Корнаж: азык бәясен киметә, рентабельлекне күтәрә
Районның 3 күмәк хуҗалыгында терлек азыгын кукуруз чәкәне нигезендә сенаж чокырына салып әзерлиләр.
Шушы көннәрдә барлык күмәк хуҗалыкларда да кукуруз турату эше тулысынча тәмамлана.
Атна башында “Ленин” күмәк хуҗалыгында булып, эш барышына сокланып кайттык.
“Ленин”да кукуруз бик уңды быел. Силоска салган кукурузның һәр гектарыннан 326 центнер уңыш алдылар монда. Район күмәк хуҗалыклары арасында иң югары уңыш бу. Район буенча алсак – уртача 271 ц/га. Ул гына түгел, корнажга салганның да иң мулы – “Ленин”да. Уртача уңыш – 158 ц/га булды. Ә районда уртача 124 ц/га тәшкил итә.
Югары Бәрәскә авылыннан чыгып шактый ара баргач, безне кукуруз басуы каршы алды. Дөресрәге, “Ягуар” комбайны һәм масса төяүче трактор гөрелтесе әллә каян ук ишетелде, үзенә дәште. Якынрак килгәч, янәшәдә тезелеп торучы трактор һәм машиналар да күренде. Монда эш шулай көйләнгән – эшкә тамчы да өзеклек кертмиләр. Комбайн астыннан тулы техника китүгә икенчесе керә. Шулай да басу башында комбайнчы һәм тракторчы белән аралашу мөмкинлеге туды. Кукурузны корнажга туратып, чокырга илтеп салалар.
Белгечләр фикере
Корнаж - өлгергән кукурузның вакланган чәкәннәреннән гыйбарәт туклыклы азык. Составында протеин һәм крахмал күп – терлек сәламәтлегенә, савым муллыгына тәэсир итә. Терлек азыгын баланслы итеп саклаган хәлдә, катнаш азык һәм кыйммәтле өстәмәләрне экономияләү мөмкинлеге бирә. Терлекне тукландыру бәясен киметә, сөт җитештерү рентабельлелеген шактый арттыра.
Комбайнчы да, тракторчы да күптәнге танышлар. Зур егәрлекле тракторны әле күптән түгел генә бөртеклеләр суктырып басу әйләнгән комбайнчы Илфар Галләмов иярләгән.
Күмәк хуҗалыкта 37нче елын эшли ул. “Ягуар”да да – Галләмов, анысы Раил исемле, күмәк хуҗалыкта инде 10 елдан артык эшли, ә бу комбайнда 5нче елын. Эш ике сменада бара. Төнлә аны “Ягуар”да Рөстәм Насретдинов алыштыра.
Биредә трактор һәм машиналарда югарыда телгә алган Илфар Галләмовтан тыш, Илназ Гайнуллин, Илфар Галиәхмәтов, Нияз Хәйруллин, Таһир Сабиров басу-чокыр юлын бертуктаусыз таптыйлар.
– Күп калмады инде, – дип елмаеп күреште алар.
Икесе дә кукуруз чыгышыннан бик канәгать.
– Табигать тә рәхим-шәфкатьле булды. Эшләргә дә, эш нәтиҗәсен күреп сөенергә дә уңай көннәр тора, – диләр.
Әлегә район буенча кукуруз турату сводкасы түбәндәгечә.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – барлык кукуруз мәйданнары (гектарларда), өченче – 15 октябрьгә кукуруздан силос салу (тонналарда), дүртенче – салган корнаж (тонналарда)
Дусым 512 8567 –
Ф.Галиев 400 11923 –
Күшәр 1000 27072 –
Ленин 1200 25612 1975
Таң 1400 32820 3129
Мәңгәр 800 22646 –
Шахтер 1338 29800 –
Уңыш 1293 29354 –
Тукай 1057 18168 2300
Районда 9000 205962 7404
– Чәкәннән һәм аның үзәгеннән салган силос терлек азыгы буларак бик отышлы. Бу очракта чәкән ватылып, изелеп чыга. Бик яхшы монокорм ул, – ди “Ленин” агрономы Әнәс Хәйруллин да.
Кукуруз чыгышына да, эшләүче егетләр тырышлыгына да куана ул. Халык телендә “Җирле сөт короле” буларак танылган “Ленин”ның, яңадан-яңа технологияләр кулланып сөтне тагын да арттыру мөмкинлеге бар. Куанырлык та шул.
Тикшеренү нәтиҗәләре
Корнажның кукуруз силосы белән чагыштырганда туклыклырак булуы, сыерлар рационында сатып алынган кыйммәтле бөртекле азыкны компенсацияләү мөмкинлеге бирә. Кукуруз силосыннан энергиясе буенча – 13 %, протеины буенча – 21,5 %, крахмалы буенча 96,5% ка артыграк. Корнажның туклыклылыгы 1 кг коры матдәгә 12,1 МДж алмаш энергияне тәшкил иткән. Тикшеренү сыерлар рационында корнаж куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү максатында үткәрелгән.
Ә инде кукурузны тулысынча туратып силоска озатуны тагын бер комбайнда Борис Уткин башкара. Озын сменада үзе генә эшли ул. Югарыда телгә алдым инде, биредә иң зур уртача уңыш кына түгел, тулай җыем да иң мулларның берсе!
Бәрәскәнең ферма территориясендә урнашкан траншеясында да кукуруздан силос салу эше уңышлы дәвам итә. “К-704” тракторында Илшат Хәйретдинов килгән массаны катоклап тора, шулай ук биредә “бульдозер” да эттерә.
– Бу трактор, чагыштырмача, яңа. Катокта 11 тәгәрмәч бар – берсе генә 500 килограмм авырлыкта, – ди ул.
Шунысы кызык, тракторны улыннан кабул итеп алган ул. Улы Илфат монда 2 ел эшләгән.
Бу мәкалә дөнья күргәндә “Ленин”да гына түгел, бәлки, барлык күмәк хуҗалыкларда да кукуруз тәмамланган булырга мөмкин. Әмма максатым – күпме эшләгәнлекне күрсәтү түгел, ә газета битләрендә эшләгән кешене, колхозчыны чагылдыру. Бу яктан “Ленин” җитәкчелеге – колхозчылар, ә эшләүчеләр җитәкчелек белән ихлас горурлана алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев