Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кияү килә, чәйләр эчкәч кайтып та китә...

Күлле Кимедән Равил абый белән Мәрвәр апайның никах укыту тарихыннан бер өзек бу.

Бу парның уртак гаилә корып яши башлавына тиздән 50 ел була.
Равил абый – Күлле Киме авылыннан, ә Мәрвәр апа күршедәге Югары Көек авылында туып-үсә. 


Мәрвәр апа Югары Көек авылында 5 баланың берсе була. Олы абыйсы Гарапша гаиләсе белән Казанда яши. Икенчесе – Җәүдәт исемле абыйсы төп нигездә, Югары Көек авылында кала.  Мәрвәр ападан 2 яшькә олы Җәүдәт Җиһаншин исемле абыйсы мәктәптә укыта. Ул инде вафат, төп нигездә хәзер Фәрхинур исемле туган апасы яши. Өченчесе – Мәрвәр апа үзе. Дүртенчесе – Рәхимә исемле сеңлесе Казанда яши. Бишенчесе – Хәбирә исемле сеңлесе. Әтисе – Мөбәракша Җиһаншин, әнисе – Мәгъмүрә Хөсәен кызы. Алар икесе дә Югары Көек авылыннан.
Күлле Киме мәктәбенә укырга йөргән чорларны көлеп искә ала ул. Ул вакытта Югары Көек укучылары “Кытайлар” кушаматы йөрткәннәр – чөнки бик күп булганнар.
 Ул чорда җир­ле халыкның: “Мәк­тәпкә укырга барганда агачлык полоса буйлап сузылган балаларның беренчеләре инде Күлле Киме зираты янында булса, ахыргылары әле авылдан чыгып та җитмәгән була”, – дип көлеп сөйләве әле дә истә. 
Ә Мәрвәр апа:
– Кышын бик караңгы булгач, факеллар яндырып йөри торган идек, – дип тә шаккатырды.
“Ә юл ничек була иде соң?” – дип сорамыйча кала алмадым. 
“Ат юлы була иде үзе. Ә инде без, укучылар бер тапкыр укуга киткәч эзлек кенә түгел, киң юлга кадәр салына иде”, – дип көлә.
Равил абыйның исә, әтисе – Шакирҗан, әнисе Гөлзәйнәп исемле була. Алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр.  Рәшит исемле олы абыйсы Камчаткада яши, кызганычка каршы инде вафат. Элек шулай була торган иде – гаиләдән өлкәнрәге каядыр барып урнашса, аннан соңгылары да шунда тартылды. Монда да аннан соңгы Рафисә исемлесе Камчаткага китә һәм гаиләсе белән әле дә шунда яши. Аннан соң – Равил абый туып-үсә. Гаиләдә дүртенче бала – Лалә исемле сеңлесе була. Ә Мәскәүдә яшәгән сеңлесе Дилә инде вафат икән. Рүзәл исемле энесе дә үлеп киткән. Кечесе – Ленар, төп йортта яши. Анысының ике улы – Марат һәм Динар Нигъмәтҗановлар бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр.
Кабат үзләренә әйләнеп кайтсак, хәзер кайвакыт балачак, үсмер вакытларын искә алалар икән. Шулай инде ул – яшь барган саен элекке күңелле чорлар күңелгә кереп үзәкне өзә. Равил абый да таудан чана, чаңгыда шуган, боз өстендә кәкмәшә тотып шайба куган чорларын сагынып сөйли. “Өшеп, туңып, кайвакыт юешләнеп кайта торган идек”, – ди ул. 
“Ә минем балачагымның җәйге чоры печән ташып узды. Ка­заклар ягындагы 3 чакырым ерак­лыктагы Алпут урманыннан алып кайта идек – әнә шул истә калган”, – ди Мәрвәр апа. Яшьлек чорларын искә алып:
– Клубка барган, анда Һинд­с­тан киноларын карап йөр­гән вакытлар әле дә истә, – дип елмаялар.
... Кабат күзалласак, шундый фикер туа – олы мәхәббәт башлан­гычы Күлле Киме мәктәбендә туа аларның.
– Югары сыйныфларда укыганда мин Мөкәрәмә исемле дус кыз белән алдагы партада утырдым. Ә Равил иптәше белән безнең артта иделәр. Барыбыз бергә бик дуслар булдык, еш аралаша идек, – дип елмая Мәрвәр апа.
Мәктәпне тәмамлагач, ул кибетче булырга, ә Равил абый Олы Әтнәдәге ДОСААФта шоферлыкка укыйлар. Очрашкан вакытта сөйләшеп сүзләре бетми, элеккеләрне сагынып искә алалар. Әнә шулай итеп, тора-бара гади дуслык олы мәхәббәткә үк әйләнә. Берничә тапкыр кич белән очрашып, аңлашырга да өлгерәләр. Мәрвәр апа башта Күәм мәктәбендәге буфетта эшли. “Ул чорда мәктәп директоры Мөхәммәтҗан абый иде, Мәхмүт абый Батталовның әтисе мәктәп аты җигүне хәтерлим әле. Ипине, товарларны ул ташый иде”, – ди. Мәктәптә укучы балаларны ашаталар, чәй эчертәләр.
Анда озак эшләргә туры килми аңа, Күлле Киме авылы кибетенә күчерәләр. Аңлагансыздыр инде, моңа иң нык куанган кеше – Равил абый була. Алга китеп булса да языйк, Мәрвәр апа монда 6 ел сәүдә итә. Янә алгарак китеп язып үтим – Равил абый бу вакытта солдат хезмәтен үти. Аңлашыла инде, ике арада үзара хат язышулар тагын да ешая. “Әнә шул солдат хатларын әле беркөнне генә яктык”, – дип көлә Мәрвәр апа. Дөрестән дә күп яза Равил абый. Мәрвәр апаның әнисе, хәтта: “Бу Киме малае атнасына – алты, шимбәсенә җиде хат яза бугай”, – дия торган була.
Равил абый армия хезмәтен Югары Көек авылындагы сыйныфташы Шәүкәт белән бергә Германия Демократик Республикасында үтә. Авылга аннан алданрак кайта һәм сөйгәне янына килгән вакытта иптәшенең дә кайтуын күрә. Аны да үзләре белән алып, Мәрвәр апаның төп йортта яшәүче, әтисе ягыннан әбисенә кунакка керәләр алар. Әбисе бер күрүдә үк барысын да аңлап ала. “Равилне бик ошатты”, – ди Мәрвәр апа.
Бер ел чамасы очрашып йөргәннән соң, 1975 елның декабрендә өйләнешәләр.

Ә ул чорда кунак итү аерым бер нәзәкатьлелек белән уза иде. Үзләре дә: “Кунакларны машиналар белән дә, атлар белән дә ташыдык”, – диләр. Никах, әлбәттә, кәләш ягында уза. Аңа бары каената-каенана гына килә. Килен исә, булышырга кергән күрше хатын белән бергә, кунаклар таралганны көтеп верандада утыра. Өлкәннәр таралышкач, кич белән кияү үзе дә килеп җитә. Табын артында кунак булып, чәйләр эчкәч, ул да Күлле Кимегә кайтып китә... Хәзерге күзлектән караганда гаҗәп кебек. Әмма кечкенә өйнең болай да тулы булуын, өстәвенә бик күп кунаклар кайтуын күзалласаң, аптырарлык берни дә юк. Дөреслектә дә, элек никах мәҗлесе кияү белән кәләш катнашыннан башка гына, шулай уза иде.
– Бу 18 декабрь көн иде. 19 һәм 20 декабрь көннәрне яшьләр һәм өлкәннәр туйлары булды, – диләр алар.


Моннан соң бәхетле көннәре тамыр җәя. Айдар исемле уллары, Хәмдия исемле кызлары, Хәлил исемле уллары туа. Әйтергә кирәк, аларның туу тарихлары да бик хикмәтле булган. Олы уллары – Түбән очтагы төп йортта, уртанчысы – элекке кибет янындагы иске йортта торган вакытта, соңгысы хәзерге, үз көчләре белән салып җиткергән йортларында туа. Әле ул гына да түгел, бу теманы дәвам итеп, өлкәннәре – Күлле Кимедә, кызлары – Олы Әтнәдә, кече уллары Арчада дөньяга килә дияргә була. Шөкер, инде өчесенең дә үз гаиләләре бар. Бүгенге көндә аларның да балалары үсеп килә. Кыскасы, Равил абый белән Мәрвәр апаның 7 оныгы бар хәзер.
Янә Равил абыйны телгә алыйк: ул инде 72 яшен тутырган. Шулай да әле дә күмәк хуҗалыкка ярдәм кулы сузгалый. Шулай булмый ни, ул да, җәмәгате Мәрвәр апа да күмәк хуҗалыкның “Атказанган хезмәткәре” исемен йөртәләр. Берсе – башта алдынгы шофер, соңрак уңган-булган тракторчы, икенчесе фермада алыштыргысыз хисапчы була. Бүгенге көннәреннән бик канәгать алар. Балаларын, оныкларын бик яраталар.
– Безнең янга куанып кайталар, алар кайткач безгә дә рәхәт, – дип шатланалар.


Биредә бик мөһим әйберне язмыйча кала алмыйм – аларның капка алдына кадәр юлга асфальт җәелгән.  Монысы түгел, гаҗәбе – башкада. Әлеге урамга асфальт басу белән чиктәш юл аша сузылган. Афәрин моны булдыручыларга! Ә бу урамны читтән килүчеләр һәм башка чыгучылар исәбенә оешкан дияргә була.
Мәрвәр Нигъ­мәтҗанова – райо­ныбызның мәдәният өлкәсендә дә шактый билгеле кеше. Әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алып килә ул. Узган елны “Сибгат чишмәсе”конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. 
“Каян килде Сезгә мондый сәләт?” – дип кызыксынмыйча кала алмадым.
– Әти-әнидән, – ди ул.
Әтисе гармунда уйнап бик матур җырлый торган була. Аның энеләре дә, әнисенең энесе дә гармунны үз итәләр. Соңгысының уллары барысы да оста гармунчылар икән. 
– Хәзер бик җырламыйм инде мин. Шигырь сөйлим үзе. Хәтер бераз начарайды шул, – ди Мәрвәр апа.
Аларның һәр сүзе үлчәнелгән, һәр фикерләрен уйлап әйтәләр.
–Тормыш рәхәт хәзер. Башта авыррак иде. Әле дә истә – шушы йортны да 3 елдан артык салып чыктык, – диләр. Шунда ук:
–Раббыбызга рәхмәт! Бик бәхетле без. Балаларыбыз да, үзебез дә исән-сау, – диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев