Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кунакчыл һәм кояшлы Абхазия

Кара диңгезле Абхазиядә беренче генә булуым. Табигате матур, күңелне ял иттерә. Абхазия – бүген Россия туристлары өчен иң кулай ял итү урыннарының берсе дияргә дә мөмкиндер.

Монда артык зур сервислар ясап мәшәкатьләнмәгәннәр. Әмма бу җирдә яшәгән кешеләр табигать байлыгыннан акча эшли белә. Туристлар да бер­өзлексез Абхазиягә агыла.
Аллаһтан бүләк
Абхазиядә булган һәркем абхазның Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир өләшүгә соңга калуы турындагы риваятьне ишетми калмагандыр. Аллаһы Тәгалә халыкларга җир өләшкән, ди. Абхаз гына килми калган. Икенче көнне килгән, җир сораган. Аллаһы Тәгалә әйтә икән: «Ә нигә кичә килмәдең? Мин бит инде бөтен җирләрне өләшеп бетердем». Абхаз моңа җавап итеп: «Кунакларым килгән иде, аларны ташлап чыгып китә алмадым», – дигән. Соңга калуның сәбәбен ишеткәч, Ходай аны ихтирамлы дип тапкан һәм үзенә калдырган кечкенә генә бер җирне абхазларга биргән. 
Ә табигате чыннан да искиткеч Абхазиянең. Чөнки бирегә килүчеләрне Абхазия Кавказ тау­ларына тоташкан мәгърур таулары, тау елгалары, диңгезе, бу якларда гына үсә торган агач-куаклары, чәчәкләре, гомумән, табигый байлыклары белән җәлеп итә дә инде. Сокланырга да, карап йөрергә дә урыннар күп биредә. Рица күле, Яңа Афондагы мәгарәләр, каньоннар, шарлавыклар, СССР Президентларының дачалары, Сухум, Гагра шәһәрләрендәге истәлекле урыннар, гомумән, карап йөрерлек җирләр шактый. 
Вакыт туктап калган
Абхазия – бер яктан Грузия, икенче яктан Россия белән чиктәш булган өлешчә танылган зур булмаган дәүләт. Бирегә килү белән кәрәзле телефондагы сәгать грузин вакытына күчә, гәрчә Абхазия Мәскәү вакыты белән яшәсә дә. Абхазиядә вакыт кына түгел, биредә Россия акчасы кулланыла, абхаз халкы рус телендә сөйләшә.
Абхазиягә килеп төшү белән безнең Совет чорына элеккән кебек буласың. Кай тарафка гына күз салсаң да, искелек. Ә менә табигате искиткеч. Нинди генә җиләк-җимеш үсми монда. Бананга кадәр үсә. Тик ул өлгереп кенә җитә алмый, диләр. Җиләк-җимеш дигәннән бәяләре безнекенә караганда кыйммәтрәк. Бары тик фундук чикләвеге генә арзан иде. Күрәмсең, аларда ул чикләвек бик күптер инде. Кая керсәң дә абхаз халкы туристлар хисабына акча эшли дигән фикер калды миндә. Хәер, алар үзләре дә моны яшермиләр. Безне экскурясияләргә йөрткән абхаз егете әллә чынлап, әллә уйнап: “Бик эшләргә яратмыйбыз. Машина рулен борып йөрү күпкә җиңелрәк”, дигән иде. 
Җиләк-җимеш дигәннән хөрмә, инжир агачлары урамда ук үсеп утыралар. Агачтан өзеп җимеш капсаң да, сиңа берни әйтүче юк. Гәрчә, безгә сүз әйтүче булмады. Шуңа да безнең кебек туристларны әллә каян танырга була монда. Яки ул исе китеп җимеш агачын карап тора, аны фотога төшерә. Яки күзе төшкән җимештән авыз итәр өчен ни генә уйлап тапмый. Иске Гагра шәһәрендә бер ханымның пальма кебек агачка таш ыргытып азапланганын күргәч:
– Нинди җимеш соң бу? – дип соравыбызга каршы:
– Белмим. Кичә ашап караган идем. Берни дә булмады, бүген дә йөреп торам бит әле. Шуңа да тагын ашыйсы иде, – дип кулындагы ташны җимешкә ыргытуын белде. 
Исәбе таш белән бәреп төшерергә иде. Безнең Россия халкы шундый хикмәтле инде.   
Кыскача мәгълүмат
Абхазия Грузия составындагы автономия була. Бәйсезлек алырга теләвенә җавап итеп, аңа 1992 елда Грузия гаскәрләре бәреп керә. Сугыш эзләре әлегә кадәр адым саен. Абхазиядә бу сугыш темасы халыкның йөрәк ярасы. Чөнки бу фаҗига белән очрашмаган гаилә юк дияргә була. Абхазлар белән сөйләшеп китсәң, алар һәркайсы әлеге сугышны телгә алалар. Сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләрнең шәһәр саен булуы да шуны искәртә. Һәм һәр ел саен шушы сугыш корбаннарын зурлап искә алалар.
Гореф-гадәт, яшәеш
Абхаз халкы да үзләренең гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Һәм абхаз булулары белән бик горурланалар. 
Биредә туган телне саклап калу өчен гаиләдә абхаз телендә аралашырга тырышалар икән. Чөнки бүгенге телефон, интернет чире бу якларны да читләтеп узмаган. Абхазиядә безне экскурсияләргә алып йөргән таксист егет шулай дип аңлатты. Аннан абхаз халкы турында сораштык.
– Абхаз телен кечкенәдән өйрәтмәсәң, зур үскәч, аны өйрәнә алмаска да мөмкин. Безнең телдә үзенчәлекле авыр әйтелешле авазлар күп (автордан. чыннан да, абхаз теле дөньядагы иң катлаулы телләрнең берсе санала). Гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз, – диде ул. Сүзен дәвам итеп:
– Гореф-гадәтләребез бик җиңел түгел безнең. Кайбер гореф-гадәтләр азрак җиңеләйтелсә дә, килен кеше бүгенге көндә дә иренең әтисе белән сөйләшергә тиеш түгел.
– Ничек инде, сөйләшми?
– Әгәрдә әтеки булган кеше каршы икән, килен кеше аның белән сөйләшмәячәк. Ул хәтта аның каршына өстәл артына утырырга да тиеш түгел.
– Ник алай соң?
– Мәсәлән, яшь, энергиясе ташып торган киленгә нидер ошамый ди. Һәм ул әтекиенә: “Үзең бар да тәлинкәңне алып кил”, дип әйтергә мөмкин. Андый хәл килеп чыкмасын өчен дистанция саклау кирәк. Шундый бер кызыклы гыйбарә дә бар. Бер абхазлы килененең сөйләшүен теләгән. Һәм ул үзенең күршеләрен, якыннарын җыйган, үгез суйган һәм киленен сөйләшергә күндергән. Бер атна вакыт үтми, теге ир күршеләрен, якыннарны кабат дәшә: “Кабат безгә җыелыгыз әле, үгез суям”, ди ул. Бөтен кеше өстәл артына утырып беткәч, ул аларга: “Киленемнең авызын томалагыз әле”, – дигән.
– Гомер буе сөйләшми яши­ләрме инде?
– Яшиләр һәм дә хөрмәт итәләр.
Хөрмәт димәктән, өлкәннәргә хөрмәт зур биредә! 
Юл йөрү кагыйдәсе, туй мәҗлесләре
Машинага менеп утырып, юлга кузгалган вакытта да иң беренче күзгә чалынган әйбер – биредә юл йөрү кагыйдәсенең бөтенләй дә үтәлмәве. Хәтта моның шулай икәнен кибетләр, социаль объектлар янында теләсә ничек ташлап калдырган машиналардан да чамаларга була. Абхазлар юлларда ничек үзләренә уңайлы шулай йөриләр. Чабалар, тиеш булмаган урыннарда узып китәләр. Сезгә штрафлар килмиме әллә, дип аптырап соравыгызга каршы елмаеп кына куйды таксист егет.
Тар гына юллар булса да, ашыгалар, чабалар. Тагын шунысы гаҗәпкә калдырды, машина юлларында теләсә-кайда күшәп яткан сыерлар. Абхазлыларның моңа исе дә китми. Юлда яткан хайванны алар әйләнеп узалар да, сукранмый гына үз юлларын дәвам итәләр. Сыер димәктән, терлекләрнең бик ябык, кечкенә булуы гаҗәпләндерде. Бездә булсамы, туйганчы ашатырлар иде бу бичараларны. Ризыкны ничек кенә төрләндермәсләр иде. Күзләрен мөлдерәтеп күшәп торган сыерларны җәлләп тә куйдык. 
Туй мәҗлесләренә килгәндә, монысы аерым “тарих”. Әлеге бәйрәм зурлап үткәрелә биредә. Шунысын әйтергә кирәк сентябрьдән декабрьгә кадәр туйлар сезоны икән. 
600дән алып 1000 меңгә кадәр кеше килә туй мәҗ­лесенә. Ял вакы­тында үзебезгә дә абхаз туен күрергә насыйп бул­ды. Зур кафе да буеннан буе­на өстәлләр куел­ган. Туйга теләге булган һәркем кереп, ашап-эчеп, кунак булып чыга ала. 
Син кем дип сорамая­чаклар, чөнки кунакка кадер-хөрмәт бик зур. 
Туй мәҗлесенә килгән, урамда кечкенә кызы белән мәш килгән бер ханымнан сораштырмыйча кала алмадык. Чөнки зал уртасындагы өстәл артында һаман да басып торган кәләшнең утырмавы күңелгә тынгылык бирмәде.
– Кияү егете килгәч, утырачак ул, – диде яшь ханым безнең соравыгызга тыныч кына җавап бирде. Бу җавапны ишеткән сеңлем:
– Ник туйда кияү кеше юкмыни әле? Кайда соң ул? Монда туй гөрли бит инде, – дип аптырап сорап куйды. Әңгәмәдәшебез елмаеп:
– Килә ул, тик соңрак. Ул башка җирдә үзенең дуслары белән бәйрәм итә, – диде.
Ярты туй үткәннән соң, килде кияү кеше дә. Ул килгәч, туйда котлаулар башлана икән, дигән фикер калды.
Җылы якларны никадәр генә мактасак та, табигатенә соклансак та, безнең якларга җитми инде. Һаман җиләк-җимеш кенә түгел, ит тә ашыйсы килә шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев