Балыгы түгел, процессы!
Иң күңелне төшергәне – балык кермәү булды
Календарьга карасаң, нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер. Шушы көннәрдә бөтен дөнья буйлап “Балыкчылар көне” билгеләп үтелде.
“Балыкчылар көне” июль аеның икенче якшәмбесендә үткәрелә. Быел ул 14 июльгә туры килде. Бу көн – балыкчылар өчен һөнәри бәйрәм, аны җәйге иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе дип атап була.
Күңгәр авылының “Атау” сусаклагычында уздырдылар быелгы “Балыкчылар бәйрәме”н.
Әтнә мәдәният йорты башлангычы белән уздырылучы әлеге бәйрәм Гаилә елы кысаларында оештырылды. Аның максаты – гаиләләр белән табигать кочагында бергәләп ял итү, гаилә кыйммәтләрен саклауда табигатьнең ролен аңлату.
Бәйгедә катнашу өчен башта теркәлү узарга кирәк иде. Барлыгы 35 гариза килгән.
Социаль челтәрләрдә “Балыкчылар бәйрәме” дигән белдерүне күргәч, өйдәгеләргә хәбәр иттем. Минем әти белән Балыгы түгел, процессы! улым көн дә балык тоталар, хәтта көнгә 2-3 төшеп менәләр өй янындагы сусаклагычка. Атна буе улым көтте әлеге бәйрәмне, чуалыйлар әзерләделәр, боткалар пешерделәр. Көне килеп җиткәч иң беренче булып иртәнге өч тулганчы ук ул торды. Без “Атау”га килгәндә иртәнге 5 тулмаган иде әле, шулай да иң иртә килгән балыкчылар утыралар иде инде. Иң күңелне төшергәне – балык кермәү булды. Күәм сусаклагычына баргалый идек, анда кармакны салган саен балык эләгә иде. Ә монда 3 сәгатькә кемдер 3-5 балык тотса, берне дә тотмаганнар да булды. Ә балыкчыга бит балык чиертеп, балыкны судан тартып чыгару ләззәт бирә. Балыгын ашамасалар да “процесс”ы ошый…
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев