Иң кирәкле хезмәт ияләре
Чагыштырмача авыр саналган эшләрен, “Минем яраткан һөнәр ул”, дип телгә ала алар.
Чишмәле Сапта яшәүче бу гаилә тирән ихтирамга, ихлас хөрмәткә лаек.
Тормыш юлында булган каршылыклардан, гыйбрәтле хәлләрдән зарланучылар еш очрый. Ә менә бу танышларым – Гөлсинә һәм Гайсә Вәлиәхмәтовлар бүгенгегә дә, үткәнгә дә рәхмәтле. Беренче чиратта, имәндәй нык, каендай сылу уллары-кызлары һәм оныклары булуга, әлегәчә тигез, бәхетле пар булып, шөкер кылып яшәүләренә, йорт-җирләренең җитеш, мул булуына ихлас куаналар.
Гаилә башлыгы – Чишмәле Сапта, бүгенге күзлектән карасак, ишле гаиләдә туып-үсә. Мәйсәвәр белән Кадим гаиләсендә 6 баланың төпчеге була. Чынлыкта, өлкән өчесе бер-бер артлы вафат булалар. Шуңа күрә Гайсә белән бергә 1 ул һәм 1 кыз бала үсә. Абыйсы, озак еллар “Молоковоз”да эшләгән Мингазиз инде вафат, апасы да шушы авылда ук тормышка чыга, күмәк хуҗалыкта эшли.
Динне-көнне белеп яшәгән ата-ана төпчекләренә Гайсә дип, пәйгамбәребез исемен куша. Абый-апалары читкә китә, ә Гайсә төп нигездә, әти-әни янында кала. Дөреслектә, бертуганнары да каядыр читкә китмиләр, барысы да һөнәрле, эшләп көн күрүче халык яшәгән туган якта яшиләр.
– Үзем Чембулат мәктәбендә укыдым. Мәктәптән кайтуга, баш-аяк өйдәге эшкә чума идем. Кичке мәктәпне тәмамлап, 10 сыйныф белем алдым. Армия хезмәтен Чиләбедә уздым, шофер булдым, – дип искә ала 74 яшен тутырган Гайсә абый.
Солдат хезмәтен тәмамлап кайтуга, күмәк хуҗалыктагы “ГАЗ-51”, соңрак “ГАЗ-53” машинасына утырталар аны. Үзенә бераз гына эшләр кебек тоелса да, шул утырудан 8 ел дәвамында “Газик” руле бора ул. Тырыш, эшчән егет һәрдаим җитәкчелекнең күз уңында була. Аны автобус шоферлыгына кодалыйлар. Карышмый ул – автобус йөртә башлый һәм шуннан 15 ел дәвамында колхозчылар ташый, йөген дә күчерә, күмәк хуҗалыкта автобуска бәйле нинди эш булса, барысын да башкара. Кинәт кенә яңа эш тәкъдим итәләр – янә 15 ел дәвамында янгын сүндерү бүлегендә эшли. Аннан соң да 3 еллап фермада каравылда тора.
– Бәхәссез, шофер һөнәре иң кирәкле хезмәт. Бигрәк тә авыл җирендә, – ди. – Эшемне бик яраттылар, хөрмәт иттеләр.
Гөлсинә апа 1957 елны Мамыш авылында туып-үсә. Әтисе Хәбибрахман сугыш ветераны була, Ленинград астында каты яралана, телсез-сүзсез хәлдә кайта. Кызы кечкенә вакытта ук вафат та була. Әнисе Шәрәфелниса башта авылда, соңрак Чембулат мәктәбендә эшли. Алар да 4 балага тормыш бүләк итәләр. Гөлсинәдән соң, гаиләдә ике малай һәм 1 кыз туа. Кечесе Илсурны белмәүчеләр сирәктер: “МЧС”та, шул исәптән күмәк хуҗалыкта комбайнда эшли ул.
Чембулат һәм Күңгәр мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, 2 ел Казанның 22нче заводында эшли ул.
– Казанны бик өнәмәдем, күңелне авыл үзенә тартты... Ашыйсы – азык, эчәсе су да тарткандыр инде, – ди.
Шул 1977 елны әнисе өчен утын әзерләргә урманга баргалый ул. Шулай итеп язмыш аларны бер дә уйламаганда, Мари урманында таныштыра. Чынлыкта, танышулары да, кавышулары да бик хикмәтле аларның. Сүзне Гайсә абыйга бирик, ул бик күңелле итеп сөйли:
– Гөлсинә әнисе өчен урманга йөрде. Мин дә мәктәпкә утын алып кайтырга шунда бара идем. Шунда күзем төште, – дип көлә.
Ә соңрак, яшь Гөлсинәне туган авылы Мамышка кайтаргач, урам әйләнеп килергә тәкъдим ясый. Янәшәсенә Гөлсинә утыргач, йөрәге – ярсу, үзе елгыр егет бертуктаусыз Чишмәле Сапка, өенә кадәр чаба. “Урлап төштем мин аны”, – дип көлә. Хәзер ярамаса да, ул чорда кыз урлау йоласы гадәти санала иде әле.
Әнә шул машинада Мамыштан Чишмәле Сапка чабып кайткан көннән 5 балага гомер бүләк итәләр алар. Кыскасы, кич белән дә очрашып йөрмиләр, клуб идәннәрен дә таптамыйлар...
Яшь, чая Гөлсинәне сыер саварга чакыралар. Эшкә батыр Гөлсинә, бөтен колхозчы көнләшерлек итеп эшли. Нинди эшкә тотынса, шуны башкара. Заманында 25 танадан 25 бозау алып тәрбияләүчегә бер бозауны бүләк итеп бирергә дигән закон чыкты. “Әнә шул нигездә бозауларыбыз шактый булды”, – дип көлә хуҗабикә. 5 бала анасы буларак, 50 яшендә үк пенсиягә чыга. Шулай да әле кыш уртасында да савымчыларны алыштырырга чакыралар аны. Теләп, иң мөһиме – яратып башкара ул хезмәтен. Фикере бик ошады: “Йөрәгем барыбер дә шунда тарта. Чакырсалар, барам... Яшьрәк вакытым булса, торактан чыкмыйча ятар идем. Хәзерге белән элеккенең аермасы – җир белән күк арасындагы кебек. Барда ташыйсы юк, азык кертергә кирәкми, сөт ташыйсы юк...” – ди. Шунда ук элек ферма каравылчысы белән савымчыларның чираттан төнлә кизү торуларын да искә алды. Барыбер зарланмый ул. Зарланырлык булса, бүгенге көндә дә 3 баш сыер һәм 3 бозау асрар идеме икән бу гаилә?!
Югарыда язып уздым инде, 4 ул һәм 1 кыз үстерәләр. Илнур, Илшат, Илһам, Гөлнар һәм Илдус – ышанычлы терәкләре аларның. Бүгенге көндә барысы да Казанда яшәсәләр дә, туган нигезгә эзне суытмыйлар. Олысы – әтисе эшен дәвам итә, шоферлык һөнәрен сайлый. Башта күмәк хуҗалыкта тракторда, үлән чабучы комбайнда да эшли. Әле менә Казандагы эше кыскартылгач, авылга кайтып, янә өч ел дәвамында комбайнчы булып эшли. Күрше Арча районы күмәк хуҗалыгында эшләп, иң зур күрсәткечкә ирешә. Анда 30000 сумлык сертификат бүләк итәләр, алдынгылар слетында да катнаша.
Икенче уллары – укытучы, өченчесе – күмәрләп сату складында товарлар җибәреп тора, дүртенчесе, кызлары – сатучы, ә төпчекләре автосервиста көч куя.
Иң мөһиме – авылга еш кайтып, әти-әни ризалыгын гел алып, риза-бәхилләтеп яшиләр. Ә Гайсә абый белән Гөлсинә апа шуңа да куанып яши_ләр, күрәсең. Әлбәттә, аларны саулык-сәламәтлектән аермасын Раббыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев