Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Имелдәштән туган Мамыш

Бөек татар галиме һәм мәгърифәтче әнә шулай дип саный.

Районыбызның төньягында, табигатьнең гаять гүзәл тагын бер почмагында – кеше күзенә күренмим әле дипме, олы юлдан читкә кереп яшеренгән, яшеллеккә төренгән Мамыш авылы урнашкан.

Мәмеш чирмешкә бәйлеме?

БҮГЕНГЕ КӨНДӘ

Яңа Шашы авыл җирлегеннән алган рәсми мәгълүматлар буенча, Мамыш авылының 17  хуҗалыгында 52 кеше яши. Дөрес, монда поста йортлар саны бик күп.
Дөрестән дә, башта рәсми мәгълүматларны чагылдыру дөрес булыр. Мамыш белән чираттагы тапкыр танышуыбызны газетабыз хәбәрчесе Надия Нәҗмиева белән аралашудан башладык. Ни өчен чираттагы дим – чөнки вакыт узган саен һәр җирдә, һәр өлкәдә ниндидер тарихи истәлекләр өстәлә яки үзгәрә. Бу авыл белән дә шулай.
XIX гасыр татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри “Мәмеш” сүзе “Чирмеш”тән алынмаган, ә “Имелдәш”тән ясалган дип яза. Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарафыннан әзерләнгән “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе” китабында шулай ук: “Ул якта куе урман булган. Казан ханлыгының көнбатыш чикләрен саклау максатыннан биредә элекке чирмеш авыллары да, яңа салынганнары да калка. Мамыш 1785 ел азагында салынган яңа авыл. Әгәр ул чирмеш исеме белән бәйле булса, ул тирәдәге халык соңгы арада гына татарлашкан, мөселман булган дияргә мөмкин. Шулай булгач татар шәһәренең тирә-ягында ничек чирмеш авыллары булсын инде?!” дип яза.
Сөйләшә торгач һәм төрле мәгъ­лүматларны күзал­лагач, кайчандыр бу авылның өч авылдан берләшүе, шулай ук монда ике кечкенә завод булуны белеп тагын бер гаҗәпләндек. 
Әйтик, “Урта Идел буе халыклары тарихыннан һәм мәдәниятеннән” исемле китапның 12 томында “Вершины Малые Шаши” (Мамыш) авылында ясаклы татар Измаил Мөхәммәт Рәхимовның тире-күн заводына ия булуы турында язылган. Мамышта кирпеч заводы да булган дип санала. Кызганычка каршы, кайчандыр монда булган дип саналучы ислемай заводы турында бер генә рәсми мәгълүмат та таба алмадык. Хәер, максатыбыз авыл тарихын чагылдыру түгел дә. Бары тик үзебез күргәнне бәян иттек. Кемдер башкача уйлый һәм бәлки рәсми мәгълүматлары да бардыр. 
Биредә борынгы кабер ташлары да күп икән. Иң борынгы дигәне – 1819 елгы. Монда Казан шәһәрендә 8нче җәмыйгы хозурында имам булып, 78 яшендә вафат булган Шаһиәхмәд бине Әбиәзид бине Әхмәтулла бине Иманколый бине Рәхманколыйны искә алып узу дөрес булыр. Эш шунда, Ризаэддин Фәхреддинның “Асар” исемле китабында әйтелүенчә, риваятьләргә күрә, бабасы Рәхмәтулла бине Иманколый 1773 еллардан башлап Мамыш исемле карьяне тәэсис итүче була. 
Авылның “визит карточкасы”
Данлыклы Мамыш мәдрәсәсе турында да ишеткәнегез бардыр инде. Авыл баеның Кышкарда да, Мамыш авылында да мәдрәсәләр, соңгысында мәчет тә салдыруы турында берничә ел элек язган идек инде. 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Авылның Усман исемле бае сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә. Аның эшен улы Баязит дәвам итә. Ә аның уллары Кышкарда һәм Мамышта – мәчетләр, мәдрәсәләр төзетәләр. Мамыштагысы Кышкар мәдрәсәсе филиалы санала.
Мәдрәсәнең соңгы көннәре турында Шиһабетдин Мәр­җанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”, шулай ук “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”исемле мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихын чагылдыручы җыентыкларда да телгә алына. Соңгысында, әйтик, Гасыйм Лотфиның  “Кышкар мәдрәсәсе” исемле язмасында турыдан-туры Мамыш мәдрәсәсенә кагылышлы юллар бар: “Яңа программа буенча безгә рус теле дә укытылырга тиеш иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында кыш көне моңа җай табылмады. Уку елы тәмамлангач егермеләп кеше рус теле курсларына җыелдык. Кышкардан 15 чакрым  ерак­лыктагы Мамыш авылыннан  парталар, класс тактасы һәм чут алып кайттык... Уку тәмамлангач Мамыштан алып кайткан әйберләрне илтеп тапшырып,  мәдрәсәнең ишек-тәрәзәләрен кадаклап һәм мәшһүр уку йорты белән мәңгегә саубуллашып, өйләребезгә таралыштык”, диелгән анда. Бу 1918 елның җәе була. 
...Әлбәттә, татарны чәйдән башка күзаллап булмаган кебек үк, Мамыш турында да Мөхәммәтҗан абый Халиков сөйләгәннәрдән башка гына язу дөрес булмас.
Мамыш “Әлмәндәр”е
Газетабызда инде берничә тапкыр Мамыш авылы килеп чыгышын ул сөйләгән вариантта тәкъдим иттек. “Мамыш авылына нигезне 1700 елны ук Иске Йорттан килгән 5 кеше нигез салган”, – дип саный ул.


Авылның югары очына кадәр барып, кайчандыр Мөхәммәтҗан абый үзе утырткан – хәзер инде карурманга әйләнгән куаклыкка терәлә язып урнашкан йортына кереп аны хәйран эзләп йөрдек. Күңелгә начар уйларны кертергә тырышмасак та, “Аллаһ сакласын, 90 яшьлек бабай кая чыгып китмәс тә, кайда булмас”, фикере баш миен бораулады. Лапас артындагы бакчадан умартачы маскасы кигән һәм ипләп кенә атлап безгә таба килүче хуҗаны күргәч куандык, ә инде аның нинди эш белән йөрүен күргәч, шагыйрь әйтмешли, “Бер горурлык хисе дә туды”. Балалары ниндидер эшкә якын да китерми инде аны, югыйсә. Әмма йөрәк дигән әйбер “туксан”да да, “йөз”дә дә нидер эшләргә этәрә, шуннан тәм табып күңел күтәрелүгә сәбәпче була диләр бит. Мөхәммәтҗан ага да умарталарны бер кат күздән кичерергә булган...
Заманында 30 ел агроном булып эшләгән, ТАССР министры Минтимер Шәймиев белән бер генә очрашмаган, республикабызның беренче президенты киңәше белән авыл янында сусаклагыч булдыруга өлешен керткән ул. 
Алай гына да түгел, министр киңәше белән якын-тирәдә бик күп агач-куаклар утырткан... Хәер, мәкаләбез бу хакта түгел, Мамыш авылы турында. Ни өчен йөрүебезне әйткәч үк, Мөхәммәтҗан абый башта кояш сыман елмаеп, соңрак тирә-якны яктыртып көлеп үк җибәрде. Сәбәбе бар – авыл тарихын бик яхшы белә ул.
Искә алган килеш, аның бертуганын телгә алу да урынлы булыр. Данлыклы якташыбыз, балалар язучысы, шагыйрь, татар балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе, СССР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан ага Халиковның бертуган энесе дә әле ул. Мөхәммәтҗан абыйда аның турында да мәгълүматлар бик күп. Хәер, монысы – башка тарих. Бу хакта да язарбыз әле.
Күргәнегезчә, бу юлы башка мәгълүматларны да чагылдырып уздык. Кыскасы, мәкаләбездә Мамыш авылының, өлешчә булса да, кайчангыдыр данлы язмышын төрле шәхесләр әйтүенә нигезләнеп, төрле вариантларда искә алдык 
Мамыш авылында 2013 елның сентябрендә кечкенә булса да, эче тулы төш кенә дип карарлык яңа мәчет күтәрәләр. Кызганычка каршы, янәшәдә генә элекке мәчет моңаеп тора. Аллаһтан вакыт җиткәндер, аны да торгызырга булалар. “Таң” күмәк хуҗалыгы ярдәме белән мәчет реставрацияләнеп, әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, янә авылның иманлы халкын кабул итә башлавы турында да язган идек инде. Ерактан ук балкып, үзенә дәшеп торучы мәчет янына җиткәч, чираттагы тукталышны әнә шунда ясадык. Яңартылган мәчеткә генә түгел, аның тирә-ягына да бик сокландык. Ә инде, арттарак урнашкан элекке мәдрәсәгә отмостлар салынганлыкны күргәч, гаҗәпләнүдән чынлап торып кызыксынуга күчтек... Бәлки киләчәктә шушы мәдрәсәдә кабат дини гыйлем алучылар булыр әле?!


Мәдрәсә әллә ни зур тоелмаса да, биредә ир-егетләр һәм хатын-кызларны укыту өчен, шулай ук белем бирүче абыстай яшәр өчен аерым бүлмәләр булган. 
Мөхәммәтҗан абый әйтүенчә, ул 1925 елга кадәр эшли һәм анда укыр өчен, хәтта, чират торганнар.
Мамыш авылы тоташ яшел­леккә күмелгән, урам уртасында ике көпчәк эзе генә бар. Ишеткәнегез бардыр, авылның халәтен зираты буенча билгеләп була диләр бит. Шөкер, монда зират хәйран ук чиста, күзгә гел җыештырып торганлык чалына. Авыл халкына, җирле күмәк хуҗалыкка һәм авыл җирлегенә зур рәхмәт, әлбәттә. 
Сер түгел, совет чорында Мамышта башлангыч мәктәп тә, клуб та булган. Чөнки авылда яшәүчеләр күп иде, диләр. Авыл, чын мәгънәсендә, халык тавышыннан яңгырап торган. Хәзер монда – табигый тынлык. Чөнки һәр җирдәгечә Мамыш авылында да зур проблема тамыр җәйгән. Авыл картая – яшьләр тагын да рәхәтрәк тормыш эзләп шәһәргә китәләр, нәтиҗәдә, балалар саны юк диярлек. Башлыча пенсия яшендәгеләр генә үз нигезләрен ташламаганнар.
Гадәттә, авылны телгә алганда, бармак бөгеп перспективалы һәм перспективасыз шәхси хуҗалыкларны исәпли башлыйбыз. Монда соңгы категориягә – перспективасызлар рәтенә керүчеләр шактый икән. Кызганыч, әмма авыл, киләчәктә тагын да кимер, мөгаен... Хәер, монысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев