Гает намазы ничәдә укыла?
Мәчетләрдә Корбан Гаете 16 июнь көнне – вәгазе 2.50дә, ә намазы иртәнге 03.30 сәгатьтә уза.
Район мөхтәсибәтендә авыл мәчете имамнары катнашында чираттагы җыелыш узды, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт алда торган олы дини бәйрәм турында сөйләде.
Мәчетләрдә Корбан Гаете 16 июнь көнне – вәгазе 2.50дә, ә намазы иртәнге 03.30 сәгатьтә уза.
Ул көнне иртәнге намазга 02.00 сәгатьтә җыелабыз. Искә төшереп үтик – мәчеткә пакъләнгән хәлдә, госелләнеп, чиста, матур киемнәрне киеп, хушбуй сөртеп бару мөхтәсәб гамәл санала.
Моннан соң, мәчеттә Коръән уку һәм истигъфар кылу саваплы. Соңгысы буенча киңрәк аңлатма биреп үтик. Хаҗдагы дин-кардәшләр нәкъ шулай итәләр. Динебез кушканча һәм хаҗиларга теләктәшлек йөзеннән гыйбадәтләр кылу, “Әстәгъфируллаһ”ны ешрак әйтеп, Раббыбыздан гөнаһларыбызны кичерүне сорау дөрес булыр. Үпкәләшкәннәр Аллаһ рәхмәте белән дуслашсалар, бер-берсен гафу итсәләр яхшы.
Барганда салмак адымнар ясап, ашыкмыйча атлау мәслихәт. Гадәттә, Корбан гаетенә барганда җыелып тәкъбир әйтеп баралар. Мәчеттә имам хөтбә укыганда да җәмәгать бергә кычкырып тәкъбир әйтә.
Гает намазы укып, бәйрәм хөтбәсе тыңлап кайтканнан соң, корбан чалына. Биредә әйтеп узарга кирәк, Корбан Гаетенә ашамыйча-эчмичә бару хупланыла. Мәгънәсе – соңыннан корбанлык белән авыз ачасың. Тик бу – фарыз шарт түгел.
Аллаһы Тәгалә мөмкинлеге булган һәр кешегә Корбан чалуны фарыз итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи үәссәлам үзенең кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәгә: «Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны һ. б. мизанга салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40 мең әҗер-савап язылыр», — дип әйткән.
Зөлхиҗә ае кергәч беренче ункөнлектә изгелекләрне тагын да арттырырга кирәк. Чөнки савап тагын да арта торган вакыт бу. Корбан чалырга ниятләгән кешегә, хаҗиларга охшау йөзеннән, чәч, сакал, мыек кыскартмау, тырнак кисмәү мөстәхәб гамәл санала. Бу – саваплы гамәл, әмма эшләмәсәң, гөнаһ түгел.
Гарәфә көнне ураза тоту бик күркәм санала. Әгәр дә без зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9нчы көнен дә кертеп, Гарәфә көнендә дә ураза тота алсак, тагын да саваплырак. Имам Мөслим хәдисеннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи үәссәлам: «Әлеге көндә ураза тоту үткән елгы һәм киләсе елгы гөнаһларның кичерелүенә сәбәп була», – дигән. Димәк, Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза безнең ике еллык гөнаһларны кичерә.
Корбан чалгач кайберәүләр бәйрәм ашлары да уздыра. Сер түгел, безнең халык сый табынын аеруча яратып, мул итеп җәя. Раббыбыз безгә биргән ризыклар бәрәкәтле булсын өчен, беренче чиратта, ятимнәрне, фәкыйрьләрне, мохтаҗларны сыйлау саваплырак. Алар да бәйрәм рухын сизсен өчен кирәк бу. Шулай ук алар да бәйрәм табыны кора алсыннар өчен, сәдакаларны да мул итеп бирү күркәм гамәл санала.
Корбан бәйрәме җитү белән, аннан алдагы көннән (Гарәфә көненнән) башлап, Зөлхиҗә аеның 13 көнен дә кертеп ахшам намазына кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкъбир әйтелә. Димәк, биш көн буена, Гарәфә көнне иртәнге намаздан башлап, бишенче көннең икенде намазын кертеп һәрбер фарыз намаз артыннан тәкъбир әйтәбез. Барлыгы 23 фарыз намаздан соң тәкъбир әйтелә. Тәкъбирне ир-атлар җәмәгать белән укыганда барысы бергә кычкырып әйтәләр. Ә хатын-кызлар эчтән генә әйтә.
Кыскасы, бу көннәрдә без үтәү мөмкинлеге булган гыйбадәтләр күп. Әйтик, Корбан Гаете намазы, ураза тоту, хаҗ кылу, корбан чалу, сәдака бирү...
Болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге, әйдәгез, аны кулдан ычкындырмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев