Көндез – колхозда, кичен – мәктәптә...
“Мин хәзер әнием яшен уздым, әтиемнекенә җитәргә язмасын», – дип көрсенә Күшәр авылында яшәүче Бәһирә Ваһапова.
Әтисе – 94 яшьтә, әнисе 87 яшендә вафат була. Үзе гаиләдә 4 кыз баланың берсе булып үсә.
– Сугыш башланганда 10 яшь иде. Мине Казанның “Ягодный” бистәсенә, ФЗУга укырга җибәрделәр. Сугыш арты ел - лар да авыр булды. Калинин өлкәсендә 3 ел торф чыгардым. Тагын 1 ел шушы ук эшне Мәскәү астында башкардым, – дип искә ала.
1951 елны “Молотов урманы”на агач кисәргә бара. Анда 6 ай дәвамында агачны кул пычкысы белән кисүләрен күзләре яшьләнеп искә ала.
Бергә гомер иткән ире вафат булгач, икенче кеше белән кавыша. Балалары, кызганычка каршы, инде вафат.
Үз гомерендә берничә йортта яшәргә туры килә аңа.
– Күшәрдәге менә шушы нигездә башта “Финский йорт” иде. Үзем тормышка чыккач, миннән рөхсәт алып, аны балалар бакчасы буларак кулландылар, – дип елмая.
Елмаерлык та шул, искиткеч зур савап бу. Ә тормышка чыгып яшәгән йортының идән астыннан су агып интектерә. Авыл җирлеге балалар бакчасы булып хезмәт иткән элеккесе урынына кечерәк итеп, яңаны салып бирә. Бүгенге көндә шунда гомер итә ул.
– Көндез – колхозда, кичен мәктәптә эшләдем – зарлана белмәдем, – ди 90 яшен тутырган Бәһирә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев