Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Гүзәллеге тал-тирәкләр генә түгел...

Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, үзенә дөньяның бар матурлыгын туплаган Күлле Киме авылы бу.

 Тирә-якны чолгап алган агач-куаклары, күпсанлы сулыклары һәм чишмәләре, үзенә урман һавасы туплаган аллы-гөлле чәчәкле коры елга-басулары белән дан тота бу авыл. 
 Авыруыма табиб кирәк түгел,
Йөрәгемнең беләм дәвасын:
Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
Авылымның чиста һавасын...
Мәкаләмне олуг шагыйребез Сибгат Хәким шигыре белән башлавым юкка түгел – туган авылы турында кыс­ка, әмма төпле итеп бары шагыйрь генә яза ала. Туган авылым һавасы минем өчен дәва ул, дип юкка гына өзгәләнми шагыйрь. 
Аңлагансыздыр инде, мәка­ләм­­нең герое – яшеллек эчендә балкып утырып, ерактан ук үзенә дәшүче, тал-тирәкләре һәм саф табигате, матурлыгы белән күңелнең әллә нинди нечкә кылларын тибрәтүче ямьле Күлле Киме авылы.
Авылның башлангычына күз салсак, нигезен әнә шул сыйфатларына сокланып салганнардыр дигән фикер туа. Бу очракта бу якта киң таралган риваятьләрнең берсен тыңлап узу урынлы булыр:
“Ул чакта калын катнаш урман баскан бу җиргә каяндыр ерактан, данлыклы “Шәһре болгар” якларыннан өч бертуган аяк баса. Ниятләре җитди – биредә үз авылларын һәм җирләрен булдыру теләге белән яналар. Айгуган – каен агачлары күп үскән күршедәге Каенсар авылына, Иртуган Күлле Киме авылына, ә Көнтуган арырак китеп, Ары авылына нигез салалар”. 
Әлбәттә, бу риваятьнең дөреслеген раслаучы да, аны кире кагучы дәлилләр дә юк. Әмма шунысы факт, Күлле Киме авылы беренче тапкыр язма рәвештә 1710 елны телгә алына. 
Күлле Киме авылы район үзәге Олы Әтнә авылыннан – 15, Коркачык тимер юл станциясеннән – 45, Татарстан башкаласы Казан шәһәреннән 86 чак­рым ераклыкта урнашкан.
Киңрәк итеп алсак, Марий Эл республикасы белән чиктәш ул. Күрше Урыс Үртәме, Досметкино авыллары үзебезнең татар авылларыннан да якынрак урнашкан.
Әлбәттә, татар авылының тарихын беләсең килсә, зиратка барырга кирәк. Археологлар биредә XVI гасырга караган кабер ташлары да табалар. Ә тарихи риваятьләргә караганда, югарыда искә алган Иртуган авылны башта Югары Көек авылы турысыннан аз гына югарырак итеп, Күлле Кимегә илтүче олы юл буена сала. Хәзер ул тирәне Иске зират дип атыйлар. Бәлки Мари зиратыдыр, чөнки, сөйләүләренчә, анда инде бер йорт була. Ә йорт хуҗасы мари милләтеннән була һәм килгән татарлардан куркыпмы, берни дә алмыйча чыгып кача. Тик аның “Кимем пу” дип кычкыруы урман эчендә озак яңгырый. Яланаяк чыгып йөгерә күрәсең, әнә шулай итеген булса да бирүләрен сорый, имеш. Монда Киме халкы 300 еллап яши дип исәпләнә. Аннан җирләрен күбәйтү максатыннан хәзерге урынга күчеп утыралар... Риваять әнә шулай дип сөйли.
Ә ни өчен Киме алдына Күлле сүзе килеп кушылды икән диярсез. Эш шунда, баштарак авылның тирә-ягында күлләр бик күп була. Бу яктан бездә хәзер Ары авылы гына мактана аладыр. Шунысы бәхәссез, авылның табигате искитәрлек. Җәен генә дә түгел. Ә яңа тарихта, бу очракта XIX гасырны күз алдында тотам – Күлле Киме авылы зыялы, гыйлемле булуы белән дан тота.
– Авылның тарихы бик бай; мәктәп турында төгәл әйтә алам – әле 1848 елның 26 апрелендә Казан губернасы җитәкчелеге рөхсәте белән мәктәп ачыла. Укытучысы мулла Габдрахман Арасланов булган, – ди хәбәрчебез Саимә Сабирова.
Ә авылның иң өлкән кешесе  – 93 яшьлек Рәисә Кушаева әллә ни ерак булмаган үткәнне искә алып:
– Чәршәмбе базары үзе генә ни тора иде! Җаның ни тели – бар да булды. Вак-төяктән башлап, эре мал-туарга кадәр алып була иде, – диде. 
Соңгысы, Күлле Киме мәктә­бенең данлыклы укыту­чысы турындагы мәкалә бе­лән газетабызның алдагы битләрендә танышырсыз. Ә Саимә Сабирова – Россия Феде­рациясенең атказанган укытучысы! Хәер, алдарак авылның данлыклы шәхесләрен искә алып үтәрбез әле. Әнә шул базарны искә алып, бер төркем ханым исә:
– Базарга килгән мари ханымнарны ерактан ук күреп, сагыз алыр өчен мәктәптән каршыларына йөгереп чыга идек. 5 тиен акча зурлыгындагы 5 тиен торган ул сагызларны бер-берсенә ябышмасын өчен су салган чиләккә салып килә иделәр... Мәктәптән сагыз алыр өчен базарга кадәр барып йөреп булмый бит инде, – дип көлеп искә алдылар.
... Әлегә мәкаләне Күлле Киме авылының данлы узганы турында язып дәвам итик.
Өлкән яшьтәге кимелеләр белән дә аралаштым. Әйтү­ләренчә, әле XX гасыр башында да авылда мәдрәсә дә булган,  ветеринар пункт та, тимерчелек, хәтта 2 сыраханә һәм мануфактура да эшләгән. Бәлки, кем өчендер кызык мәгълүмат тоелыр – моны белеп тору зыян итмәс. Авыл үзе һәм Ашыт елгасының сул ягындагы авыллар Күлле Киме волосте Царевококшайск уездына караганнар. Кыскасы, ул авыллар хәзерге Йошкар-Ола, дөресрәге Марий Эл республикасы составына кергәннәр. Шөкер, Рәсәйне милли республикаларга бүлгәндә Татарстан ягына кушканнар. 
Татар авылы турында сүз кузгалуга, беренче чиратта һәрвакыт аның мәчете телгә алына. Ә Күлле Кимедә беренче мәхәллә 1829 елны оеша. Соңрак, инде мәчет тә төзелгәч алынган мәгълүматларга караганда, Күлле Киме мәхәлләсендә 444 кеше яши дип исәпләнә. Ә 1848 елны мәчет төзелә, кысан булуы сәбәпле 1909 елны аның урынына яңасы сафка баса. Шулай ук биредә яңача, заман кушкан ысул белән ир малайларга да, кыз балаларга да сабак бирәләр. 1913 елны ук авылда “Башлангыч рус-татар мәктәбе” – “Земская школа” ачыла. Анда җәдитчә белем алалар. Безнең татар халкының кыска гына вакыт аралыгында, иске имлә белән җәдитчә, кадимчә, латинча укып, аннан соң кириллицага күчүе турында күпләр хәбәрдардыр инде.
Авылны искә алуга, үзеннән-үзе: “Анда күпме кеше яши икән?” сорау килеп туа. Аерым алсак, 1859 елны 148 хуҗалыкта 467 ир-ат һәм 504 хатын-кыз яшәгән. 1883 елны Күлле Кимедә 178 хуҗалыкта 1199 кеше яшәгән. Ул чордагы Күлле Киме авылына күз салсак, хәзерге тел белән әйтсәк, дан тоткан эшмәкәрләре дә була. Әйтик, Гыйният Уразов, аның вафатыннан соң улы Габдулла мануфактура һәм бакалея кибетләре, җил һәм су тегермәннәре тота. Галләм байның мануфактура кибете, Галимҗан һәм Сабир Ваһитовлар шулай ук кибет хуҗалары булалар. Хәсби бай да бакалея кибете тота. Хикмәт Гыйззәтуллин урман кистерә, сәүдә итүдән һәм бодай тегермәне тотудан файда ала. Болардан тыш бик күп вак сәүдәгәрләр эшли. Боларны искә алуның сәбәбе шул – менә шушы данлыклы сәүдәгәрләр плеядасын революциядән соңгы оста җитәкчеләр һәм бүгенге көн эшмәкәрләре дәвам итә.
Кабат тарихка күз салсак, 1919 елны Олы Әтнәдә һәм Күлле Кимедә китапханәләр булдырыла. Күлле Кимедә уку йорты мөдире Абдулла Сабиров, китапханәче Галимҗан Гайсин була. Икесе дә, бүгенге көн халкы өчен дә яхшы ук билгеле шәхесләр. 1925 елны Күлле Кимедә халыкны агарту максатыннан авыл клубы да пәйда була.
Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүдә дә өлеше зур була Күлле Киме авылы халкының. Яу кырында ятып калучылар гына 154 кеше.
Моннан тыш, җиңү яулап исән-имин кайтучылар 46 кеше булган. Кызганычка каршы, инде барысы да вафат... Язмада искә алган бу мәгълүматларны Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова бирде. Югалмасын, авыл халкы кирәк вакытта таныша алсын дип аерым папкаларга җыеп бара икән ул аларны.
Күлле Кименең гүзәллеге, шагыйрь әйткәнчә тал-тирәкләр белән генә түгел. Иген басулары, аларны аеручы агач полосалар, җиләкле коры елгалары белән дә дан тота ул. Бу очракта янәшәдә генә булган урманны да искә алыйк. Иманым камил – тормышның авыр мизгелләрендә, шул исәптән сугыш чорларында да бик күпләрне коткаргандыр урман сый-нигъмәтләре. Шулай ук кышкы суыклардан да котылу өчен бик ярап куйган ул. 
Заманында районкүләм дан казанган социаль объектлары белән дә мактана ала Күлле Киме. 
– Менә биредә май заводы иде, әнә тегендә 1944-1961 елларны эшләгән ятим балалар йорты, дару­ханә, аңарчы мәдәният йорты урынында иде ул, чәй­ханә, мәктәп янында больница бар иде... – Берсен-икенчесе бүлдереп авыл халкы сөйләгән мәгъ­лүматлар бу. 
Бу теманы шул урында туктатып торып, авылның данлыклы шәхесләрен дә искә алып үтик. Мәкаләне татар әдәбияты классигы, бик күп әдәби хезмәтләр авторы, Татарстанның халык шагыйре Сибгат ага Хәким шигыре белән башлавым юкка түгел. Күлле Киме авылы диюгә күз алдына нәкъ менә ул килә дә баса. Шулай ук Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрь­җан, аның сең­лесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова, авылның горурлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе, генерал-лейтенант Әсхәт Сәфәров турында әйтү дә җитәр иде. Гомумән алсак, бик күп алар. 
Берсен искә алып, икенчесен төшереп кал­дырудан да куркам. Искә алмаганнар дип үпкәли, рәнҗи күрмәгез, мәкаләнең асылы аларның барысын да телгә алу түгел – кайберләрен искә алсак, әйтик, Рафаэль Хәкимов, Фирдинат Гайсин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы белгечләре Нурфия Хәмитова, Марат Хәкимуллин, Фәрит Сабиров, Булат Хәмидуллин авыл тарихына әнә шундый якты эз салучылар.
Бүгенге көндә Күлле Кимедә 286 кеше бар. Авылдагы 161 йортның 104ендә генә һәрдаим кеше яши. Шөкер, соңгы елларны авыл тормышын үз итүчеләр дә бар. Шулай да, авыл халкы, һәр җирдәгечә, кими. Кунакчыл, дустанә, тиз аралашучан һәм һәркем белән тәмләп әңгәмә коручы Күлле Киме авылы халкы элекке нәзәкатен югалт­мыйча, авыл үзе озын гомерле булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев