Барына шөкер итәләр, булсын дип тырышалар
Мөмкинлек чыгуга, Мәрҗән авылында гомер итүче бу күркәм гаиләне газетабыз битләрендә чагылдырырга булдык.
Мәрҗән авылында яшәүче Венера һәм Илдар Фәтерахмановлар турында алар эшләгән күмәк хуҗалык җитәкчелегеннән дә, хезмәттәшләреннән дә күп тапкырлар мактау сүзләре ишеттек
Гаилә башлыгы Илдар – “Шахтер” күмәк хуҗалыгы прорабы. Төзелеш буенча эшли ул: ватылганнарны ремонтлый, яңага алыштыра. Бу бригаданы әле 2 ел гына җитәкләсә дә, моңарчы да шунда ук эшләгән. 1968 елны күрше Арча районының Кырлай авылында туып үсә. Гаиләдә 5 бала үсәләр, ул кечкенә чакта ук әнисе вафат була. Сеңлесе Илфира да бирегә тормышка чыга, хәзер күршесендә генә яши. Ә олы абыйсы Илдус алар белән бер гаиләдә яши. Тумыштан ук сәламәтлеге чикле булган Илдус абыйны менә 17 ел инде үзләрендә тәрбиялиләр. Икенче абыйсы Илсур Төмән шәһәрендә яшәп, кызганычка каршы, шунда ук вафат була. Өченчесе – мәкаләбез геройларының берсе Илдар. Дүртенчесе, Илнур исемле энекәше – Кырлайда, төп йортта яши. Бишенчесе – әйткәнемчә, сеңелкәше. Аның белән күршеләр булып та яшиләр.
Кырлай егетенең Комыргуҗа ягына килеп чыгуы үзенчәлекле. Көтүчелеккә чакыргач килә ул бирегә. Монда Мәрҗән авылы кызы Венера белән таныша... Илдар турында бәян итүне шушы турыда туктатып, Венера хакында язып дәвам итик.
Венера – Мәрҗән авылында туып-үсә. Әмма аның туган нигезе түгел бу. Йортны өр-яңадан, үз сүзләре белән әйтсәк, беренче кадагыннан башлап ахырына кадәр үзләре кагалар.
9 ел дәвамында күмәк хуҗалыкта сәркатип-машинист булып эшли. Илдар белән кавышып, уртак гаилә төзиләр. Әмма 1993 елны кыз балалары мөмкинлеге чикле булып туа. 6 ел дәвамында шул кызлары Алинәне тәрбиялиләр, ана гел аның янында була. Тик ул вафат була. Венера хезмәткәр булып мәктәптә эшләп ала.
Бәла аяк астында диләр бит. Егылып аягын сындыра, нәтиҗәдә, бер елга якын өендә генә була ул.
Шул чорда күмәк хуҗалык җитәкчесе килеп, савымчы булырга тәкъдим ясый. Ризалаша Венера. Шул көннән башлап 17 ел дәвамында “Шахтер” күмәк хуҗалыгы савымчысы булып эшли.
1969 елны Мәрҗән авылында туып-үскән ханым, киләчәктә күмәк хуҗалыкның алдынгы савымчысы булып китәрмен дип бер дә уйламый. Аннан: “Савымчы хезмәте турында ни диярсез?” – дип сорамыйча кала алмадым.
– Әлбәттә, авырлыгы бар... әгәр савымчы хезмәтен чын күңелдән яратмасаң, эшләргә бик кыен. Беренче чиратта, тәрбияләгән сыерларны яратырга кирәк, – ди ул.
Барысы 336 баш сыерны “9+3” савымчы тәрбияли монда. Дөресрәге эше 3 сменалы; әмма һәр сменада көч куючы өчәр савымчыдан тыш, тагын 3се чират нигезендә ял итә. Ә төгәл әйтсәк, югарыдагы “зәңгәр торак”та көч куя Венера. “Менә бүген төнге сменага чыгам: 12нчедә китәм, иртә белән 7ләрдә кайтам”, – ди. Шунда ук хезмәттәшләрен – аркадаш дусларын искә алырга ашыга.
– Олы Әтнәдән Резеда Кадыйрова бик яхшы иптәш, ике ел элек Мари Иленнән Комыргуҗага күченеп килгән Равия Галәветдинованы да хөрмәт итәм. Ул үзе дә, ире Рамил дә савымчы хезмәтен башкаралар, – ди.
Шунда ук:
– Савымчы хезмәтенең авырлыгын телгә алган идем. Олыгаюга бәйледер ул, 55 яшь тулды бит инде.
Әмма сменалы эш савымчы өчен бик уңай, – дип өстәп куя. Шунда ук:
– Савымчылар өлкәнәйде безнең. Яшьләр килсә иде. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган, – ди.
Грамота, Рәхмәт хаты белән һәм акчалата еш бүләклиләр икән үзен. Күп тапкырлар Комыргуҗа авылы Сабантуенда зурладылар. Күмәк хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы савымчысы ул. Күптән түгел, район Сабантуенда да бүләкләделәр аны.
Бәхәссез, авыл кешесен авыр хезмәтенә күрә түләү мәсьәләсе нык кызыксындыра. “Бу яктан да зарланырлык түгел. Бик әйбәт”, – ди.
Сер түгел, хәзер район авыл җиренең һәр өлкәсенә дә заманча технологияләр үтеп керде. Ә бу күп өлкәдә кул хезмәтен алыштырып кына калмыйча, продукт җитештерү нәтиҗәлелеген дә арттырды.
Монысы – хезмәт хакында уңай чагылыш таба торган төп күрсәткеч.
Тагын да гаҗәпләндергәне – үз хуҗалыкларында да мөгезле эре терлекләр тәрбиялиләр. Элек өч баш сыер тотсалар, хәзер киметкәннәр – бергә генә калдырганнар. Сәбәбе шул – төрле вакыт була: Илдар да, Венера да эштән тиешле вакытында гына кайтып керә алмыйлар. Сыерларга иртә-кич ашарга-эчәргә бирергә, кул белән саварга кирәк. Тавык-чебешен дә күзаллау мөһим. Шуңа күрә бер сыер белән бергә берәр баш үгез һәм бозау тәрбиялиләр. Ул арада йорттагы хезмәт бүленеше белән дә таныштырып узды Венера.
– Иртән мал-туарны – Илдар, кичкесен үзем карыйм. Саву эше минем өстә инде, – дип көлә.
Гаиләләрен кабат искә алып узмасам, мәкаләм тулы булмас кебек.
1998 елны икенче кызлары – Энҗе туа. Инде мәктәпнең 3 һәм 1 сыйныфына барачак Риназ һәм Данияр исемле оныклары үсеп килә. Дәү әти алар өчен җанын бирергә әзер. Күрәсең – ишегалларына керүгә үк суын кирәк саен алыштыру мөмкинлеге булган кулдан ясалган зур бассейн һәм төрле размердагы уенчык машина-тракторлар тезелеп киткән комлык каршы алды. Чулпан исемле тагын бер кызлары Күәм авылында тормышта.
Менә шундый матур гаилә яши Мәрҗән авылында. Хезмәттән тәм табып, булганына шөкер итеп, тагын да булсынга тырышып яшиләр Фатерахмановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев