“Бер-береңә юл куя белү һәм аңлашу кирәк”
Кышлаудан Сафиннар авылда гына түгел, тирә-якта үрнәк гаилә саналалар, ә фикерләре әнә шулай яңгырый.
Гөлнара һәм Рәдиф 1991 елның декабрь аенда кавышалар, шул көннән тирә-яктагылар өчен күркәм гаилә һәм бер-береңне хөрмәт итү үрнәге булып гомер итәләр.
Еш кына үрнәк гаиләләр турында сүз чыкса, еллар аша сыналган, хезмәттә дә алдынгы булучыларны искә алабыз. Күбесе – совет чорында чыныгу алган һәм гаилә канатлары ныгыган урта һәм өлкән буын вәкилләре. Шөкер, араларында яшьләр дә бар. Газетабызның бүгенге геройлары, Кышлау авылында гомер итүче Сафиннар да – урта буыннар. Аларның хезмәт аша сыналуы турында аерым бер хикәя бәян итәрлек. Бөтен хезмәт юлын терлекчелеккә багышлап, тормыш тәмен шуннан тапкан, үз эшен чынлап торып яраткан һәм инде бу тармакта чын остага әйләнүчеләр турында шулай дими ни дисең?!
55 яшен тутырып килүче Рәдиф белән 54нче җәен каршы алган Гөлнара, китап сүзләре белән язсак, бер дә көтмәгәндә-уйламаганда танышалар. Ул чор – совет заманы әле. Шуңа күрә икесенең дә, хәзерге күзлектән карасак, ишле гаиләдә яшәве гаҗәп тә түгел. Гөлнара күрше Иске Өҗем авылында 3 ир-малай һәм 3 кызы балалы гаиләдә 6нчы, ә Рәдиф Кышлауда дүрт балалы гаиләдә 3нчесе була. Әйтергә кирәк, Совет армиясендә хезмәт итеп кайтучыларның аерым бер дәрәҗәгә ия чоры ул. Солдат хезмәтен үтәп кайткан, иптәш егетләре белән Иске Өҗем авылына барган Рәдиф яшь, чибәр, чая Гөлнара белән шунда таныша.
Рәдиф, гомумән, эшкә батыр, сүзгә тапкыр. Шофер булып машина руле дә бора, балта остасы булып та эшли, ахыр чиктә җәмәгате янына, фермага эшкә урнаша – таналар тәрбияли. Бүгенге көндә Кышлау фермасының аерылгысыз мал табибы ярдәмчесе ул. Ә җәмәгате сүзләре белән әйтсәк, “Аның кулыннан килмәгән эш юк. Бик тырыш кеше ул”.
Гөлнара Кышлауга килгәннән бирле фермада эшли. Ә ераккарак күз салсак, мәктәпне тәмамлагач, Әтнәдә “СПТУ”да укып тегүче белеме алып чыга һәм Казанга китә. Бәхетенә күрә, күрәсең, анда ияләнә алмый ул. Күңеле гел авылга тарта. Эшенең дә ямен тапмый. Моны сизеп-күреп йөргән ана күңеле дә сыкрана. Ахыр чиктә: “Кызым, авылга кайтасың килгәч, кайт син”, – дип хәер-фатихасын бирә. Шул сүзләрне генә көткән кыз туган авылына очып диярлек кайта. Кайта да фермага эшкә керә, үсмер бозаулар тәрбияли. Берара мәктәптә дә эшләп ала. Рәдиф белән кавышкач, башта – кыз, аннан ул таба. Ә инде 1994 елның сентябреннән фермага эшкә керә. “Башта бозаулар тәрбияләдем. Тиресне тачка этеп түгүләр әле дә истә. Шөкер, фермада зур уңай үзгәрешләр чоры башланды. Ә мин 2003 елда бәбәй таптым һәм 2005 елны таналар төркеме җыеп, сыер сава башладым. Кабат декретка чыгып берәр ел узгач, 2004 елны ук эшкә кердем һәм бүгенге көнгәчә мин терлекчелектә көч куям”, – ди.
Сафиннарның хезмәт юлына күз салып, шуңа игътибар иттем.
“Зарланмыйбыз гына түгел, фермага рәхмәтле без. Эшебезне бик яратабыз. Фермабыз, андагы тораклар бик уңай безнең”, – диләр.
Ул гына да түгел, Гөлнараның эше сменалы, якындагы эш урынына да җәяү барасы юк. Транспортта илтәләр, кайтаралар. Математик саннарга күз салсак, Гөлнараның гомуми эш стажы – 35, терлекчелек стажы 30 елдан артып киткән. Рәдиф 36 еллык гомуми эш стажына ия, аның да терлекчелек стажы 15 еллап.
Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияли: олысы – Рафия исемле кызлары 1992 елны, 1993 елны Рудиф һәм 2003 елны Рәниф исемле уллары туа.
– Кызым “Кызыл диплом”га Казанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендәге оешмада бухгалтер булып эшли. Кияү белән бергә Салават исемле оныгымны тәрбиялиләр. Улым Рудиф Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамласа да, Казанда Эчке эшләр системасына эшкә керде. Киленем белән Рамазан һәм Әдилә, Әминә исемле балалары бар. Төпчегем Рәниф Казандагы энергетика техникумын тәмамлап ята, – дип горурлана ана. Шунда ук:
– Җәмәгатемә еш кына: “Их, тагын берәр бала алып кайтасы булган икән”, дим. Гомумән, балаң булган көннәр – тормыштагы иң бәхетле чор ул. Алар өчен шатланам да, горурланам да, бик яхшы, тәртипле булып үстеләр, – дип канәгать елмая.
Инде 20 ел дәвамында бүгенге йортта яшәсәләр дә, аңарчы Рәдифнең әти-әнисе канаты астында гомер итәләр. “Шөкер, бүгенге көндә дә Исламия әнкәй исән-сау”, – ди Гөлнара. Аның Иске Өҗемдә үз әнисе Гөлҗәүһәр дә сау-сәламәт тормыш итә, анда олы апасы белән бергә яшиләр. Бүгенге йортларын искә алуым юкка түгел. “Һәр шимбә-якшәмбе көнендә өйдә барыбыз бергә – 11 кеше җыелабыз да “мәш” киләбез”, – диләр.
Заман чынбарлыгы шуны таләп итә – “Үрнәк гаилә” гыйбарәсен бик еш телгә алабыз без. Сафиннар белән моны да искә алдык. Үрнәк гаилә булуны нидә күрә икән алар? Җаваплары ошады.
“Үрнәк гаиләнең төп сыйфаты – бер-береңә юл куя белү”, – диләр алар.
Ә Гөлнара:
– Ир-ат шулай яратылган – аңа каршы килү бик дөрес түгел ул. Шуңа ирең сүзенә гел колак салырга кирәк, – дип тә өстәде.
Менә шундый күркәм, бердәм, бәхетле гаилә гомер итә Кышлау авылында. Бәхетле гаиләләре имин һәм озын булсын, саулык-сәламәтлектә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев