Бәрәңге яфрагыннан аш пешергән
Нурҗиһан Галәветдин кызы Шәрәфетдинова 1931 елның 7 ноябрендә туып үсә.
Аңа 7 яшь вакытта әтисе вафат була. Үлем ачысы онытылып өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу чор авырлыгын аңлатып торасы да юк, әнисе балаларны ач итмәс өчен көнен дә, төнен дә эшли. Ә үзе артель начальнигыннан йон алып, сугышчыларга оекбаш бәйли, моннан тыш, танкларны каплар өчен ятьмә үрә. Аны тарттырып төйни торгач, бармакларын сөяккә кадәр җәрәхәтли.
– Ә черек бәрәңгене сукага барган җирдән абый алып кайта иде. Шуны төеп, тоз кушып пешереп, күмәч итеп ашый идек, – ди.
Әнисе башка кешеләргә бакча казышып, моның өчен алъяпкычына үрә башлаган бәрәңге салып кайта. Хөкүмәткә түләүләр күп була: хәтта, ит түләве өчен дип кечкенә бозауларын үзләре үк илтеп тапшыралар. Язын кузгалак, кычыткан белән аш пешерәләр.
Бервакыт бәрәңге яфрагы турап аш пешерә ул, яшел аш бик ачы, авызга капмаслык булып чыга.
Халык ярлы яши, берәү бишектәге баласын калдырып хәер эстәргә чыгып китә, кайтышына баласы үлгән була.
Нурҗиһанның апасын, әле сугыш тәмамланмаган хәлдә, Сталинградны төзекләндерергә алып китәләр. “Иделне су дип әйтеп тә булмый – ниндидер караңгы-кызгылт масса иде ул”, – ди апасы. Нурҗиһан мәктәптә 7 сыйныфка кадәр белем ала. Сугыштан соң урманга, утын кисәргә йөртәләр. “Кичен эштән кайтканда, киемнәрне киптерер өчен Идел буйлап ботаклар өстерәп кайта идек”, - дип искә ала. Соңрак, ике йорт аркылы гына күрше булып яшәгән егет – Гыйльметдинга кияүгә чыга. Эштән ялга туктаган – төш вакытында язылышып та куялар. Берьяклы кечкенә йортка 8нче кеше булып килә ул. Шул нигездә 2 баласы туа. Алты ел узгач, тәрәзәсез, мичсез өйгә башка чыгалар. Колхозда эшләгән елларда йорт-җирне дә, тормышларын да рәтлиләр.
Бүгенге көндә улы Хәмит һәм килене Ләйлә тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев