Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Комыргуҗа урта мәктәбендә “Баллы ярминкә” узды

Комыргуҗа урта мәктәбендә бүгенге көндә 70 бала белем ала. Укучылар Мәрҗән, Комыргуҗа, Төрекләр, Яңа Җөлби һәм Биектау районының өч авылыннан килеп укыйлар.

Без мәктәпкә килеп кергәндә коридор, Әтнәнең җомга базарындагы кебек гөжләп тора иде. Кемнәрдер сата, кемдер товар ала, кайберәүләр үз продукциясен мактый. Күңелле шундый, мәктәп еллары искә төште. Күп кенә мәктәпләрдә бу чара “Көзге ярминкә” кысаларында узса, биредә ул “Баллы ярминкә” исемен алган. Нигә алай соң, дип гаҗәпләнеп соравыбызга, “Электән шулай атала. Чөнки биредә тәм-томнар сатыла”, – дип аңлаттылар. “Баллы ярминкә”дә бәйләгән, кулдан эшләнгән әйберләрне сатып караганнар, әмма алучы булмаган. Анысын да аңлап була, авыл җирендә кул эшен белмәгән кеше юктыр да ул. Ә менә тәм-томнарны балалар үзләре булса да алалар икән. Быел “Баллы ярминкә”дән җыелган акчаны хәйрия марафонына тапшырырга, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә дә өлеш чыгарырга җыеналар. Әлбәттә, бу эштә бер генә гаилә дә читтә калмаган. Мәктәп коллективы белән гаилә аңлашып эшләсә генә, башкарган хезмәтнең уңай нәтиҗәсе була. 
2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Мондый карар традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатынннан кабул ителде. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге, дибез. Менә шушы кыйммәтләрне үстерү һәм саклап калу максатыннан, Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы, Әниләр көне алдыннан, шулай ук Гаилә елын да истә тотып, укучылар арасында бәйге игълан иткәннәр. Бәйгенең шарты буенча, һәр укучы үзенең нәсел шәҗәрәсен үз фантазиясенә карап ясап килергә тиеш булган. Бәйгегә килгән шәҗәрәләрне карагач, жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләве җиңелләрдән булмагандыр, дип уйлап куйдык. Чөнки нәсел агачын төзү бик җиңел эш түгел. Моның өчен барлык якын һәм ерак туганнарыңны, әби-бабайларыңны белергә кирәк. Нинди генә шәҗәрәләр юк анда. Шунысы шатландырды, һәр гаилә үз нәсел-нәсәбәсен белә, буыннар чылбыры белән кызыксына, дип әйтергә җирлек бар. 
“Баллы ярминкә” көне биредә бәйрәм төсе алды. Укучылар бу көнне әниләрен дә кунакка дәшкәннәр иде. Җир йөзендә газиздән дә газиз булган кешеләр – әниләре хөрмәтенә матур концерт программасы әзерләгәннәр. Афәрин, әниләр дә, вакыт табып балаларын карарга килгәннәр.

Кабаттан бәйгегә килсәк, җиңүчеләр түбәндәгечә: «Гаи­ләм – ил тарихында»  бәйгесе җиңү­челәрен берничә номи­нациядә билге­ләгәннәр.
 «Шәҗәрә» номинациясендә 1 урында Сибгатуллиннар, Мөхәмәтҗановлар гаиләләре.
2 урында –  Минлеәхмәтовлар, Исхаковлар.
3 урын – Хәйруллиннар, Мөхәмәтҗановлар, Гыйматдиновлар.
«Альбом» номинациясендә
1 урын – Гариповлар, Мөхә­мәтҗановлар.
2 урын – Машраповлар.
3 урын – Ибраһимовлар, Сафиуллиннар,
«Иҗадилык» номинациясендә Хәмидуллиннар, Шәвәлиевлар гаиләләре.
 Хәкимовлар, Сабирҗановлар, Сафиуллиннар гаиләләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев