Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яңа Шимбер фермеры: “Үзебезнеке – үзәктә”

“Кыенлыгы булса да, чит кешегә түгел, үзебезгә дип эшлибез”, – диләр алар.

Яңа Шимбер авылыннан Фидаиль Мөхәммәтҗанов җәмәгате ярдәме белән, менә 20 елдан артык инде, фермерлык эше белән шөгыльләнә.

Әлеге ир-атны “Уңыш” агрофирмасының алдынгы комбайнчысы буларак хәтер­ләүчеләр бик күптер. Заманында “тимер ат”ы белән күмәк хуҗалык басуларын күп тапкырлар әйләнде ул. Ул гына да түгел, терлекчелек өлкәсендә дә стажы шактый: озак еллар агрофирманың авылдагы ферма мөдире булып эшли. Үз сүзләренә караганда, кинәт кенә фермерлык юлына кереп китә. Аның да катлаулысын – мал-туар асрый торганын үз итә.

Безнең белешмә

Бүгенге көндә Әтнә районында сөтчелек юнәлешендәге ике фермерлык хуҗалыгы бар. Эре күмәк хуҗалыклар белән көндәшлек итү кыен булса да, әлегә уңыш­лы эшлиләр.

Әлбәттә, хөкүмәтебез булышлы­гы белән дип ассызыклау дөрес булыр. Бу хакта алдарак тел­гә алырбыз әле. Әлегә Фидаиль Мөхәммәтҗановның фермерлык хуҗалыгын күзаллыйк.

– Бүгенге көндә 25 баш савым сыеры бар бездә. Ә барлык терлек­ләр саны – 39 ук, – дип канәгать елмая фермер.

Әйтүенчә, үгез бозауларны кечкенә вакыттан ук сатып җибәрә, карт сыерларны алыштыру һәм ит өчен бары тана бозауларны калдыра. Эш режимы да үзенчәлекле биредә:

– Иртәнге өчтән үк торып басам инде. Чөнки сөт тапшырырга да өлгерергә кирәк... Ә терлекләрне көненә өч тапкыр ашатам.

– Фермерны күзаллауга, юньләп ял күрмидер инде ул, дигән фикер туа... – Шушы фикерне әйтеп бетерә дә алмадым, сүземне җәмәгате Люция ханым бүлдерде:

– Алай димәс идем. Әйтик, мондагы эшне иртәнге 7ләрдә тәмамлыйбыз һәм өйлә вакытына кадәр ял итәбез, – диде.

Әлбәттә, ял дип әйтү урынлы булмас, аз булса да терлекчелек эшеннән азат вакыт бу – шулай дию дөресрәк булыр. Барыбер дә күңелләре күтәренке.

 “Куанабыз шул, чөнки, “Үзебезнеке - үзәктә” дип эшлибез, – диләр. – Авырлыгы булса да, эштән бик канәгать без. Монда иң мөһиме – хезмәткә җаваплы карау һәм эшне тиешенчә башкару кирәк”.

Авыл читендә булса да, ындыр түрендә үк урнашкан терлекләр торагы шактый матур, ерактан ук балкып тора.

– Алдагы елны нигезен салып калдырдык. Икенче елны стенасын күтәрергә иде хыял. Шул елны кинәт кенә төзү материалларына бәяләр күтәрелде, – дип искә ала фермер.

Бу торакны бастырганнарына ике ел була икән инде. Размеры 10х30 метр бу торакның. Янәшәдәге Күлле Кимедән блоклар, агач материаллар сатып алып оештыра.

Мондый муллыкның төп каравылчысы ишек янында бәйдә торган бозау кадәр эт булса да, периметрлар буйлап камералар да урнаштырылган. Хәер, хуҗа үзе дә гел шушы фермада.

Шул ук вакытта торактан тиресне чыгара торган транспортер да, сөт саклар өчен яхшы суыткыч та бар. Шунда ук “Беларус” тракторы һәм “Пресс”, “Газель” машинасы да тора. Кыскасы, эшне тиешенчә оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар монда. Әлбәттә, беренче чиратта Люция һәм Фидаиль Мөхәммәтҗановлар тырышлыгы бәхәссез. Эшне тиешенчә, план­лы нигездә оештыра белмә­сәң, техника белән генә уңышка ирешүең икеле...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев