Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Иске Җогыптан Фәйзуллиннар: сокланырлык гомер юлы

Фәрит абый һәм Оркыя апа икесенә бергә 88 еллык хезмәт стажына ия.

 Соклангыч тормыш юлы узучылар күп: шулар арасыннан бер пар – 50 еллык гаилә тормышына ия булып яшәүче Фәйзуллиннар белән таныштырыйм әле үзегезне.
Иске Җогып авылында яшәүче Оркыя һәм Фәрит Фәйзуллиннар бер гаилә булып яшәүләренең 50нче җәен каршы алдылар. 29 июль көнне аларның никахлашып яши башлауларына 50 ел булды. Ә бер-берсен белеп, күреп үскән еллары тагын да күбрәк. Балачакта күршеләр булып яшиләр алар.
Фәрит Фәйзуллин 1950 елның 16 гыйнварында туа. Аңа 4 яшь ярым булганда әтисе Әхмәдияр вафат була һәм әнисе Фәризә кочагында 3 бала калалар. 1947 елгы абыйсы Камил дә мәктәпнең 2 сыйныфын тәмамлагач вафат була. Сеңлесе Нәкыя белән авылда башлангыч белем алалар. 9 сыйныфка кадәр Чембулат мәктәбендә укыйлар. Сеңлесе моннан соң Казанга китә, тегүче булып эшли. Күптән түгел генә җәмәгате белән Иске Җогыпка яшәргә кайтканнар. “Ике кыз һәм 4 онык тәрбиялиләр, онык­лары еш монда кунакта”, – дип елмая Фәрит абый сеңлесе өчен куанып. 
Үзе 9-10 сыйныфларга күршедәге Шиньше мәктәбенә бара. “Әниемнең әнисе Мари Комы­гырҗасыннан иде, кыш көне шунда яшәдем, ял көн­нәренә генә кайттым. Язгы-көзге чорларда өйгә велосипедта барып-кайтып йөрдем”, – ди. 
Олы Әтнәдә авыл хуҗалыгы тех­никумы ачылган гына  чор була – шунда укып, зоо­тех­ник белгечлеге ала. 
1971 елны аны тәмамлап, 3 ел буе хәзер “Таң” ҖАХК исемен йөртүче “Правда” колхозында зоотехник булып эшли. Ул вакытта колхозны Хәмбәл Шәрәфиев җитәкли. Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. “Ул чорда колхозда, аеруча фермада эшләү авыр иде”, – дип искә алса да, күңелле вакытлар да кичерә. Бу очракта Оркыя Муллахмәт кызы белән никахлашуын телгә алам. Шул ук елларда колхоз бухгалтериясендә эшләүче җәмәгате аны да үз янына эшкә чакыра. Шулай итеп Фәрит Фәйзуллин да бухгалтер булып эшли башлый. Ә 1978 елда колхоз рәисе аны баш бухгалтер итеп билгели. Аннан соңгы 22 ел дәвамында колхозның баш бухгалтеры була. Соңрак, 9 ел буе баш икътисадчы булып эшли.
Җәмәгате Оркыя Фәйзуллина газета укучыга тагын да танышрак булыр, мөгаен. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының сәнгать өлкәсе өчен җаваплы Әхәт Шакировның бертуганы ул. Оркыя да шул ук мәктәп юлларын уза, әмма 9-10 сыйныфларны Олы Әтнә урта мәктәбендә укый. Шушы чорда бик оста тимерче булып эшләгән әтисе вафат була. Бу очракта да әни кеше – Кафия ханым балаларын кочаклап тол кала. Ярый әле, яңа мәктәп тәмамлаган Оркыяны колхозга кассир итеп эшкә алалар. Гаиләгә сизелерлек ярдәм була бу. Шул ук вакытта читтән торып Лаешның бухгалтерлар әзерләү техникумында укый. Ә 1980 елны авыл советы сек­ретаре итеп күчерәләр аны. Пенсиягә чыккач та ел ярым шунда эшли. Аннан соң да озак еллар социаль яклау системасы буенча ялгыз әби-бабайларны тәрбияли.
Гомумән күз салсак, ис­китәрлек – Оркыя Фәй­зул­линаның эш стажы 49 ел, Фәрит Фәйзуллинныкы 39 ел тәшкил итә. 
– Артка – үткән тормышка күз салып Аллаһыга шөкер, дибез, ә төп байлыгыбыз – өч балабыз, – диләр алар.
Олы уллары күршеләрендә генә яши. Фәнис Фәйзуллинны белмәүчеләр сирәктер. Данлык­лы мал табибы ул. 1975 елгы ир-егетнең хатыны Фәридә Яңа Шашы мәктәбендә математика һәм информатика фәннәреннән укыта. Фәнис 27 ел дәвамында мал табибы булып эшли. Башта Казанда институтта укый. Инде бу гаилә өлкән Фәйзуллиннарга 3 онык бүләк иткән. Аларның да олысы КАИда белем ала, өченче курсны тәмамлаган. Икенчесе Күңгәр урта мәктәбендә укый. Өченчесе дә мәктәпнең 3 сыйныфында белем үзләштерә.
Икенчесе – кызлары Венера 1977 елны туып-үсә. Арчадагы педкөллиятне тәмамлагач, Казанда педагогик институтта укый. Айдар исемле Зәй егете белән танышып, Казанда гаилә коралар. Бу пар да бәхетле әти-әнине 2 бала белән сөендерә. Шушы көннәрдә шул балаларның өлкәне тормышка чыга икән. “Тиздән Зәйгә кунакка барабыз”, – диләр. Кечесе дә Казанда КФУда белем ала. “Анысы тиздән дизайнер булачак”, – дип куаналар дәүәти белән дәүәни. 
Өченче балалары – 1983 елгы Хәсән исемле егет, шулай ук Казан шәһәрендә яши; башта төзелеш инс­титутын тәмамлап, гади хезмәткәр булып эшли, соңрак төзелеш буенча үз эшен ачып җибәрә. Ул да Рина исемле җәмәгате белән өч бала тәрбияли. Җәмәгате дә үз эшен башлый – “Матурлык салоны” ача. Аларның ике кызлары мәктәптә укый, кече улларына әле 2 яшьтә тулмаган.
Шулай итеп, барысы 8 оныкка да ия Оркыя һәм Фәрит Фәйзуллиннар.
– Шөкер, өчесе дә сау-сәламәт, җитешле һәм мул тормышта, иң мөһиме – безне куандырып  бәхетле яшиләр, – дип куаналар алар.
«Гомер юлым бик куанычлы бул­ды. Мин үзем бү­генге көннән бик канәгать. Беренчедән, Раббым миңа шундый күркәм җәмәгать бү­ләк итте, ул мине бухгалтер эше­нә өйрәтте. Ә бу хезмәт тор­мышның катлаулы йозакларын ачар өчен ачкыч булды. 
Икенчедән, Раббым күп­сенмәсен, балалар-оныклардан уңдык. Һәрберсе тырыш, эшчән, имин. Шуңа куанып яшибез», – ди Фәрит абый.
Заманында гаилә тормышын яңа башлаган Фәйзуллиннарга Оркыя апаның әнисе умарта бүләк итә. Тырыш, тынгысыз хезмәт аша еллар дәвамында алар аны 65 башка җиткерәләр. Бер елны тонна ярым чамасы бал алалар! Бу чорда балның бәясе кыйммәт булу, яшь гаиләгә нык булыша. “Умарта тәрбияләү җиңел эш түгел. гел аның өстендә торырга, карарга кирәк”, – диләр үзләре.
Моннан тыш, башкалардан аерып торучы ике шөгыле бар Фәйзуллиннарның. Берсе – мендәрләр чистарту. Бу хакта районда белмәүчеләр сирәктер. Каз мамыгын аллергеннан, тузаннан чистарту белән шөгыльләнәләр.  Ә икенчесе – сәяхәт итүне бик яраталар. Самолетта, поездда каядыр баруны түгел, ә автомобильгә утырып чыгып китеп, үзләре ил гизеп кайтуны үз итәләр. 
– Рульдә булсам да, мин шул вакытта чынлап торып ял итәм. Миңа шул вакытта рәхәт, – ди Фәрит абый.
Соңгы елларның җәй айларында гел юлда алар. Дагестан, Чечня, Ингушетия; Краснодар өлкәсе һәм Кырым Республикасы; Абхазия – барысы да җиңел машинада алар узган юллар. Үзләре белән бергә онык­ларын да алалар. Тагын бер хикмәтләре – уллары Хәсән заказы белән Сабантуй көнне 3 ел синде район күге буйлап һава шарында очалар.
Менә шундый күркәм гаилә яши районыбызда. Чыннан да, аларның бәхетле гаилә тормышы сокланырлык. Һаман шулай булсын.
Фәйзуллиннарның һава шарында очу мизгелләре белән atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев