Олы Әтнә зиратын ник пычраталар?
Редакциябезгә Олы Әтнә авылында яшәүче Гөлнур апа килеп керде. Уңайсызланып кына үзенең гозерен җиткерде.
– Ачулана күрмәгез инде, балалар. Аптыраганнан, күңелем әрнеп сезгә кердем. Елныңелында якыннарыбызның каберләрен чистартырга зиратка киләбез. Һәм күңелне әрнеткән бу күренеш турында бу юлы сезгә дә җиткерергә булдым. Адәм баласының әшәкелеге инде бу. Үз якыннарының чүп-чарын чистарта да ике каберлек арасына өеп яки буш булган башка каберлек эченә калдырып китәләр. Ул кешеләр шәһәр яки авылдан киләме, анысы мөһим түгел. Шул чүп-чарны капчыкка тутырып тышкы якка чыгарып куярга мөмкин бит инде. Безнең әби-бабайлар янында бер буш чардуган бар. Шул чардуган эченә дә чүпләрне тутырып китәләр. Ул чүпне елның-елында ягып, түгеп бардык. Инде без дә картайдык. Без генә чүпне чистартып бетерә алмыйбыз. Адәм балалары бер-берсенә хөрмәтле булсыннар иде, диясем килә минем, – диде.
Гөлнур апаның күңел халәтен аңларга була. Ни кызганыч, Олы Әтнә авылында зур өмәләр оештырып, зиратларны чистарту гамәле юк. Элегрәк оешма хезмәткәрләре елына ике тапкыр, яз һәм көз зиратны чүп-чардан, вак-төяк агачлардан арындыралар иде. Соңгы елларда авыл җирлеге чистартуны үзе оештырды – агачлар киселде, чүпләр чистартылды. Әмма чисталыкны саклап кына бетерә алмыйбыз. Ни хикмәт, үзебезнеке чистаргач, башканыкы ничек булса да ярый, дип кабул итәргә яратабыз. Шуның өчен дә җаны авыртып кергән Гөлнур апа редакциягә.
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркайсыбыз аның яныннан узганда, үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген, вакыты җиткәч ул да бирегә киләчәген исенә төшерсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев