Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Бар иде заманалар

Гает бәйрәме җитсә, узган гасырның алтмышынчы еллар башында Югары Сәрдә сигезьеллык мәктәбенең залында узган укучылар линейкасы күз алдыма килеп баса.

Бу юлы линейка гадәттәгечә иртән түгел, озын тәнәфестә булды. Зал уртасына җиде-сигез малайны чыгарып бастырдылар. Алар Камай Гайнетдиненең өендә укылган Гает намазында булганнар. Мәктәп директоры Гөлфия апа Мостафина һәрберсеннән аерым-аерым сорау ала: “Ни өчен Гаеткә бардың? Кем уятып өйдән чыгарып җибәрде?” – һәм башка шундый сораулар. 
Бу малайларның күбесе Югары очныкылар, әтисез үскән “ярым ятим”нәр. Гөлфия апа Тәпти Юнысын линейкадан чакырып чыгарды. “Әхмәтҗанов, син ни өчен бармадың? Гает намазы күршегездә генә укылган бит”.
– Мине уятып җибәрүче булмады. Мин дә барган булыр идем.
Гөлфия апа бүтән җавап көткән иде булса кирәк. Чөнки Юныс әйбәт укый, тәртипле, ләкин бик үткен.  Укытучылардан, директордан бик куркып тормый. Нәрсә уйласа, шуны әйтә.
– Бас урыныңа Әхмәтҗанов!
Линейка алдына чыгарылган малайларның кайсылары ни әйткәне бик хәтердә калмаган. Тик сукыр Рәшитнең генә: “Мин мулла нәселеннән, шуңа күрә бардым”, – дип әйткәнен хәтерлим.
Аның әнисенең бабасы авылның мулласы булган. Рәшит әбисе белән генә яшәде. Әнисенең кайткалап-киткәләп йөргәнен хәтерлим. Кайсыдыр чит районда укытучы иде. Мулла хатыны – карт әбисе исән вакытта, аның янына әллә кайлардан, атлар җигеп авыруларны өшкертергә алып киләләр. Догалар укып өшкерүнең файдасы булгандыр. Аның янына халык шулай ябырылып килмәс иде. Кайбер көнне ишек алларында өчәр ат торганы истә. Рәшитнең бер күзе юк иде. Тумыштан шулай булгандырмы, әллә берәр фаҗига белән күзсез калгандырмы, анысын әйтә алмыйм. Рәшит урамда малайлар белән бик уйнамады. Бәлки физик кимчелеге дә тәэсир иткәндер.
Линейка алдына чыгып басучылар арасында сабакташым, чыбык очы туганым Мәсхүт Әбраров та бар. Башкалардан аермалы буларак ул сулкылдап урынына басты. Аның линейка алдында елаганын күреп сыйныф җитәкчебез Нүрия апаның да күзләре яшьләнде. Линейка таралгач, икенче катка, кабинетка менгәндә, Нүрия апаның баскычта Мәсхүтне тынычландырганын хәтерлим. Нүрия апа математикадан укытты. Мәсхүт белән мин ул фәнне әйбәт укыдык. Арча педучилищесында укып килеп математика укыту Нүрия апага авыррак булгандыр. Сыйныфтагы ике-өч кыздан һәм Мәсхүт белән миннән кала 21 укучының калганы математиканы авыр үзләштерделәр. Нүрия апа югары уку йортында, читтән торып, татар филологиясе буенча укыды. Тормышка чыккач шул юнәлештә эшләде. Ул ислам диненә битараф түгел иде. Өлкәнәйгәч шул дин юлы белән киткән икән дип ишетеп беләм.
Дәресләр беткәч Мәсхүттән: “Линейкада ник еладың?” – дип сорадым. Ул: “Гаеттә бабайлар биргән сәдака акчасын Гөлфия апа кире бирергә кушар дип курыктым. Аның кадәр акчаны минем гомеремдә дә күргәнем юк.
 Кибеттә унике төстәге буяу карандашлары бар. Шуны алырмын дип уйлаган идем, – диде. – Аннан соң да әллә ничә ай буе кинога йөрерлек акча кала”. 
Мәсхүтнең кесәсендәге сәдака акчалары күп булса, бер сумга җыйналгандыр. Ләкин ул чор өчен бу зур акча иде. Бер сумга 100 кап шырпы алып була яки кило ярым шикәр. Әтнә яки Коркачык станция­се кибетендә 1 сумга алты кирпеч ипи бирәләр.
Мәсхүт бик оста рәсем ясый. Төсле карандашлар алу аның күптәнге хыя­лы булган. Ул озак еллар Казан елга портында экскаваторда эшләде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев республиканың Мелиорация министры булып эшләгән чорда, “Газовый” бистәсендә салдырган тугыз катлы йортта, Шәймиевләргә күрше булып яшәде. Мәсхүт инде күптәннән гүр иясе. Урыны оҗмахта булсын.
Инде Гает намазына кайтыйк. Хәзер авыл саен мәчет. Гает намазына халык күп килә, шул исәптән балалар да. Бөтен өмет шул балаларда. Йөз илледән артык укучылар алдында, Гаеткә барган балаларны бастырып сүгү безнең күбебезне диннән читкә этәрде, әйтергә кирәк, күп елларга. Куу, тарату бик җиңел, кабат җыйнап алу читенрәк. Гает намазыннан тыш вакытларда да мәчетләребез буш тормасын иде. Язмам, беренчедән, узганнарны искә төшерү булса, икенчедән, киләчәккә өмет белән карау максатыннан язылды.
Рәүфҗан Закиров,  Олы Мәңгәр авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев