Фәрит Шиһапов: “Сәхнәне төшләремдә күреп уяна идем”
Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Халкыбыз аннан беркайчан да аерылмаган.
Яшел Үзән районы Карауҗа авылында гади колхозчылар гаиләсендә, ун баланың тугызынчысы булып, якты дөньяга аваз сала Фәрит абый.
Кечкенәдән гармун уйнарга өйрәнә. Беренче сыйныфта укыган вакытта беренче тапкыр кулына гармун ала. Ә икенче сыйныфта инде сыздырып уйный ул.
– Мәктәптә узган һәрбер чара миннән башка узмады. Мәктәп елларында бөтен чарада да катнаша идем. Дәрескә кереп кенә утырам, берәр сыйныф җитәкчесе кереп: “Безгә Шиһаповны гына биреп торыгыз әле”, дип алып чыгып китә торганнар иде. 10 сыйныфны гармунда гына уйнап тәмамладым инде, – дип елмая Фәрит абый.
Гармун уйнарга үзлегеннән өйрәнә. Әтисе, олы абыйсы да оста гармунчылар булалар. Алар уйнагач, мин дә уйнарга тиештер дип, кулына гармун ала ул. Гармуннан башы да күренмәгән кечкенә Фәритнең гел гармун телләрен шыгырдатып утыруыннан өйдәгеләр туеп та киткәлиләр. Андый вакытта мунчага барып, ләүкәдә утырып өйрәнә ул. Табигать биргән сәләтенең никадәр зур байлык, гармунның гомерлек юлдашы булуын еллар узган саен ныграк аңлый ул.
Белем – тугыз айлык курслар
Ишле гаиләдә үсә Фәрит абый – барысы 10 бала, 5 кыз һәм 5 егет. Сабый вакытта бер кыз белән бер малай вафат булалар. Бүгенге көндә 8е исән-сау, һәркайсының үз тормышы, үз юлы.
Үз авылындагы урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлагач, яшь белгечләрне авылда калдыру максатыннан акча түләп, совхоз Фәритне Казанга республика методик үзәкнең музыка бүлегенә 9 айлык курсларга укырга җибәрә. Ай саен хәтта 50 сум стипендия түлиләр аңа. Укуын тәмамлагач, авылга кайта. Әмма ул эшләргә тиешле клубта аңа эш урыны табылмый. Һәм аңа башка авыл клубларына барып эшләргә туры килә. Әле бер, әле икенче авылда йөри торганнан соң, Казанга эшкә чыгып китә яшь егет. Төзелеш техникумына лаборант булып эшкә урнаша. Әмма акча түләп укыганын искә төшереп, совхоз кире авылга кайтуны таләп итә Фәриткә. Ул кабат авылга кайта, биредә ел ярым комсомол сәркатибе булып эшли. Һәм Армия сафларына алына. Ә менә Армиядән азрак сәламәтлеге какшап кайта. Кызганычка каршы, авылда да эшкә алам дип торучы булмый. Шулвакыт Әтнә районына кияүгә чыккан апасы Зөһрә аны үз янына чакыра.
– Энем, бер дә борчылма, Олы Әтнә клубына баянчылар кирәк. Әйдә Әтнәгә кил, – ди ул аңа.
Шулай итеп, 1987 елның 1 мартында Олы Әтнәгә эшкә кайта ул.
– Ул вакытта клуб директоры булып эшләгән Мөбарәк абый, безгә кеше кирәкми, дип эшкә алмады. Гомәр абый кая киткән булгандыр инде, хәтерләмим. Һәм мин техникумның профсоюз клубына эшкә урнаштым. Әмма биредә өч ай эшләгәннән соң, Гомәр абый сөйләшеп, клубка эшкә күчерде. 1987 елдан бирле Әтнәдә инде мин, – диде ул.
Әтнә халкы да бик тиз үз итә оста баянчыны. “Әтнәдә миңа ияләшергә бик җиңел булды. Бер атна эчендә Әтнә кешесе булдым да куйдым”, – ди Фәрит абый ул елларны искә алып.
.jpeg)
Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр. Тәкъдиргә язылган гомер юлының, Фәрит өчен иң истәлеклесе, иң кадерлесе Олы Әтнә авылына эшкә килүдән башлана. Иң якыны димен, чөнки мактаулы хезмәт юлын, Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерлек парын, гаилә учагын, балалар бәхетен Әтнә җирендә таба, бүгенге көндә районда гына түгел, тирә-яктагылар өчен дә таныш булган оста баянчы ул Фәрит Шиһапов.
Сәхнә төшләремә керә иде
Мәдәнияттә эшләү дәверендә төрле вакытлар була. Хәтта бу эштән киткән вакытлары да. Әмма концерт куйган чорлар, сәхнәдә сыздырып гармун уйнаган мизгелләр төшләренә кереп бимазалый аны. Һәм тормышын сәхнәсез күз алдына китерә алмаган баянчы Фәрит Шиһапов кабат мәдәнияткә эшкә кайта.
– Башка кайтмыйм, дип киткән вакытларым булды. Әмма мәдәнияттән башка яшәп булмый. Ялы, тынычлыгы булмаса да, күңел шунда тартыла. Хәзер менә 40 елга якын мәдәният өлкәсендә хезмәт куям, – диде ул истәлекләре белән бүлешеп.
Чыннан да, бүгенге көндә бер генә чараны да, концерт-тамашаны да кечкенә генә буйлы, мөлаем, йөзеннән елмаю китмәгән Фәрит абыйдан башка күз алдына да китереп булмый. Кая гына барса да, кулында үзеннән да зур баяны.
Бер төймәсен дә басып күрсәтмәделәр
Гармунда уйнарга өйрәнү өчен ишетү сәләте көчле булырга тиеш, дип саный Фәрит абый Шиһапов.
– Үземә дә гармунның бер генә төймәсенә дә басып күрсәтмәделәр. Көйне тыңлый-тыңлый, үзлегемнән уйнап карый идем. Гармун уйнарга өйрәнгәндә иң мөһиме шул – тыңлау сәләте кирәк. Чөнки профессиональ гармунчыларга көй уйнарга кушсалар, алар нота сорый башлыйлар. Ә үзлегеннән өйрәнгән очракта, җырлаган кешене тыңлап торасың да, акрын гына аның артыннан ияреп китәсең,– дип аңлатып үтте ул.
2 сыйныфтан 10 сыйныфка кадәр «хромка»да уйный. 7 сыйныфта укыган вакытта әтисе Гомәр аны үзе белән түбә ябарга, шабашкага алып йөргәли. Һәм түбә ябудан эшләп алган 62 сум акчага әтисе аңа өр-яңа «Беларусь» гармуны алып бирә.
– Әти мине үзе белән кибеткә алып барды. Әле дә хәтеремдә, мине кибет уртасына утыртып куйдылар. Кулыма гармун тоттырдылар. Һәм сыздырып гармунда уйный башладым. Кибетчеләрнең сокланып карап торганнары әле дә истә.
Ул вакытта гармунда яхшы итеп уйнарга өйрәнгән идем инде.
Бер-береңә хөрмәт кирәк
Бәхетен, тиңен Әтнә җирендә таба Яшел Үзән егете. Хәер, хәзер аның үзен дә Әтнәнеке дип әйтсәк тә ялгыш булмастыр. Биредә төпләнеп яшәвенә дә 38 ел бит.
Тормыш иптәше Раилә белән танышулары да туйда була аларның.
– Абыйсының туена бер атна кала, Раилә яныма килеп: “Абыйның туена баянчы кирәк иде. Килә алмыйсыңмы”, дип сорады. Ничек килмәскә инде. Ул вакытта туйдан туйга йөргән вакытлар. Сентябрь аенда абыйсының туе булды. Шул туйда танышып калдык. Аннары өч айдан соң, декабрь аенда без дә өйләнештек, – дип елмая ул. Быел бергә яши башлауларына 37 ел була.

Узган гомер, аккан су кебек, диләр. Аның узганы да сизелмәгән. Тип-тигез җиргә казык кагып, йорт салып чыга Шиһаповлар. Тормышның авырлыгын да бергә күтәрәләр. Гомер буе бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр.
– Клуб эшеннән кайтып кермәгән вакытлар да булды. Унар көн гастрольләргә дә чыгып китә идем. Раилә бер генә каршы сүз дә әйтмәде. Бер-беребездән көнләшмәдек, бер-беребезне аңлап яшәдек, – ди Фәрит абый тормышына шөкер итеп.
Бүгенге көндә ике уллары да буй җиткән. Олысының үз гаиләсе. Бүгенге көндә ике оныклары бар. Ә бәхет өчен тагын ни кирәк?! Районыбызның танылган баянчысы Фәрит абый Шиһаповның алдагы гомере дә тигезлектә, куанычта үтсен. Гармун телләрен сыздырып уйнаган бармаклары сызламасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Мең яшә, Фәрит туган. Син чын музыкант. Олы Бәрәзәләргә дә бик булышасың. Илгиз абын Кадыйров.
0
0