Яшьлегем кабатлана
Ташчишмә авылы клубында РФ гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, мөгаллимә, тәрбияче, шагыйрә Надия Вәлиеваның иҗат кичәсе булды.
Надия Фаяз кызы – төркемебезнең иң тәҗрибәле, өлкән шагыйрәсе. Өч китап авторы. Татарстан китап нәшрияты чыгарган ике китапта аның шигырьләре урын алды.
Газета-журнал укучылар да аның иҗаты белән яхшы таныш.
Көзнең матур фасылында 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк (Аллаһ насыйп итсен) шагыйрә өчен иҗат кичәсе олы бәйрәмгә әйләнде. Якташлары, авылдашлары, хезмәттәшләре, иҗатташлары белән якыннан аралашып, иҗатына аларның бәяләрен ишетте. Ә балаларның шагыйрәбезнең шигырьләрен сөйләве һәрберебез өчен сөенеч булды. Иҗат кичәсендә һәркемгә үз фикерен, котлавын, бәясен җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Ә без Надия апаның балаларын, туганнарын рәхәтләнеп тыңлап, кызыклы мәгълүмат алдык. Җылы, рәхәт, ихлас кичәне оештыручы Ташчишмә авылы китапханәчесе Назирә Габдрахмановага олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Ә Надия Фаяз кызының рәхмәте барыбызга рәхәтлек бирде.
– Кызлар, егетләр, дусларым! Сезгә матур теләкләрегез, ихлас сүзләрегез, Рафис, Сезгә музыкаль бүләгегез, җылы котлауларыгыз, зур бүләкләрегез өчен кайнар рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Мин искиткеч бәхетле булдым бу кичәдә! Үземне кирәкле кеше итеп тойдым. Шушы хисләрне кичерүем өчен барыгызга да олы ихтирамымны җиткерәм. Мин сезнең белән, һәрчак сезнең һәркайсыгызга да хәерхаклы, һәркайсыгызны хөрмәт итәм. Саулык-сәламәтлек белән тату булып яшәргә язсын, – дип үз фикерен җиткерде ул.
Менә шулай яши алсак иде.
Ах син, Яшьлек!
– назлы һава иңнәреңдә,
Мөлдерәмә күзләр булып,
Чишмә тибә,
Ак каеннар, шыбыр-шыбыр, серен чишә,
Күңел кошың мәңге сүнмәс сөю көтә...
Ах син, яшьлек! –
Хис бураны бөтерелә,
Үбә-куна күзләреңә,
Керфегеңә,
Кочак-кочак күбәләген
Бүләк итә,
кызыл чия иреннәрең бәхет көтә...
Ах син, яшьлек!
өметләрдән корган дөнья!
Сафлык, самимилек хуҗа аңа.
Анда- монда караганчы, кай арада,
Шалтыр- шолтыр ишегеңне
картлык кага...
Яшьлегемне җибәрмәскә имза куям,
Картлыкка да ишек бикле,
Ният башка.
Өметләрне өзмәенчә яши бирәм...
Яшьлегем бит кабатлана оныкларда.
* * *
Әллә кайда калды балачак...
Җиләкле болыннар артында.
Йөгерәм дә китәм шул якка
күңелнең дуамал атында.
Әллә кайда калды үсмерчак...
Инеш... күпер... каен- полоса.
Сарылганда каеннарыма
Күз алдыма яшьлегем баса.
Әллә кайда калды парлы чак...
Күз тидеме, чите кителде.
Минем белән бергә йөгерә
үткәннәрнең җилле хәтере.
Әй, кешеләр, авыл, табигать,
Беләбезме сезнең кадерне?
Дуамал атларның сыртында
сулышлар да төер-төерле...
* * *
Кайта-кайта алар сагындыра,
Кайта-кайта үзәк өзелә.
«Әни» дигән бер кечкенә сүздә
вулкан җылылары сизелә.
«әни» дигән шул бер кыйпылчык сүз
йөрәк уртасына кадала.
кадала да, җанга сихәт урап,
Баш- тән, гәүдәләргә тарала.
Кайта-кайта кадерләре арта,
Кайта-кайта сөеп туялмыйм.
Әни булуыма сөенечтән
Эреп китә йөрәк ярасы.
Ана өчен бала – баһадир шул,
Ана өчен бала – багана.
«Әни» дигән бер сүз җитә кала
егылганда арка терәргә.
Бер сүз җитә,
Бары бер игътибар,
Берни булмаса да, –
Бар да бар,
Әл дә ярый, арка терәшергә,
Җылы алышырга алар бар.
* * *
Тынычлык көен көйләп
ул килә дөнья иңләп.
Ул килгәндә бар табигать
Тын ала, моңнан изрәп.
Илаһи ул, борынгы,
Аллаһ үзе биргәндер.
Тоташтыр дип бар җиһанны
Дуслык җебен үргәндер.
Ул яшәтә, ул яшьнәтә
Кыз-кыркын, егетләрне.
дәрман кертә, кан яшәртә
Яратмый җебекләрне.
Хәрәкәткә, бәрәкәткә,
эшсөяргә дан җырлый.
Игенче дә, терлекче дә
ихлас мәдхия тыңлый.
Татар иленең җаны да,
рухы да сокландырыр.
Милли ризык, аш-суыннан
Болын сыгылып торыр.
Һәр милләтнең кабатланмас
Бәйрәмнәре бихисап.
Сабантуй килгәндә дөнья
гөлләргә тора охшап.
Надия Вәлиева, Казан-Мокшы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев