Бер парта артында туган мәхәббәт
Түбән Көек авылында яшәүче Зәлфирә һәм Фәйзрахман Сафиннарның уртак гаилә корып яшәүләренә 50 ел булды.
Сафиннарның парлы гаилә кору тарихы бик катлаулы һәм кызыклы.
Хикмәтле тормыш юлына ия бу гаилә – мәкаләнең исеменнән үк аңлашылганча, Фәйзрахман һәм Зәлфирә Түбән Көек мәктәбендә укыганда ук бер парта артында утыралар. Олы мәхәббәтнең башы шул чакта ук башланган икән дип уйлап, ялгыша күрмәгез. Бергә утырсалар да, бер дә йөрмиләр алар. Бер-берсе белән кызыксыну ише фикерләр тугаласа да, эш йөрүгә үк барып җитми. Ә шулай да өйләнешәләр. Һәм менә ярты гасырдан артык бер-берсенең күзенә генә карап торалар – бәхетле гомер итәләр.
– 50 ел әле генә кебек. Бергә укыдык, бергә утырдык, – дип көлешәләр.
Аерым телгә алсак, Зәлфирә укытучы булу теләге белән яна һәм Казандагы педагогика институтына укырга керә. 1969 елны укытучы һөнәрен үзләштереп, Түбән Көек мәктәбенә эшләргә кайта. 2005 елга кадәр шунда эшли.
Үзенең Түбән Көек мәктәбендә эшләгән чорын әле дә сагынып искә ала ул, гаилә альбомы белән дә таныштырды әле. Альбомда заманының данлыклы укытучылары – Рашат, Энгель, Миңлехан (хәбәрчебез Минһаҗ Кашапов, хәзер Арчада яши), Габдуллаҗан абыйлар, Нәкыя апа урын алган. Бу якта аларны белмәүчеләр юктыр, мөгаен, чынлыкта, тулы бер эпоханы гәүдәләндерә алар! Шулай ук бүгенге көндә инде өлкән яшьтәге элекке укучылар – тирә-яктагы күмәк хуҗалыкларда, төрле оешмаларда эшләүчеләрнең фотолары да сакланган. Зәлфирә Корбиева (кыз вакыттагы фамилиясе) Түбән Көек мәктәбендә директор урынбасары булып та эшли. Сүз уңаеннан язып узыйм, минем җәмәгатем дә биредә 1 ел укытты.
Ул вакытта Түбән Көек мәктәбендә татар телен Олы Әтнәдән Люция Хәйруллина укыта. Гомумән, башка авыл укытучыларының каядыр барып укытуы гадәти хәл санала ул чорда. Ә инде эш урыны табылып, Люция апа Олы Әтнәгә күчкәч, Зәлфирә аның урынына укыта башлый. Моннан соң физика фәненнән дә укыта әле ул.
Фәйзрахман исә, мәктәпнең VIII сыйныфын тәмамлагач, Буага – ветеринария табибы булырга укырга китә. Бик яхшы укып, белгечлек ала. Аннан юллама белән Әгерҗегә озаталар. Ә ул чорда уку йортыннан соң эш эзләп азапланасы юк иде – юллама белән кая җибәрәләр, шунда эшлисең. Фәйзрахман да Көчек авылында участок мал табибы булып 9 ай эшли. Ияләнүе дә, эшләве дә кыен булмый аңа. Шөкер, әнисенең абыйсы шунда халык суды рәисе булып эшли. Шуннан солдат хезмәтенә дә китә. Биредәге хезмәт чорын аерым искә алырга кирәк.
Монда ул Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә. Офицерлар белән мөнәсәбәте яхшы булу үз ролен уйный, күрәсең, фотога төшерү, аны ясау, зурайту серләренә әнә шунда өйрәнеп кайта. Дөресрәге, Буада укыганда ук фотограф дусты Әсхәт янында бөтерелә ул. Фотога төшерү һәм фотосурәт ясау серләре белән башлангыч кызыксынулары шул чакта ук туа. Бу өлкәдә теләге зур булган инде, югыйсә, кемдер кушып кына нидер өйрәнү бик авыр бит ул! Шунысы кызык, дуслары белән, шул исәптән партадаш дусты Зәлфирә белән дә аралаша. Зәлфирәдән фотосын соратып ала һәм аны зурайтып ясап, кире җибәрә. Бу очракны алар көлешеп искә алдылар һәм шул фотоны да табып күрсәттеләр.
Фәйзрахман солдат хезмәтеннән Әгерҗегә үк кайта. Биредә Эчке эшләр органнарында эшләргә бик кыстыйлар аны. Әмма ул кабат мал табибы хезмәтен сайлый – мондагы “Девятирня” авылына участок мал табибы булып урнаша, шулай ук җирле күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Бу вакытта баш миен өйләнергә кирәк уе бораулый, күрәсең, Әгерҗегә чакырып, Зәлфирәгә хат та яза. Әмма Зәлфирә бармый, фикерен, әнигә мин бер генә кыз, мин аның тәрбиячесе, дип дәлилли. Бу вакытта ул читтән торып институтта укый. Баштарак Фәйзрахманнан хат килгәч каушап та кала. Ахыр чиктә: “Әле укыйсым бар”, – дип җавап хаты яза.
Фәйзрахман 1 ел эшләүгә үк, Түбән Көектәге күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшләүче әтисе Әхмәтхан аны авылга чакыртып ала. “Өлкәнәйдек, безгә тәрбияче кирәк”, – ди. Югыйсә, Фәйзрахман 4 бала арасында олысы була. Тик совет тәрбиясе шундый – әти әйткән икән, ул – закон. Фәйзрахман исә, башта Арча районының Куйбышев исемендәге күмәк хуҗалыгына, Сикертән авылына кайта. Бу яклар минем үземә яхшы таныш – Казанда укыганда шушы күмәк хуҗалык бәрәңгесен алып, Гөберчәк авылында торуым гел истә. Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, КДУ укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы бу! Фәйзрахман абый бераз эшләгәч Түбән Көеккә кайтып урнаша. Ул гына да түгел, институтка кереп, анда да укып чыга.
Авылда Фәйзрахман белән Зәлфирә еш очрашалар, әлбәттә. Фәйзрахманның әнисенең энесе Камил монда автомеханик булып эшли. Бер тапкыр әнә шул абыйсы белән сөйләшкәндә: “Өйләнергә вакыттыр миңа”, – дип куя. Әнә шунда төпле фикер туа.
Бу вакытта төп йортта әнисенең апасы Таифә дә яши. Аның белән өйдәге барлык эшләрне бергә башкаралар, сөйләшәләр, серләшәләр. Аңа да: “Әби дә картая, өйләнәм мин”, – ди Фәйзрахман. Тегесе, аптырап: “Кемне аласың соң?” – дип сорый. Фәйзрахман исә:
– Бергә укыган, бергә утырган сабакташны алам, – ди.
Авылда булгачмы, Зәлфирә дә каршы килми. Шулай итеп 1975 елны өйләнешәләр алар.
Бүгенге көндә 3 баладан 9 оныклары бар. Һәрберсендә 3әр баладан 4 ир-малайлары һәм 5 кыз балалары бар. Керүгә стенадагы портретка игътибар иттем – Ижевск шәһәрендә яшәп, медицина институтында укучы оныгы Әмирә Шәмсиева бик матур итеп бабайның сурәтен ясап бүләк иткән. Сүз уңаеннан, аның әнисе – Зәлфирә-Фәйзрахман Сафиннарның кызы да медик икән. Ул инде Хаҗ кылып кайтырга да өлгергән.
Гомумән искә алсак, олы кызлары – Гөлфирә 1976 елгы, уллары Илнур – 1979 елгы, төпчекләре Ильяр – 1986 елгы. Соңгысы 6 яшеннән үк укырга керә. Дөрес, Зәлфирәнең килендәше Рәфинә: “Бу яшьтән укырга кертмә, аның уйный торган чоры әле”, дип бик әйтә, югыйсә. Ә балаларны яхшы укытуның бик үтемле сере була бу гаиләдә.
– Матчада чыбык эленеп тора иде. Аңа карап аны кулланмадык инде, әмма күз алдында булуы бик йогынтылы иде, – дип көләләр Сафиннар.
Ә менә төпчек укый башлагач, матчадагы чыбык юкка чыга. Өлкәнрәк балалар, әлбәттә, “Без укыганда тора иде, нишләп хәзер алынган”, дипме, көлеп һәм әти-әнигә төрттереп моны искә алалар.
Зәлфирә апа мәктәптә эшләгәндә үзе туплаган фотоальбомнар белән дә таныштырды. Барысы да кулдан ясалган, бик пөхтә итеп эшләнгән. Мәктәп тормышына кагылганы да, Бөек Ватан сугышы чорының батыр авылдашларына багышланганнары да бар.
Югарыда искә алуымча, Зәлфирә апа мәктәптә укытудан 2005 елдан туктый. Ә үз гомерендә 4 тапкыр инсульт кичергән Фәйзрахман абый – сәламәтлеге китү сәбәпле, аңа кадәр үк пенсиягә чыга.
Балалар Казанда яшәсәләр дә, авылда умарталары бар икән. Гадәттә, үзләре кайтып карап, тәрбияләп йөрсәләр дә, әти-әни күңеле тыныч торамы инде ул – өлкән яшьтә булуларын онытып җибәрәләрме, бал корты аерган җиргә кергәннәр әнә. “Мин кердем, кулларым ялангач иде шул – менә болай булдылар”, – дип ике кул кадәр зурлыкны күрсәтте Зәлфирә апа. Әле ул гына да түгел, бакчага виктория җиләге араларын чүптән чистартырга кергән җирдән иренен дә бал корты чага. Зарланып түгел, көлеп, яратып телгә ала ул бу очракларны.
Ә гомумән алсак:
– Бүгенге көннән бик канәгать без. Дөрес, сәламәтлек гел дарулар таләп итә. Балаларга рәхмәт, алар ташып торалар, – диләр.
Сәламәтлекләре бик кыерсытмыйча, озын-озак гомер кичерергә, әле оныкчыклар бәхетен күреп куанырга язсын үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев