төште. Аннан миңа күч­тәнәчләр алып бир­де. Мәктәпкә укырга кергәч, дәф­тәрләреңне тыгып йөрер­сең, дип үз сумкасын һәм ручкасын бирде. Ә абыйга үз бүреген биреп җибәрде. Бу минем әтиемне соңгы тапкыр күрүем иде. 1945 елның башында соңгы хаты килде. Хатында: «Берлинны алырга һөҗүмгә күчәбез», – дип язды. Шуннан соң күп тә үтмәде «Хәбәрсез югалды» дигән язу килде. Шунысы кыен, әтиләре сугыштан кайткан балаларга кызыгып үстек. Ни кызганыч, сугыш чоры балаларына игътибар булмады. 
Эштән курыкмадык
– Гомер буе колхозда эшләдем. 1941 елда сугыш башланды. Шул елдан бирле хезмәттә булдым. Әниләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда эшләделәр. Аларны эшкә авыл башыннан исәпкә алып, язып чыгаралар иде. 1928 елгы Барый абыем да әни белән эштән кайтып кермәде. Өебез иске иде. Кышка кергәндә, өй җылы булсын өчен, фермадан сыер тизәге ташып өйне сылыйм. Тирә-яктагы басулардан ягар өчен әрем җыеп, күтәреп ташый идем. Ашарга юк. Шуның өстенә заем. Авыздан өзеп сөт, бәрәңге, май, йомырка, итне мәҗбүри алып китәләр. Ут күренмәсен дип, өй тәрәзәләрен әйбер белән каплап бетерә идек. Авылда шундый тәртип. Янәсе, күктә очкан самолётлар авыл барлыгын сизмәсеннәр, дип әйтәләр иде. Аш пешергәндә казанга буй җитмәгәч, әни шакмак ясап куйды. Ашны нәрсәдән пешергәндер, анысын хәтерләмим. 
Яз җиткәч, өйне сылаган тизәкне куптарып, лапас­ка өябез. Ул кышка ягарга утын булып тора. 
Яз көне кар өеме астыннан чыккан өшегән бәрәңгеләрне җыеп, киптереп ашыйбыз. Бервакыт абый бәрәңге күче таба. Күлмәген салып, жиңнәрен төйнәп шуны тутырып, өйгә сөенеп кайтканын хәтерлим. Шуннан какы, кузгалак, акбаш, кәҗә сакалы, кычыткан ашый идек. Шулар безне үлемнән алып калгандыр.
Бербөтен булып эшләдек
– Шушы урамда тудым, шушында үстем һәм 90 яшемә кадәр яшәдем. Бүтән авылны белмим. Шушы урам егете Мәҗит белән гаилә кордык.  Аның белән башта үзара сөйләшеп кенә йөрдек. Юк вакытлар бит. Кечкенә генә йортка килен булып төштем. Әнеки һәм әтеки белән яшәдем. Аллаһка шөкер, аларны тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Мәҗит оста балта остасы булды. Шушы йортта да аның кулы тимәгән бер генә почмак та юк. Барысын да үзе эшләде. Бригадир кебек тә булды. Йорт салганда да аның белән киңәшләшәләр иде. Аллаһка шөкер, игелекле балалар тәрбияләп үстердек. 
Үрнәк алырлык
Сания әби кебек өлкәннәребез тормышын күрсәтү өчен газета битләре генә җитми. Томлы китаплар язарга була. Ни кызганыч, хәзер аларның сафлары сирәгәя бара. Шул чорларның шаһитләре булган өлкәннәребезнең батырлыклары, тырышлыклары өчен вакытында кадер-хөрмәтне күрсәтеп кала алсак иде. Ә алар моңа бик лаеклар. 
Әбекәйнең туган кө­неннән соң ничә көн узса да, һа­ман бер сорау тынгы бирми. Аларны язмыш никадәр ге­нә сынамасын, тормыш кам­чысы никадәр генә сыдырмасын бирешмәгәннәр, теш-тырнаклары белән, үз бәхетләре өчен көрәшкәннәр. Моның өчен каян көч тапканнардыр? Сокланырлык! Сания әби бүген дә һәр аткан таңга, язын исеп киткән җылы җилгә, иртәләрдә сайраган сандугач тавышына сөенеп, булганына шөкер итеп гомер кичерә. Күңелендәге иман нуры, йөзендәге саф елмаюы башкаларга да җитәрлек. Чөнки үз бәхетләрен үзләре табып, яшь буынга үрнәк булырлык итеп гомер кичергән шәхесләрнең  берсе ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев